Бөек Җиңүгә 70 ел
Азалак мәктәбенең кечкенә класс укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата рәсемнәр ясады. https://edu.tatar.ru
Азалак мәктәбенең кечкенә класс укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата рәсемнәр ясады. https://edu.tatar.ru
11 февраль көнне Александровка урта гомумбелем бирү мәктәбендә тыл ветераны Зарипова Галия апа белән очрашу булды. Ул башлангыч сыйныф укучыларына үзенең сугыш чорындагы балачагы, ачы язмышлары турында сөйләде. Үз абыйлары турында истәлекле язмалар, фотосурәтләр белән таныштырды. Хәзерге мәктәп белән элеккеге уку шартларын чагыштырып, балаларда үткәннәргә кызыксыну уятты; дөньяларның тыныч булуын, балаларның якты ,матур мәктәпләрдә тырышып укуларын теләде.
16 февральда Муса Җәлилнең туган көне билегәп үтелде. Әлмәт мәктәбе укучылары татар теле hәм әдәбияты укытучысы Шаймарданова В.М. җитәкчелегендә Муса Җәлилнең тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, кроссворд чиштеләр. https://edu.tatar.ru
Буелнын 31 март айнда Спасс район җитәкчесе Нугаев Камил Асгат улы киңәшмәсендә җыелыш уңай җавап ите үзгәртү кертү турында. Сугыш кырында дошманнарга каршы сугышкан, тылда Жиңүне якынайту өчен фидакарьләрчә эшләгән, туганнарын һәм якыннарын югалту хәсрәтен кичергән, ачлык-ялангачлыктан газап чиккән, авыр сынауларга бирешмичә жиңеп чыгучыларнын үлемсез батырлыгы хөрмәтенә - совет халкының Бөек Ватан сугышында Жиңүенең 70 еллыгы уңаеннан рәхмәтле якташларыннан.
Кәүҗияк мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Фахрисламова Зилә Фатих кызы 1,4 нче сыйныф укучылары белән тыл ветераны Шафигуллина Мофуаза апа белән очраштылар. https://edu.tatar.ru
Кәүҗияк төп гомумбелем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары тыл ветераны Мияссәрә апа һәм сугыш ветераны Зиннур абый Газизовлар белән очрашуга бардылар. Мияссәрә апа сугыш вакытында тылда күргән авырлыклар, Зиннур абый Балтыйк буе илләрендә 1945 нче елда бандаларга каршы торганнарын, Җиңү Парадында катнашканын сөйләделәр. Укучыларга укуларында уңышлар теләделәр.
Кәүҗияк мәктәбе 5 нче сыйныф укучылары тыл ветераны Гайнимов Рәиф Гаетмөхәммәт улы белән очраштылар. Ул үзенең тормыш юлы белән таныштырды. Сугыш чорындагы авырлыклар турында җентекләп сөйләде. https://edu.tatar.ru
Кәүҗияк мәктәбе 8 нче сыйныф укучылары тыл һәм хезмәт ветераны Нургалиева Гайнавал Нургали кызы белән очраштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Гайнавал апа башыннан үткән сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы авырлыклар турында сөйләде. https://edu.tatar.ru
Кәуҗияк мәктәбе татар теле укытучысы Даутова Р.М. 9 нчы сыйныф укучылары белән мәктәп күләмендә М.Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан "Үз уен" дигән интеллектуаль чара үткәрде. https://edu.tatar.ru
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан Саклау-Баш мәктәбендә бик күп чаралар уздырыла. Татар теле hәм әдәбияты укытучысы Гөлүзә Әзгамовнам 9 класслар белән сугыш афәте турында кичә уздырдылар. https://edu.tatar.ru