Яңалыклар

Түбән Орыдан Винер Лотфуллин әтисе исемен мәңгеләштерергә тели

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел. Әмма әлегә кадәр хәбәрсез югалган туганнарының кайда күмелгәннәрен белә алмаучылар бик күп. Безнең районда да бар алар. Бер очрашканда Казан Кремле каршындагы музей–мемориал мөдире Михаил Черепанов: “Хәбәрсез югалганнар юк, алар бар да батырларча һәлак булган. Аларның калдыкларын табып, туганнарына җиткерү һәм җир куенына иңдерү безнең изге бурычыбыз”, – дигән иде. Эзтабарларның казу эшләре алып баруы нәтиҗәсендә безнең якташларыбыз арасында да туганнары калдыкларын табучылар булды. Ә “Кремник.

Утны, суны кичкән Сәгыйдә апа

Корпункт: 

Өлкәннәр байлыкка да омтылмый, бүләк тә, дими. Алар өчен иң мөһиме – аралашу. Килеп хәлләрен белсәләр, сөйләшеп утырсалар, шуннан тәм һәм ямь табалар. Шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтүче ак яулыклы ак әби Сәгыйдә Хәнәфиева да олы юбилее белән котларга килгән район җитәкчесе Илшат Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиевны шатланып каршы алды, бүләкләргә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатына сабыйларча сөенде, рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде. Махсус үзе язган шигырен дә укыды.

Шагыйрә КлараБулатова белән очрашу

Корпункт: 

17 апрель көнне “Сарман” кинотеатрында Әдәбият елы hәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Тукай премиясенә кандидат, шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды. Очрашуда язучы узенең уткәне, балачагы-яшьлеге белән таныштырды, укучылар тарафыннан язучынын шигырьләре яттан укылды, яраткан тамашачылары К.Булатовага үзләренең теләкләрен җиткерделәр, истәлекле буләкләр тапшырылды.

"Бөек Җиңү" исемендәге викторинаузды

15 апрель көнне Татарстан авыл китапханәсендә “Лебедушка” балалар бакчасы белән берлектә “Безнең Җинү” исемендәге викторина узды. Китапханә мөдире Мәйсәрә Мирзаянова балаларны поселоктагы ветераннар исемлеге һәм кыскача алар үткән юл белән таныштырды. Китапханәдә сакланучы 1945 нче елның 9 маенда бастырылган “Красная Татария” газетасы балаларда аеруча кызыксыну уятты. Яңадан балалар “Патриот” музееында булып аның экспонатлары белән таныштылар.

"Бөек Җиңүгә 70 ел" тулу уңаеннан татар теле һәм әдәбиятыннан фәнни – гамәли конференция

Корпункт: 

1 нче гимназиядә Алабуга муниципаль районы мәктәпләренең югары сыйныфларында укучылар өчен "Бөек Җиңүгә 70 ел" тулу уңаеннан татар теле һәм әдәбиятыннан "Мәктәп белемнәреннән-фәнни эзләнүләргә" исеме астында фәнни–гамәли конференция үткәрелде.

Иске Чокалы авылы мәдәният йортында "Бер күрешү-бер гомер" исемле очрашу узды

Корпункт: 

Сугыш, сугыш... кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Концлагерьда туган балигъ булмаган тоткын белән очрашу.

8 апрель көнне Борды мәдәният йортында китапханә белән берлектә Германиянең Гонновер өлкәсе Годсхорн концлагерында туган балигъ булмаган тоткын Борис Петрович Кудряшов белән “Михнәттә туган язмыш” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды.

Арчада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан марафон узды

Корпункт: 

Арча педагогика көллиятеннән старт алган марафонда йөгерүче студентларга гуманитар техникум, социаль–юридик акдемия, Арчаның 1, 2 нче мәктәпләренең һәм 5 нче гимназия укучылары катнашты. Алар Арчаның Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарына тукталып, геройлар турында мәгълүматлар алды.

Сугыш еллары турында истәлекләр

Корпункт: 

Ярты гасыр дәвам иткән купкырлы иҗаты, йөздән артык җәүһәрдәй җырлары белән шигърияттә мәйдан тотып, татар халкының тирән ихтирамын казанган шагыйрә, безнең якташыбыз Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварендә Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Иске теләнче авылында дөньяга килә.

Лекция "Әтнә районы Бөек Ватан сугышы елларында".

Корпункт: 

2015 елның февраленнән башлап “Әтнә туган якны өйрәнү музее” районыбызның мәктәпләренә чыгып “Әтнә районы Бөек Ватан сугышы елларында” дип исемләнгән лекцияләр циклы алып барылы. Мәктәпләрдәге тәрбия сәгатләре вакытында 1941-1945еллардагы төбәгебез тарихы турында мәгълүматларны туплап 5-11 сыйныф укучыларына тәкъдим ителә. Шулай ук укучыларга материаллар күрсәтелә: китаплар, сугыш чоры фотолары, солдат хатлары һәм архив документларының копияләре. Кулланылган чыганаклар: 1. Алар илгә җиңү алып кайтты.