Урланган балачак
Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә, Кан ул, ут ул, үлем, яралар. Күз яшьләре, кайгы, ачлык, Тол аналар, ятим балалар.
Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә, Кан ул, ут ул, үлем, яралар. Күз яшьләре, кайгы, ачлык, Тол аналар, ятим балалар.
урислам Зиннур улы Зиннуров 1912 елның 29 июлендә Байлар Сабасы авылында ишле крестьян гаиләсендә ундүртенче бала булып дөньяга килә. Caба җидееллык мәктәбендә белем ала.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан белем бирү учреждениеләрендә җитди игътибар бирелә. 22 апрель көнне Сәләтле балалар мәктәбендә үткән тарихи-әдәби квест шул турыда сөйли.
24 нче апрель көнне Тутай башлангыч белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчәсе Рахматуллина Рузилә Наил кызы һәм Сара Садыйкова музее мөдире Гайнуллина Гөлсия Тәльгат кызы сугыш чоры баласы 33 нче елгы Низамова Нурия Гаяз кызы белән очрашуга бардылар. Ул укучыларга үзенең сугыш елларындагы тормыш хатирәләрен сөйләде.Балалар аның сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңладылар һәм ахырдан үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
25 нче апрель көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшьләр эстрада сәнгатенең Пирамида күңел ачу комплексында 15нче «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты булып узды. «Созвездие – Йолдызлык» конкурсына эләгү- һәр башкаручының һәм коллективның иң зур теләге. Хыялларын тормышка ашыру өчен яшь артистлар вакытларын репетицияләрдә үткәрәләр, төрле чараларда катнашып, осталыкларын чарлыйлар. Безнең Әтнә районынның яшь талантлары: Айзат һәм Айзилә Хидиятуллиннар конферанс номинациясендә кече группада 1нче урын яуладылар.
Бөек Җиңү көнен каршылап, Яңа Бүләк авылы китапханәсендә 21нче апрель көнне тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе узды. “Сугыш урлаган яшьлек” дип аталган кичәдә Яңа Бүләк авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы да катнашты. Китапханәче Зөлфия Мингалиева һәм укытучы Сабирова Г.А. тыл каһарманнарының авыр хезмәтләре турында сөйләделәр, аларга багышлап шигырьләр укыдылар. Мәктәп директоры Сәлман Әхмәтҗанов ветераннарны котлап җылы сүзләрен җиткерде, тылда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтен белдерде.
21 апрель көнне Каратун мәдәният йортында үткән "Онытырга хакыбыз юк" кичәсеннән истәлекләр.
23 нче апрельдә 5че А сыйныфының класс сәгате бик җанлы узды. Дәрес бер минут тынлык белән башланды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 10 минутлык блокта Мөхәммәдиева Язилә үзенең дәү әтисенең әтисе – Мөхәммәдиев Мөбәрәкша Мөхәммәтша улы турында алып килгән мәгълүматы белән таныштырды.
“Әтнәдә сыерчыклар да 70 еллыкны каршылый”. Әтнә районы Ары авылындагы Фидаил Кадимов яшь буында патриотик хис тәрбияләү максатыннан шундый сыерчык оясы ясаган. “Бөек Җиңү бәйрәменнән соң илебезгә 69 тапкыр сыерчыклар килеп киткәннәр, бу хәвефне алар да күргәннәр...”-ди Ф.Кадимов.
15 апрель көнне Татарстан авыл китапханәсендә “Лебедушка” балалар бакчасы белән берлектә “Безнең Җинү” исемендәге викторина узды. Китапханә мөдире Мәйсәрә Мирзаянова балаларны поселоктагы ветераннар исемлеге һәм кыскача алар үткән юл белән таныштырды. Китапханәдә сакланучы 1945 нче елның 9 маенда бастырылган “Красная Татария” газетасы балаларда аеруча кызыксыну уятты. Яңадан балалар “Патриот” музейында булып аның экспонатлары белән таныштылар.