МӘҢГЕЛЕК ЯРА
Җәйнең иң матур чагы: әкрен генә сызылып алсу таң ата. Тормыш гөрли, яшьлек чәчәк ата. Авыл урамнарында гармун моңы үзәкне өзә. Болыннарны гүзәл яшьлек инли, ә йөрәкне татлы хыял били. Шушы матурлыкны бозып, “Сугыш!” – дигән шомлы хәбәр килде. Алсуланып торган шат йөзләргә сагыш инде, ил терәге булган ир-егетләр барысы да сугышка китте.








