Труженики тыла

ЯГЪФӘРОВА МӘРЬЯМНИСА ШАҺИМӘРДӘН КЫЗЫ

Ягъфәрова Мәрьямниса Шаһимәрдән кызы 1909 нчы елның 10 нчы октябрендә Кече Кибәче авылында урта хәлле эшче гаиләсендә дөньяга килгән. Авыл мулласы һәм абыстае үз йортларында балаларга дини башлангыч белем биргәннәр. Мәрьямниса апа да шунда укырга, язарга өйрәнгән. 1933 нче елда шушы авылның уңган, булган егете Сираҗиев Арслангалигә кияүгә чыккан. Аларның 1941 нче елда, сугыш башланганда, 3 балалары булган. Олы кызлары Гөлҗиһанга ул вакытта 8, икенче кызлары Нурҗиһанга 5, өченче уллары Исламгалигә нибары 2 яшь кенә була. Ире Арслангалине сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алганнар.

ЯКУПОВ ФӘТХРАХМАН ЯКУП УЛЫ.

1927 нче елның18 нче апрелендә Язлы Арташ авылында дөньяга килә. Малай чагында ат белән Шәмәрдән станциясенә икмәк ташыганнар. Сугыш вакытында колхозда эшләп торган. Анда 7 ел буе хезмәт куйган. 1952 нче елда авыл кызы Нурлыбанат белән гаилә кора. Дүрт бала үстерәләр. Армиядән кайткач, төрле эшләрдә эшләгән. Аннары умартачылыкта эшләп, лаеклы ялга чыга. Сәламәтлеге нык какшаган. Бабай кече улы тәрбиясендә яши.

ЯКУПОВА РОКЫЯ ЯКУП КЫЗЫ

Ҽнием, Якупова Рокыя, 40 ел гомерен балаларга белем һҽм тҽрбия бирүгҽ багышлады. Ул 1924 елда Юлбат авылында туган. 1932-1935 елларда Юлбат башлангыч мҽктҽбендҽ, 1936-1939 елларда Сатыш җидееллык мҽктҽбендҽ белем ала. 1940-1942 елда Саба урта мҽктҽбендҽ укый. Аны тҽмамлаганнан соң, 1942 елда, хезмҽт юлын Сатыш җидееллык мҽктҽбендҽ тарих укытучысы буларак башлый. 1943-1945 елларда Килдебҽк, 1946-1947 елларда Тимершык җидееллык мҽктҽплҽрендҽ укыта. 1949 елда читтҽн торып Казан педагогия училищесын тҽмамлый.

ЯМАЛИЕВА ЛӘБИБӘ ШӘЕХ КЫЗЫ

Ямалиева Ләбибә Шәех кызы 1931 нче елның 28 маенда Кәрәкәшле авылында туган. Әтисе Шәех колхоз рәесе,әнисе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1941 нче елны сугыш башлангач та әтисе сугышка китә.Әтидән Суслангерга чыгып киттек дип бер хат килде дип искә ала Ләбибә апа.Аннан соң 1-2 айдан үле хәбәре килде. Мин мәктәпкә укырга баргач өч чирек кенә укыдым. Әти колхоз рәесе булып эшләсә дә безнең ашарга юк иде. Әти сугышка киткәндә без 5 бала калдык.Ашарга булмагач хәер дә сорашырга туры килде.

ЯППАРОВА МӨСЛИМӘ СОЛТАН КЫЗЫ

Мөслимә апа Түбән Әхмәт авылында туган. Биш балалы гаиләдә иң кечкенәсе була ул. Янурыс җидееллык мәктәбенә йөреп укый. Мәктәптән кайтканда авылдашларына хатлар, гәҗитләр дә алып кайта. Шуңа да аның кайтуын зарыгып көтеп ала торган булганнар. Мәктәпне бетерү генә насыйп булмый Мөслимәгә. Колхозны җитәкләүче әтисе кызын ат белән урак урырга куя һәм шуннан соң ул башка эшләргә дә йөртә башлый. Әтисе Мөслимәне тегү тегәргә дә өйрәтә әле. Колхозда весовщик, 1950 елда Сарман сөт заводында аппаратчы булып эшли. Аннан соң инкубаторда 3 ел хезмәт куя. Кино күрсәтеп, шунда ук кассир булып та эшли.

