Дети посители музей "Патриот"
В рамках 70-летию Великой Победы 15 апреля подготовительная и старшая группа детского садика «Лебедушка» в количестве 65 человек посетили Музей боевой славы «Патриот». Ребята увидели и узнали много нового и интересного!
В рамках 70-летию Великой Победы 15 апреля подготовительная и старшая группа детского садика «Лебедушка» в количестве 65 человек посетили Музей боевой славы «Патриот». Ребята увидели и узнали много нового и интересного!
Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары тыл ветераннары Шәйхиева Нурания һәм Бәйрәмова Гыйзелбанат апалар белән очрашуда булдылар. Өлкәннәрнең дәһшәтле сугыш елларында күргән авырлыклары, хезмәтләре турында сөйләве укучыларны уйланырга мәҗбүр итте. Алар чын күңелдән тыл ветераннарына сокландылар һәм рәхмәт әйттеләр.
Әтнә районы Олы Мәңгәр мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур чара булып узды. Бу юлы өстәлләр артына хөрмәтле кунаклар - сугыш чоры балалары чакырылган иде. Мәдәният йортының фойесын тутырып утырган кунаклар - сугыш чорында туып, ул елларның ачысын төчесен сабый чактан татыган, күпләре әтиләрен бөтенләй дә күрмичә, әтилеләргә кызыгып үскән , күргәннәре дә туйганчы әти назын тоеп кала алмаган тулы бер буын.Әлеге матур чара җирле үзидарә һәм күмәк хуҗалык тырышлыгы белән әзерләнгән.
“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында “Рәхмәт сезгә, ветераннар” дип аталган чара үтте. Җылы атмосферада узган кичә үз эченә берничә - “Дуслык көне”, “Яхшы сүз көне”, “Күркәм хат” акцияләрен берләштерде. Анда үзәктә ял итүче 14 Бөек Ватан сугышы һәм 3 тыл ветераны, өлкән яшьтәге инвалидлар, хезмәт ветераннары катнашты. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр.
Районда "Язгы игелек атнасы" кысаларында чаралар дәвам итә. Ул авыл җирлекләрендә дә бара.
Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары сугыш ветераны Баһаветдинов Габделхәй абый белән очраштылар. «Ветеран үзе үткән фронт сукмагы турында сөйләгәндә, күз алдына сугыш турындагы куркыныч кинолар килде», – диде укучылар. Бу очрашу аларда зур тәэсирләр калдырды.
Кызыл Тау мәктәбе китапханәсендә Хайбуллина Р.И. “Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган” китап укучылар конференциясе үткәрде. Конференциядә укучылар сугышта катнашкан дәү әтиләре турында фикер алыштылар.
Мин Матвеев Тимур уземнең Дәү бабам турында сөйләп китәсем килә. Хәсәнов Дәүләтхуҗа Хәсән улы 1925 елның 8 нче июлендә Татарстан Республикасының Сарман районы Иске Кәшер авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Еллар үткән саен арабыздан ветераннарыбыз сирәгәя бара. Күпләр инде юк. Аларның истәлекләрен, әйтер сүзләрен киләчәк буынга илтеп җиткерү - безнең бурыч. Сарман музее хезмәткәрләре һәрдаим истәлекләрне барлап халыкка җиткереп тора. Үткәннәрдән килеп җиткән хатны сезгәдә тәкъдим итәбез.
Сугыш ветераны Әхмәдуллин Әнвәр Сәетгәрәй улының истәлекләре: “Мин сугышка 1944 елда киттем, чөнки ул вакытка минем әти Москва янында аягын калдырып кайткан иде. Ә мин әти үчен алу өчен алдан гариза язып Совет Армиясе сафына киттем.