Яңалыклар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан.

Корпункт: 

Әтнә районы Олы Мәңгәр халык театры авыл халкына Данил Салихов әсәре буенча куелган “Өзелгән йөзем” спектаклен тәкъдим итте. Театр режиссеры Илнур Шакиров Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш темасын яктырткан әсәргә тукталган. Сәхнә тотучылрның чын күңелдән бөтен барлыклары белән бирелеп уйнаулырын залда утыручыларның мөлдерәмә тулган яшьле күзләре белдерде. Бу спектакльне тәкъдим итеп районыбызның авыл мәдәният йортларына гастрольгә чыктылар.

"Ил аклыгын яклап, җир хаклыгын саклап"

Корпункт: 

6 нчы февральдән башланган район оешмалары арасында барган "Ил аклыгын яклап, җир хаклыгын саклап" дип исемләнгән театраль-концерт тамашаның 8нче апрель көнне гала концерты булып узды. Чыгыш ясаган һәр оешмадан да номерлар сайланып алынып, монда күрсәтелде. Оешмалар арасында барган концерт-тамашаның һәркайсы игътибарга лаек иде.

Арча прокуратурасы хезмәткәрләре сәнгатьтә дә сынатмый

Корпункт: 

Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов, прокуратураның өлкән белгече Нурсөя Нәҗипова Яшел Үзән шәһәрендә үткән “Кызыл ромашка” сәнгать зона конкурсында катнашты. 70 еллыкка багышланган әлеге конкурста прокуратура хезмәткәрләре иҗади осталыкларын сынады. Нурсөя Нәҗипова М. Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сәнгатьле итеп сөйләп, оригиналь жанрда 1нче урынны алды. Алмаз Сәгыйтьҗанов баянда сугышчан җырларга тезмәләр башкарып, жюрины шаккаттырып, жиңү яулады. Без аларның финалда да җиңүләрен телибез!

Бер күрешү-үзе бер гомер.

Корпункт: 

Саба гимназия укучылары Лесхоз картлар йортына “Җиңүнең 70 еллыгы” уңаеннан Корбанова Айсылу Рәис кызы һәм Гатауллина Рәзинә Илдус кызы җитәкчелегендә, “Бер күрешү-бер гомер” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Чараның төп максаты:1) өлкән буынга хөрмәт хисләре тәрбияләү; 2) укучыларның сәләтен үстерү; 3) Бөек җиңүнең 70 еллыгын пропагандалаудан мәслихәт иде. Өлкән буын укучыларны бик җылы каршы алды. Концерт программасы җыр-бию, уен-көлке, нәфис сүз, Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакленнән өзек белән үрелеп барды.

“Хәтер” китабы - һәйкәл ул

Корпункт: 

Моннан 20 еллар элек район гәзи­тендә сугыш­тан әйлә­неп кайт­маган район­даш­ла­рыбызның исемлеге басылып чыккан иде. Район хал­кы моны зур ихтирам билгесе итеп бәяләде.

“70 еллыкка – 70 әсәр укы” - акция

Корпункт: 

Саба район китапханәсе “70 еллыкка – 70 әсәр укы” - акциясе игълан итә. Барлык китап укучыларга да, районыбыз китапханәләрендә сугыш темасын тирән яктырткан әдәби әсәрләр, шигырьләр, документаль китаплар тәкъдим ителә. Үзәк китапханәнең уку залында газета, журнал битләрендә басылып чыккан мәкаләләр “Сугыш кайтавазы эзләреннән” исемле күргәзмәдә урын ала. Акция май аена кадәр дәвам итә.

Яңа Кенәр мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары патриотик җырларны күп белә

Корпункт: 

10 апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең башлангыч класслары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган патриотик җырлар конкурсы үткәрелде. Һәр класс төрле җыр башкарды. 1 класслар-«Тынычлык», 2Б классы — «Пусть всегда будет солнце», 2А классы- «Солдатта булган диләр», 3класс -«Песня о пограничнике», 4А классы-» Катюша», 4Б классы-«Билгесез солдат» җырын башкардылар.

Батырлык дәресе

Корпункт: 

Чури-Бураш мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар әледән-әле узып тора. 1-5 сыйныф укучылары Батырлык дәресендә катнашты. Презентация буенча барган дәрес укучыларга аеруча ошады. Соңыннан сыйныф бүлмәсендә оештырылган күчмә музей буенча экскурсия оештырылды.

Сәлам фронттан

Корпункт: 

"Казан арты" тарих-этногрфия музеенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сәлам фронттан!” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды.