Мәңгелек саф

ШӘЙМАРДАНОВ ХАҖЕТДИН МӘҮЛӘВИ УЛЫ.

Шәймарданов Хаҗетдин Мәүләви улы. 1929 елны Чаллы районы Яңа Сарайлы авылында туып үскән. Сугыш вакытында 12 яшендә үгез җигеп, басу сөргән. 1953 елны өйләнә, ике кыз, ике малай үстерәләр. Башта “Гигант” колхозында тракторчы, соңыннан ферма мөдире булып эшли. Юбилей медальләре белән буләкләнгән. Бугенге көндә Яңа Сарайлы авылында яши.

ШӘЙМИЕВ ШӘРИП ШӘЙМӨХӘММӘТ УЛЫ.

1901 елда Калинин районы Әнәк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең әтисе, районның иң хөрмәтле хуҗалык җитәкчеләренең берсе. Туган авылында "8 Март" күмәк хуҗалыгын оештыруда башлап йөри һәм аның беренче рәисе итеп сайлана. 1941 елның августында Бөгелмә шәһәре аша бик күп авылдашлары белән беррәттән сугышка китә. Мәскәү астында барган сугышларда каты яраланып кайткач, Пучы авылына караган "1Май" хуҗалыгын озак еллар җитәкли.

ШӘЙМОРЗИН ГЫЙЛЬМУЛЛА

Ватан сугышының соңгы залпларын күреп, әйтүе генә асат, армия хезмәтенә җиде ел гомерен багышлаган өлкән сержант Гыйльмулла Шәйморзинны туган авылы Ташкичү боегып, ямансулап каршылады.

ШӘЙМОРЗИН КОРБАНГАЛИ ШӘЙМОРЗАУЛЫ

Шәйморзин Корбангали Шәйморза улы Татарстан Республикасы (элеккеге Яңа Чүриле районы Арча кантоны) хәзерге Саба районы Түбән Утар авылында 1930нчы елның 2нче маенда туа.Гаиләдә бишенче бала була. Әтисе- Шәйморза, әнисе- Зәкия икесе дә күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә эшлиләр. Балачагы авыр елларга туры килә, күп балалы гаиләдә кием –салым да, ашарга ризык та булмый. 7-8 яшьләрдә үк чабата үргән, күн итек теккән, колхозда көтү көткән. 1938нче елда башлангыч мәктәпкә укырга керә.

ШӘЙМӘРДАНОВ ГАЛИМӘРДӘН ШӘЙМӘРДАН УЛЫ

Шәймарданов Галимәрдән Шәймәрдән улы Сарман р-ны Юлтимер авылында туган.

ШӘЙМӘРДАНОВ ГАЛИМӘРДӘН ШӘЙМӘРДЭН УЛЫ

Шәймарданова Фәндия: “Минем бабам Шәймәрданов Галимәрдән Шәймәрдэн улы 1918 елның 16 февралендэ хәзерге Сарман районы Юлтимер авылында туа.1938 елда армия сафларына алына .1941 елда сугышы башлана, туры сугышка җибәрелә.Бабам сугышта элемтәче була.Бабам сөйләгәннәрдән:"1944 елның җәе эле дә хәтердә. Белорусия фронтының Кенисберг юнәлешендә авыр сугыш барган көннәр.Шәһәр безнең гаскәрләр өчен аеруча "каты чикләвек "булды.

ШӘЙМӘРДАНОВ РӘҖӘП ШӘЙМӘРДАН УЛЫ

Җирне төн караңгылыгыннан арындырырга теләп офыкта кояш кызыллыгы күренә. Сиреньнәр аклыгын, кояшның нурын үзенә сеңдергән 89 яшьлек Рәҗәп бабай иртәнге намазын укый. Һәвакыт намазның сүзләрен бер үк сүзләр белән тәмамлый: “И,Раббым! Ил башлыкларына дуслык бирсәң иде,сугышлар булмаса иде, ачлык күрмәсәк иде...” Әйе, Рәҗәп бабай бу теләкләрне юктан гына теләми. Күрелгән, барысы да күрелгән, ачлыгы да, сугышы да, югалту хәсрәте дә...

ШӘЙМӘРДӘНОВА ХАЛИСӘ ШӘЙСОЛТАН КЫЗЫ

Шәймәрдәнова Халисә Шәйсолтан кызы 1941 нче елның 10 августында Иске Кәшер авылында, крестьян гаиләсендә 5 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Шәйсолтан Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Әнисенә ялгызы 5 баланы аякка бастыру бик авыр була, билгеле. Еш кына “И, кызым”, мин күргәннәрне яхшы кешенең эте дә күрмәде”-, дия торган була. Халисә апа истәлекләре:

ШӘЙМӨХӘММӘТОВА ГАЛИМА ШАКИР КЫЗЫ

1927 елда Татар АССРның Бондюж районы Ташчишма авылында туган. Эшкә балачактан ук керә. Сугыш елларында колхозда эшли утын чаба, Урман әзерләүдә эшли. Йортка Минигали абыйсын җирләү килә. 1949 елда армиядән авылдашы Шәймөхәммәт килә, ул Галинаның ире була. Ир белән хатын биш бала үстерәләр. Галимә апа еш кына: «Иң мөһиме – җирдә тынычлык», - дип кабатлаган. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен медаль белән бүләкләнә.

ШӘЙХАТТАР НӘҖМЕТДИНОВ

Хәтерләрне булмый җимереп!.. Әле кайчан гына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын ил күләмендә зурлап, мәртәбәләп үткәргән идек. Ветераннарны кешелекле һәм югары дәрәҗәдә хөрмәтли белдек. Ләкин... парадлар, чәчәкләр диңгезе һәм фанфаралар шавы астында без мөһим бер нәрсәне искәрмәдек, күз уңыннан ычкындырдык бугай: безнең Җиңүне урладылар.