Ачык хат өчен карточкадан торган, алгы ягында сурәте, ә арткы ягында кыска хәбәр өчен урын,җибәрү адресы һәм җибәрүченең адресы булган почта открыткасы популяр почта хәбәре булган. Бөек Ватан сугышы башлану белән СССРда басма продукция җитештерү кискен кими, ләкин открыткалар җитештерү буенча тиражлар сизелерлек кимеми, һәм бу җиңел аңлатыла. Фронтта да, тылда да нәтиҗәле пропаганда кирәк була, патриотик эчтәлекле открытка да шул максатларга туры килә . Иллюстрацияле открыткалар киң тарала, шул ук вакытта ябыштырылган фото сүрәтләр белән открыткалар җибәрүне катгый тыялар.