ЯРУЛЛИНА АЙСЫЛУ СӘМИГУЛЛА КЫЗЫ

Яруллина Айсылу Сәмигулла кызы 1929 елның 20 маенда Камка авылында Сәмигулла һәм Мәсәния гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә 8 бала була. Әтиләре сугышка китә. Башлангыч белемне Камка мәктәбендә алгач, укуын Алпар мәктәбендә дәвам итә. Тыл хезмәтчәне. 11-12 яшьлек кыз 4 ел Алпардан Камкага почта алып кайта. 1948 елда “Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт иткән өчен” медале белән бүләкләнә. 1948-49 уку елында башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә. Куйбышев педагогия училищесын тәмамлый. 1978-79 елларга кадәр башлангыч сыйныфларда белем биреп лаеклы ялга чыга.

ЯРУЛЛИНА ЗӘЙТҮНӘ НУРУЛЛА КЫЗЫ

Яруллина Зәйтүнә Нурулла кызы Апас районы Кече Күккүз авылында 1928 елның 14 декабрендә туа. 2 ел башлангыч сыйныфны тәмамлагач, күзләре начар күрә башлый. Шул сәбәпле укуын дәвам итә алмый. "Сугыш башланган көнне Янгелде авылында, апаларда кунакта идек, әтиләрне сугышка алалар диеп елашып кайтып киткәнем исемдә" - ди Зәйтүнә апа. Сугыш чоры балаларының язмышы бертөрле. Зәйтүнә апа да урак ура, печән чаба, Мари урманнарына кадәр урман кисүгә йөри. Колхозда маллар карый.

ЯРУЛЛИНА РУЗИЛӘ ХӨРМӘТУЛЛА КЫЗЫ

Яруллина Рузилә Хөрмәтулла кызы Саба районы Өет авылында 1931 елның 3 мартында бәрәнче бала булып дөнъяга килә. 7 класс бетергәч, әнисенә ияреп колхоз эшенә йөри. "Урак урып, печән чаптык, урман чистартырга йөрдек, ничекләр түздек. Ашарыбызга булмады, якындагы урманга барып җиләкләр, үләннәр җыйдык. Күрше урыс авылындагы бәрәңге басуына барып черек бәрәңге җыеп кайтканда, төнге каравылчылар тотып, капчыкларыбызны алып калды. Мин телсезгә сабыштым, жәлләделәр, теле дә юк, ашарына да юк диеп капчыкны кире бирделәр"- диеп искә ала Рузилә апа.

ҖАББАРОВА МАҺИРА ХАҖИ КЫЗЫ

Җаббарова Маһира Хаҗи кызының үткән гомер юлына карап, ил тарихын күзалларлык. Әтисе Хаҗи узган гасырның репрессия еллары корбаны була. Иске Имән авылында яшәгән гаиләнең 4 балалары бар дип тормаганнар, әтиләре кулга алынгач та, өйләренә кадәр сүтеп, Сарманга күчереп салалар. Ирсез дә, өйсез дә калган Миңлесорур апа Петровка Завод авылына күченә. Озак та тормый сугыш башлана. Маһира апаның 18 яшьлек туганы Галиәхмәт тә сугыш кырларында ятып кала. Үзе спирт заводында лабораториядә, буфетта эшли.

ҖИҺАНГИРОВА ФӘҮЗИЯ МИННУЛЛА КЫЗЫ

Тыл ветераны Җиһангирова Фәүзия Миннулла кызы 1932 нче елның 5 июнендә ТАССР нын Апас районы Үтәмеш авылында дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа 9 яшь булган. Яшүсмер кыз бала әле бу вакытта сугыш афәтенең никадәр газап, кайгы, авырлыклар китерәсен башына да китерми. Әмма дәһшәтле сугыш кызны өлкәннәр белән бергә төрле колхоз эшләрен башкарырга, басуга көлтә бәйләргә, башак җыярга чыгара. 1948 нче елда Капри мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлагач, авылда бухгалтер итеп куялар. Читтән торып бухгалтерлар курсын тәмамлагач Югары Ындырчы авылында хисапчы булып эшли башлый.