Иске Өҗемдә буыннар алмашы
Бабайсы Бөек Ватан сугышында катнаша, әтисе һәм абыйсы совет һәм Россия армиясе юлларын уза, ә үзе махсус хәрби операция зонасында ул. “Яшәү шартлары зарланырлык түгел, районнан гуманитар ярдәмне дә һәрдаим алып торабыз”, – диде махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Радмир Тимергалиев. Аның белән туган нигезендә, Иске Өҗем авылында очраштык. Башта Иске Өҗем мәктәбендә эшләүче әнисе Венера ханым белән элемтәгә кердек.








