Яңалыклар

«Сталин Кенигсбергны штурмлауда катнашкан гаскәрләргә рәхмәт белдерде»

Корпункт: 

1945 елның 9 апрелендә 3 нче Белоруссия фронтының героик гаскәрләре Көнчыгыш Пруссиядәге нацистларның соңгы форпостын-Кенигсберг шәһәр - ныгытмасын азат итә. Авыр һәм канкойгыч сугышларда, күп еллар буе ныгытмалар коруга һәм төрле мәкерләргә карамастан, Совет сугышчылары гитлерчыларны шәһәрдән куып чыгаралар. Моның белән бәйле рәвештә СССРның Югары Башкомандующие Иосиф Виссарионович Сталин тиешле боерыкка кул куя.

1945 елның 9 апреле - «Кенигсбергны алу»истәлекле көн

Корпункт: 

3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре 1945 елның 6 апрелендә Кенигсберг һөҗүм операциясен башлыйлар, аның төп максаты дошман группировкасын юк итү һәм Кенигсберг шәһәр-крепостен алу була. Бу зур шәһәрне алу-Бөек Ватан сугышы тарихында иң якты битләрнең берсе. Кызыл Армия гаскәрләре алдында немецларның берничә оборона линиясен, фортларын, дотларын һәм дзотларын, өстәвенә җир асты складларын һәм арсеналларын яулап алу бурычы тора иде. Маршал А.Василевскийның нияте төньяктан һәм көньяктан көчле ударлар белән дошман көчләрен тар-мар итү һәм штурм белән шәһәрне алу иде.

“Әти” диеп әйтә алмадым...

Корпункт: 

Үткәннәрне искә алып, Вәгыйзь абый әнә шулай дип өзгәләнә иде.

Бөек Җиңүгә 80 ел!

Корпункт: 

Бездә бүген гел яшьләрне тәнкыйтьләргә, гаепләргә яраталар. Бөтенесен бер калыпка салырга кирәкмәс. Безнең яшьләр бик тә акыллы, тәрбияле, белемле. - Менә эзли торгач, карт бабаемның документларын таптым бит... Хаты бар, 1942 елгы... Хатларын гарәп хәрефләре белән язган. Шушы көннәрдә ватсапка элеккеге укучым Камил Сәүбановтан шушындый эчтәлектәге хәбәр килде. Алай гына да түгел, ул карт бабасының 1942 елда «Воин Красной Армии, спаси!» дигән плакат артына язган хатын да җибәргән.

Сабыр, ачык күңелле һәм гыйлемле Мәрьям апа – тыл каһарманы!

Корпункт: 

Бүген без сезгә Бөек Ватан сугышы чоры баласы, тыл хезмәтчәненең тормыш юлын сөйлибез. 1930 елда Югары Мактама авылында туган Мәрьям апаның балачагын сугыш төмамлаган. Ул вакытларны искә төшерә: "Сугыш башланган көнне без Әлмәттә Сабантуйда идек. Халык кинәт кычкырып йөгерә башлады – сугыш башланды! Җил кебек өйгә кайттык, әтиләрне фронтка алып киттеләр..."

Скрепка һәм шпионнар турында

Корпункт: 

Немец шпионнарын тиз һәм еш кына ачыклаганнар. Фашистлар үзләре дә аларны нәрсә сата икәнен бик озак аңлый алмаганнар. Документларны, кием-салымны, биремне җентекләп әзерләгәннән соң, немец шпионы биремне үтәргә чыкканнан соң, беренче патруль белән үк җиңел генә ачыклана. Шунсы кызык , эш скрепкаларда була. Документлар өчен скрепкаларны немецлар тутыкмый торган корычтан ясганнар, шул ук вакытта совет солдатлары инде берничә атнадан тутыга торган гади тимер скрепкалар белән эш иткәннәр.

Әлмәттә Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек башланды!

Корпункт: 

29 транспорт чарасы (троллейбуслар, электробуслар, автобуслар) бәйрәм логотибы һәм «Бөек Җиңү белән!» язуы белән бизәләчәк. Моннан тыш, Җиңү көне алдыннан җәмәгать транспортында сугышка багышланган тематик акцияләр узачак. Транспортта сугыш еллары җырлары, сугыш турында шигырьләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары турында кыска хикәяләр яңгыраячак. Шулай ук 9 Май алдыннан шәһәрдә һәм районда барлык мемориаллар һәм обелисклар тәртипкә китереләчәк.

Балалар, сугыш һәм мәктәп

Корпункт: 

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее хезмәткәрләре Елховой урта мәктәбенең тугызынчы - унынчы сыйныф укучыларына «Балалар, сугыш һәм мәктәп»исемеле музей дәресе үткәрде. Укучылар зур кызыксыну белән авыл мәктәбенең тарихы белән таныштылар.Чара барышында укучылар шул чорда мәктәп директоры булып эшләгән Ризаэтдин Шамгуновның Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка үз теләге белән язылуын һәм авылдашларына лаеклы үрнәк күрсәтеп китүен,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәева Зәйнәбнең кулъязмаларын куларына алып горурлык белән укыдылар.

“Әтидән акча алып кинога керәсем килде”

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы башланган көнне, 1941 елның 22 июнендә, көндезге сәгать 12.00дә якты дөньяга аваз сала Резида апа Габидуллина. Сугыш чоры баласы... Аларны ике төркемгә бүлеп була: әтиләре сугыштан әйләнеп кайткан һәм “әти” сүзен әйтергә тилмереп үскән, сугыш кырларында ятып калганнарның ятим калган балалары.

«Сезнең тормыш – үзе батырлык!»

Корпункт: 

«Сезнең тормыш – үзе батырлык!» дип исемләнгән фестивальнең чираттагысы Кышлау авыл җирлегендә үтте. Ватанны саклаучылар һәм бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авыл җирлекләре арасында игълан ителгән бәйге-фестиваль дәвам итә. Әлеге кичәдән фоторепортаж.