Әтнә район үзәк хастаханәсе терапевты тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып тикшерә
Ел саен район үзәк хастаханәсе терапевты тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып тикшерә. Дөрес, ел дәвамында диспансер күзәтүе астында торганнары авырулары буенча аерым тикшерү узалар. Гадәттә, февраль-март айларында өйләрендә үк кан анализлары да алына. Күлле Кимедә яшәүче тыл хезмәтчәне Рәисә апа Кушаевага ЭКГ үткәрелде. - Сәламәтлек – зур байлык инде ул. Шөкер, вакытында килеп карыйлар. Югыйсә, үзем больницага чыгып китәргә кыенсынам да, - ди 93 яшьлек тыл хезмәтчәне.









