ШИРИЯЗДАНОВА СӘРМӘДИЯ КӘРИ (КӘРИЯ) КЫЗЫ
Шириязданова Сәрмәдия Кәри (Кәрия) кызы 1923 елда ТАССРның Әлки районы Чиябаш авылында туа. Ефрейтор. Бөек Ватан сугышы ветераны.
Шириязданова Сәрмәдия Кәри (Кәрия) кызы 1923 елда ТАССРның Әлки районы Чиябаш авылында туа. Ефрейтор. Бөек Ватан сугышы ветераны.
Шиябиева Миңлехәкимә Гайнетдин кызы Сарман районы Азалак авылында, Авзалетдинов Гайнетдин һәм Ногманова Миңлемөгаллимә гаиләсендә, 1928 елнын 22 маенда дөньяга килә. Колхозлар оешкан, кулакларнын халыкка бик зур зыян салган елларыннан соң, 1927 нче елда илебез бик куркыныч ачлык кичерә. Шушы коточкыч хәлләрдән соң туганга күрә, анын балалык чорлары бик авыр елларга туры килә. 1935 елда Азалакта башлангыч мәктәпкә укырга керә. 4 класстан 7 класска кадәр Катыш-Каран мәктәбендә белем ала. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, мәктәптә укулар туктый.
Шиһабетдинов Сәләхетдин Шиһабетдин улы
Шиһапов Кыям (Кыяметдин) Шиһап улы
Шиһапов Нәфыйк Фатыйх улы 1924 елда Казан губернасының Спас өязе Татар Әхмәт авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 2013 елда вафат.
Фәүзия Сафа кызы Урта Балтай авылында гади крестьян гаиләсендә туып үсә. “Төрлесен күрергә туры килде инде” – дип искә ала Фәүзия апа. Авыр эш дип тормадык, окоп та казыдык, урман кисеп кул арбасы белән тартып ташыдык. Бервакыт Биябашы урманында атлары егылып үлә. “Урманда калдырсак, ышанмыйча ат түләттерерләр дип, өстерәп кайттык аның гәүдәсен “ – дип хатирәләрен барлый Фәүзия апа. Сугыш башланганны, әтисен һәм әтисенең энеләрен озатырга Апаска кадәр барганын да бик яхшы хәтерли ул.
Шувалов Николай Петрович 1925 елда Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1994 елда вафат.
Аларны иң элек Буага алып китәләр. Аннан Горький өлкәсенә җибәрәләр. Аманулла абый 6 ай дәвамында снайперлар әзерләү мәктәбендә хәрби күнекмәләр ала.
«Мин үзем 1930 елда туганмын. Сугыш башланганда, 10 яшьлек малай идем.Әтием сугыш башланган көнне үк фронтка китте. Аның юлда язган бер хаты килде. Бомба яңгыры астында барганлыклары, бик кыен булуы турында язган иде. Китеп , бер ай булганда , хәбәрсез югалуы турында хат килеп төште. Әни кулында без 3 ятим бала калдык. Әниемнең дә сугыш вакытында эшләгән эшләрен санап бетерерлек түгел.
Шәвәлиева Миннехаҗәр Галиәскәр кызы 1931 нче елның 6 нчы апрелендә Саба районы Түбән Утар авылында туа.Ул гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе Сәйфетдинов Галиәскәр амбарда кладовщик булып эшләгән. Әнисе урак урган, көлтә бәйләгән.