Яңалыклар

Ана күңеле – төпсез кое

Корпункт: 

Язмыш йөртә шул адәм баласын. Орнашбаш авылында туып–үскән Мәдинә Садриеваның Түбән Атыга килүенә дә әнә 68 ел булган. Урлап алып киткән аны Гарәфи абый. “Димләделәр. Риза булдым. Берәүдән дә сорамадым, утырдым да киттем”, — ди көлеп Мәдинә апа. Үкенми дә. Барлык кешеләргә үрнәк булырлык матур гомер иткәннәр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер улы Солтан, килене Гөлсинә белән яши.

Кураловода яшәүче 1941 елда хәбәрсез югалган туганнарының җәсәден яңадан күчереп җирләү тантанасында катнаштылар

Корпункт: 

Кураловода яшәүче Наталья белән Андрей Трифоновлар 1941 елда хәбәрсез югалган туганнарының җәсәден яңадан күчереп җирләү тантанасында катнаштылар.

Гомер буе намуслы эшләп, үзенең гаделлеге белән авылдашлары арасында олы хөрмәт казанган кеше

Корпункт: 

Александр Михайлович Коровников гомер буе намуслы эшләп, үзенең гаделлеге белән авылдашлары арасында олы хөрмәт казанган кеше. Ул сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән.

Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Габделхәев

Корпункт: 

Олы Шыңар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Габделхәев өчен 2015 ел аеруча истәлекле.

Эзләнүләр дәвам итә

Корпункт: 

Ким урта мәктәбенең укутыче Борис Андриянов җитәкчелегендәге эзләнү Спас районын отряды "Булгар"элеккеге фашист концлагерьлары тоткыннарын эзләү эшен дәвам итәләр.

Арча хастаханәсендә сугыш һәм тыл ветераннары өчен аерым палаталар бар

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында сугыш ветераннарының сәламәтлеген саклау һәм аларга медицина ярдәме күрсәтү максатыннан “Безнең кадерле ветеран” дигән Республика социаль–гуманитар проекты старт алган иде. Ул сугыш, тыл ветераннары һәм инвалидлары өчен дәвалау учреждениеләрендә махсуслаштырылган палаталар булдыру һәм аларга иң уңай шартлар тудыруны күз алдында тота.

Ул хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, авыр тормыш юлын үткән кеше

Корпункт: 

Минем әнием Зоя Степановна Кладовага 1914 елны туды. Ул хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, авыр тормыш юлын үткән кеше. Аның турында бераз сөйлисем килә.

Флера, Зөһрә, Гөлзада, Фердинанд Арча ветераннары өчен җырлады

Корпункт: 

Сугыш артистларны да читләтеп үтмәгән. Күбесе кулына мылтык тотып, дошманга каршы сугышкан. Икенчеләре фронтта, тылда, госпитальләрдә концертлар куйган. Бу да үзенә күрә зур батырлык булган. Чөнки алар пулялар яңгыры астында да калган, авырлыкларны да кичергән, ачлык ачысын да татыган. Шушы чорны, җырларын искә төшереп, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү йөзеннән ветеран җырчылар республика районнарында концертлар белән чыгышлар ясый.

"Гомерем минем серле йомгак булып..."

Корпункт: 

15 февраль көнне Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көн һәр ел саен Кызылтау урта мәктәбендә зурлап билгеләп үтелә. Быел да шагыйрьнең биографиясен, шигырьләрен искә төшереп “Гомерем минем серле йомгак булып...” дигән темага кичәне тарих укытучысы Гайнуллина Гүзәл Харун кызы үткәрде.

Яңа Кенәр балалар бакчасында ветераннар кунак булды

Корпункт: 

Белем һәм тәрбия бирү системасына нинди генә үзгәрешләр кертелсә дә, балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Үсеп килүче буында туган илне ярату, халкың белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан, Яңа Кенәр балалар бакчасында билгеле бер эш системасы булдырылган. Биредә Ватанны саклаучылар көне, Бөек Җиңүгә әзерлек чаралары күпкырлы, балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, мавыктыргыч итеп төзелә.