Мәңгелек саф

ШӘГАЛЛЯМОВА МӨГӨЛСЕМ АБДУЛ КЫЗЫ

Шәгаллямова Мөгөлсем Абдул кызы 1927 елның 11 июлендә Апас районының Шыгай авылында туа. 7 классны да шунда укып бетергәннән соң 11 яшендә фермада сыер савучы булып эшли.Сугыш башлангач окоп казырга җибэрделәр, аннан урман кистем. Ул чакларны язып аңлата торган түгел. 15 яшем тулгач Молотов шәһәренә җибәрделәр, аннан Сергач заводында әшләдем, хәтта Волгоградтагы хәрби заводта да бер ел хезмәт иттем – дип сөйләде Гөлсем әби.1958 елда кияүгә чыга Каратун авылы егете Ришат абыйга. Шуннан соң авылда төрле эшләрдә эшләп, иң күп, иң оста чегендер үстерүче була, лаеклы ялга чыга.

ШӘЕХ ФӘРДИ УЛЫ ФӘРДИЕВ

Шәех Фәрди улы Фәрдиев 1923 елда Актаныш районының Әнәк авылында туа. 1942нче елда Бөек Ватан сугышына китә, туган авылына 1947нче елда гына әйләнеп кайта. Колхозда хуҗалык мөдире булып эшли. 1948нче елда ул Шәрип Шәймиевның олы кызы Дөргалия апага өйләнә. Дөргалия апа тормышның ачысын-төчнсен күп татыган тырыш кыз була. Урман да кисә ул, печән дә чаба,ашлык та ура. Югары уку йортларында уку насыйп булмый аңа. Югыйсә зирәк,акыллы Дөргалиядән менә дигән белгеч чыгар иде.Шәех абый белән Дөргалия апа бергәләп 6 бала үстерәләр.

ШӘЕХҖАНОВ МӨБАРӘК ШӘЕХҖАН УЛЫ

1924 елның 30 сентябрендә Сәфәр авылында туа. Фронтка 1942 елның июнендә китә. Белоруссия фронтында сугыша. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Туган якка 1946 елда әйләнеп кайта. Рядовой. Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Әнәк авылында зоотехник булып эшли. Актанышта мал табибы булып эшләгәндә лаекты ялга чыга. "Социалистик ярышта җиңүче", "Коммунистик хезмәт ударнигы" исемнәренә лаек була. Хатыны белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.

ШӘИМОВ ҖӘҮДӘТ ШӘЙМӨХӘММӘТ УЛЫ

1926 елның 15 августында Яңа Богады авылында туа, шунда тормыш иткән. 1943 елның 7 нояберендә 17 яшьлек егетне дошманга каршы корәшкә җибәрәрләр Яугир икенче Ерак көнчыгыш фронтында япон гаскәрләренә каршы көрәшә. Рядовой солдат Җиңү көнен Харбин шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәч тә тиз генә өенә кайту насыйп булмый аңа. Урау юллар үтеп, 1950 елның декабрь аенда гына авылына кайтып җитү бәхетенә ирешә. "Бөек Ватан сугышы" ордены,юбилей медальләре белән бүләкләнә. Кайткач "Богады" колхозында хисапчы булып эшли. 1986 елны лаеклы ялга туктый.

ШӘЙДУЛЛИН НУРИ ХӘЙДАР УЛЫ

Шәйдуллин Нури Хәйдар улы 1923 елда Казан губернасының Спас өязе Ташбилге авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны.1942 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына.

ШӘЙДУЛЛИН РӘХИМҖАН ГАЙСӘ УЛЫ

Шәйдуллин Рәхимҗан Гайса улы 1925 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елда фронтка алына. 1987 елда вафат.

ШӘЙДУЛЛИН СӘМИГУЛЛА ШӘЙДУЛЛА УЛЫ

Шәйдуллин Сәмигулла Шәйдулла улы 1912 елда Казан губернасының Спас өязе Алпар авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1943 елда һәлак була.

ШӘЙДУЛЛИН ШАКИР ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

Шәйдуллин Шакир Хәбибулла улы. 20.02.1930 - 11.01.1997 Әлки районы Чуаш Кичүе авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы елларында ана бары ун яшь була. Олырак ике абыйсы белән кырда эшли. Яшь булуына карамастан, ул эштән курыкмыйча олы яшьтәге бабайлар белән аркан ишкән, мунчала бәйләгән. Ат җигәргә буе җитмәгәч, ящик өстенә басып атны җигә торган булган. Өендә исәнсез әтисе, бала имезүче әнисе, ике сеңлесен булган, аларны ашатырга кирәк булган. Сугыштан соң сыер фермасында скотник булып эшләгән.

ШӘЙДУЛЛИНА МАЙСАПА НАСРУЛЛА КЫЗЫ

Хезмәт һәм тыл ветераны Шәйдуллина Майсапа Насрулла кызы истәлекләре. “Мин, Шәйдуллина Майсапа 1919 елның 10 июнендә Ворошилов районы Шәрләрәмә авылында Насруллин Насыйбулла һәм Шәйгалләмова Майбәдәр гаиләсендә туганмын. Әткәй 1914 елда беренче Бөтендөнья сугышына китеп, 4 ел йөреп кайта. Әткәйләрнең тары белән бодай яргычлары була. Анда әткәй үзенең абыйсы Хөснулла белән бергә эшлиләр. Аларның 4 атлары яргычны әйләндереп йөри, 2 ат урманнан утын ташыйлар, утынга яралар, сушилкада чи икмәкне киптерәләр.

ШӘЙДУЛЛИНА ХӘТИМӘ ГАБДРАХМАН КЫЗЫ

Татарстан Республикасы Апас районы Шәмәк авылында туа. Шәмәк башлангыч мәктәбен тәмамлый. 1926 елгы авылдашы, Дәүләки МТСы механизаторы Габделхәй Шәйдуллинга кияүгә чыга. Күп тә үтми, яшь гаилә яткын далаларга юл тота. Шәйдуллиннар Алтай краеның Топчиха районы Чистенка авылына барып урнашалар. Анда аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Тракторда сабанчы, комбайн ярдәмчесе дә булып эшли. Аларны анда бетереп калырга кыстыйлар. Әмма алар яңадан үзләре яшәгән авылга кайтып хезмәт итәләр. 40 елдан артык Крупская исемендәге Шәмәк фермасында эшли. 4 кыз бала тәрбияләп үстерәләр.