Яңалыклар

“Җирле материалларга нигезләнеп, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү” район семинары.

Корпункт: 

Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының “Җирле материалларга нигезләнеп, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү” дигән темада район семинары үтте.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Эрудит” бәйгесе.

Корпункт: 

Олы Әтнә урта мәктәбендә район укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Эрудит” бәйгесе үтте. Укучылар “ Сугышның этаплары”, “Герой-шәһәрләр” , “Күренекле полководецлар” , “Сугыш чоры әдәбияты”, “Сугыш чоры җырлары, кинофильмнары” темалары буенча көч сынаштылар.

Видеосюжет. Тыл ветераны Заһидуллина Гөлчирә Кәрим кызын котлау.

Корпункт: 

Борнаш авылы кызы, тыл ветераны, Заһидуллина Гөлчирә Кәрим кызы авыр хезмәт юлы үткән шәхес. Сугышка кадәр аның беренче хезмәт юллары башлана. Башта укытучылык һөнәре белән Дәвеш авылында хезмәт итә, аннан хәзерләүләр пунктының "Глубинка" дип аталган ерак авылларда сугыш чорында икмәк, тәмәке, ит, йон һ.б. азык-төлекләр белән беррәттән фронтка кирәк булган җылы өс киемнәре туплау һәм аларны фронтка озату аңа йөкләтелә. Үз башыннан кичергән авыр тормыш, хезмәт юлы һәм тырыш гаиләсе турында видеоязмада шәхеснең үзе сөйләгәннәрен карарга була.

Шушмабаш мәктәбе укучылары стройда башкарыла торган җырларны республика күләмендә яңгыратты

Корпункт: 

Апрельнең 18–19 ында “Патриот” хәрби–патриотик үзәктә стройга тезелү һәм стройда башкарыла торган җырлар буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика смотр–конкурсы узды. Р.Гәрәева җитәкчелегендәге Шушмабаш мәктәбе командасы ярышлардагы сынауларны уңышлы җиеп, 18 команда арасында 7 урынны яулады.

Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Рәмлә Нуриеваның “Хәтер” социаль проекты 1 урынга лаек булды

Корпункт: 

18 апрельдә Казанда VI республикакүләм «Ватанга хезмәт итәм!» информацион проектлар конкурсы нда Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Рәмлә Нуриева “Хәтер” социаль проектын тәкъдим итте. Проект Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзелгән “Память” сайтыннан һәм “Шушмабаш авылының электрон хәтер китабы” ннан гыйбарәт. Укытучының эзләнү эше жюри әгъзалары тарафыннан уңай бәяләнде һәм 1 нче урынга лаек булды.

Балтайлылар - "Йолдызлыкта"...

Корпункт: 

Урта Балтай мәктәбенең “Хыял” бию ансамбле финалга чыгып Кайбычта, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Созвездие - Йолдызлык" республикакүләм фестивалендә, гала-концертта катнаштылар.

"Җитмешенче җиңү язы"

Корпункт: 

23 февраль көнне Урта Балтай мәктәбе укучылары Ильнара һәм Динара Илдар кызлары Хайбуллиналар "Җитмешенче җиңү язы" дип аталган шигырь бәйрәмендә катнашып грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнелделәр.

Балалар иҗатында - сугыш хәсрәте, җиңү шатлыгы...

Корпункт: 

Урта Балтай балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап истәлекле рәсемнәр ясадылар. Коллективның да олы хезмәте түбәндәге уникаль элмә тактада күренә.

ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ!

Корпункт: 

Фашисталрны тар-мар итеп, Җиңү килгән матур ай, Ул ай була – матур ай Сезгә рәхмәт, һәр бабай. Май ае – ул Җиңү көне! Йорт саен шатлык иңә, Шул шатлыкларга күмелеп, Яшәсен туган илем. Авылыбызның утрасында Һәм мәктәпнең каршында, Һәйкәл тора истәлеккә – Йолдыз балкый башында. Сугышкан бабайлар ил өчен, Безгә теләп тынычлык Без яшибез сөенеп, Рәхмәт әйтеп, баш иеп. Батыр булган бабам да, Катнашкан ул сугышта.

Сарманда "Җиңү хакы" дигән сәнгатьчә укучылар бәйгесе үтте

Корпункт: 

Бүген Сарман үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү хакы" дип аталган сәнгатьчә укучылар бәйгесе үтте. Анда 40тан артык кеше катнашты.Алар жюри һәм тамашачыларга шигырь, прозадан өзек, үзләре язган шигырь һәм үзләре язган прозадан өзек тәкъдим иттеләр. Жюри рәисе вазыйфасын китапханә директоры Роза Гайфуллина башкарды.