Яңалыклар
Онытылырга тиеш түгел
"Онытырга мөмкин түгел..." темасына рәсем конкурсы
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Каташ-Каран мәктәбе күләмендә "Онытырга мөмкин түгел..." темасына багышланган рәсем конкурсы узды. Мәктәптә ел дәвамында бәйрәмгә әзерлек бара. Укучылар hәр чарада актив катнашалар. https://edu.tatar.ru
Зур Чынлы урта мәктәбендә сугыш чоры балалары белән очрашу узды
Зур Чынлы авылы мәктәбендә әтиләре сугышта үлеп калганнарның балалары белән очрашу кичәсе була дигән белдерүне укыгач, без, сугыш чоры балалары, бу көнне түземсезлек белән көтеп алдык. Очрашу мәктәп музееннан башланды. Мәктәп директоры Наил Низамов андагы экспонатлар белән таныштырып авыл тарихын, авылдашларыбызның җиңүгә керткән өлешен, аларның батырлыклары турында әйтеп үтте.
Хәтер Картасы
«Просвещение»нәшрияты Җиңү Көне алдыннан “Хәтер Картасы” исемле Гомумроссия проектын игъланитте. Анда катнашу өчен, укучы, укытучы,сыйныф яисә мәктәп үзләре яшәгән тирәлектәге һәйкәлләрне фотога төшереп һәм кыскача мәгълүмат туплап, сайтка куярга кирәк иде.
23 февраль көнне Девәтернә авыл җирлегендә юбилей медальләрен тапшырдылар
Девәтернә авылында Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, Девәтернә авыл җирлеге Юсупов Фәнис Миннефаяз улы ветераннарның өйләренә кереп, сугыш ветераны Зиятдинов Мингазетдин Зиятдин улы, тыл ветераны Шайхутдинов Нургаян Минемөхәмәт улына 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән котлап, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыгына» юбилей медальләре тапшырдылар.
Фронтовик укытучылар
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сарман урта мәктәбнең башлангыч класс укытучылары тарафыннан “Фронтовик укытучылар” дип аталган альбом төзелде.
Бөек Җиңүне каршылап
Сарман урта мәктәбенең 4 б сыйныфы укучылары әти-әниләре һәм класс җитәкчеләре Шайдуллина А.Р. белән сугыш темасына пластилиннан аппликация ясадылар.
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. Музейда кунакта.
Сарман урта мәктәбе 7 б сыйныфы укучылары Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. https://edu.tatar.ru
Нурдидә апа белән очрашу
Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылары сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын барлау өстендә зур эш башлады. Шул уңайдан, 28 нче январь көнне, тыл ветераны, гомерен авылына, халкына хезмәт итүгә һәм балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган, авылның ак әбисе Нурдидә апа Вәлиева белән очрашу үткәрдек.









