Яңалыклар

Һәйкәлләргә сәяхәт.

Корпункт: 

Бүген яшь буынны халкыбызның тарихи традицияләренә, аның улларының һәм кызларының батырлыкларына, бөек казанышлар тәҗрибәсенә өйрәтү бик мөһим. Үсеп килүче буында Ватанга, тынычлык эшенә, Ватанны саклауга әзерлеккә мәхәббәт формалаштырырга кирәк.Шул уңайдан Әхмәтшин Х.Х. исемендәге Елхово авылы тарихы музее хезмәткәрләре "Күбәләк"балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләре буенча экскурсия үткәрделәр.

Сугыш чоры баласы Әминә Хәйруллина

Корпункт: 

Түбән Бәрәскә авылы кызы ул. 95 ел гомере шушы туган авылында, сокланып туймаслык тугайлы болыннарында уйнап, челтерәп аккан чишмәләренең шифалы суларын эчеп, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре буйлап йөреп, басуларында хезмәт куеп узган. Шөкер, матур яшәлгән, бүгенге көндә урыны түрдән Әминә әбекәйнең. Улы Илдус белән килене Гөлсинә тәрбиясендә, оныклар һәм оныкчыклар бәхетен татып, түр башында утыра ул.

Сугыш чоры баласы Фәния Сәгъдиева

Корпункт: 

Фәния әби тумышы белән Күәм авылы кызы. Чандыр гына гәүдәле, сөйкемле йөзле, мөлаем Фәния әбинең үзенә сүз бирик әле.

«Сезнең тормыш - үзе батырлык!»

Корпункт: 

Әтнә районы җирлегендә Җиңүнең 80-еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфганчылар, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр турында тарихи хәтерне саклау максатыннан оештырылган, "Сезнең тормыш - үзе батырлык" дип исемләнгән бәйге-фестивальгә старт бирелде. Әлеге бәйге-фестиваль Әтнә районындагы 12 авыл җирлегендә үтәчәк.

Күәм авылында яшәүче Тәлгать Галиев үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Корпункт: 

Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллинны һәм җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Рүзәл Абдуллинны үзе каршылады ул. Хәер, үзе генә түгел, җәмәгате Сәвия апа белән.

15 нче февраль – бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел.

Корпункт: 

Шул уңайдан Әтнә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Муса Җәлилнең тормыш юлын, гаиләсен, батырлык турында шигырен чагылдырылган буклетлар тараттылар.

"Әлмәттә Бөек Җиңүгә багышланган җыр фестивале узды"

Корпункт: 

"Адымнар-Әлмәт" гимназиясендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә багышланган хәрби-патриотик җыр фестивале узды! Укучылар сугыш чоры җырларын башкардылар — моңлы көйләр фронтовикларның батырлыгын, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеген һәм халык бердәмлеген хәтерләтте. Җиңүчеләр — 7 "А" сыйныфы! Алар грамоталар, бүләкләр алдылар һәм шәһәр бәйгесендә гимназиянең данын яклаячаклар!

«Ачык микрофон»

Корпункт: 

Бүген, 15 февральдә, Әлмәттә татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган шигъри митинг булып узды. Аны шәһәр башкарма комитеты Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге белән берлектә оештырды. Шагыйрьнең стеласы янында узган әлеге чара — М. Җәлил иҗатына багышланган декаданы йомгаклау булды. ⠀ Искә алу митингына Әлмәт районы башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, язучылар, укытучылар, китапханәчеләр, драма театры артистлары, ветераннар, мәктәп укучылары һәм шагырьнең иҗатын сөючеләр килгән иде. ⠀

Дүрт көнләп иписез утырырга туры килде.

Корпункт: 

Газетабыз битләрендә тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында күбрәк язмалар урнаштырырга тырышабыз. Геройлар янәшәбездә генә яши. Әле менә шушы көннәрдә генә тыл хезмәтчәне Мәбрүрә апа Шәймәрданова үзенең йөз яшьлек туган көнен билгеләп узды. Бөек Ватан сугышы башлангач, Гөлбакча авылында туып-үскән уналты яшьлек кызны Пермь өлкәсе Березники каласына төзелеш эшләренә җибәрәләр. Биредә биш ел дәвамында төзү-төзекләндерү эшләрендә хезмәт куеп, җилкәсендә авыр йөк ташып, траншеялар, завод фундаментлары өчен котлованнар казый, тимер юллары төзүдә дә катнаша ул.

Олы Мәңгәр авыл җирлегендә яшәүче ветераннарга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды

Корпункт: 

Олы Мәңгәр авыл җирлегендә яшәүче ветераннарга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Мәңгәр җирлегендә андыйлар, кызганычка каршы, 8 кеше генә калды. Алар барысы да туксан яшьтән өлкәнрәкләр. Фотода район финанс икътисад бүлеге җитәкчесе Фаиль Шиһапов, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова авыл җирлеге аксакалы Мәсхүт Шакировка медаль тапшыру мизгеле.