Яңалыклар

Сугыш чоры баласы Фәния Сәгъдиева

Корпункт: 

Фәния әби тумышы белән Күәм авылы кызы. Чандыр гына гәүдәле, сөйкемле йөзле, мөлаем Фәния әбинең үзенә сүз бирик әле.

«Сезнең тормыш - үзе батырлык!»

Корпункт: 

Әтнә районы җирлегендә Җиңүнең 80-еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфганчылар, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр турында тарихи хәтерне саклау максатыннан оештырылган, "Сезнең тормыш - үзе батырлык" дип исемләнгән бәйге-фестивальгә старт бирелде. Әлеге бәйге-фестиваль Әтнә районындагы 12 авыл җирлегендә үтәчәк.

Күәм авылында яшәүче Тәлгать Галиев үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Корпункт: 

Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллинны һәм җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Рүзәл Абдуллинны үзе каршылады ул. Хәер, үзе генә түгел, җәмәгате Сәвия апа белән.

15 нче февраль – бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел.

Корпункт: 

Шул уңайдан Әтнә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Муса Җәлилнең тормыш юлын, гаиләсен, батырлык турында шигырен чагылдырылган буклетлар тараттылар.

"Әлмәттә Бөек Җиңүгә багышланган җыр фестивале узды"

Корпункт: 

"Адымнар-Әлмәт" гимназиясендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә багышланган хәрби-патриотик җыр фестивале узды! Укучылар сугыш чоры җырларын башкардылар — моңлы көйләр фронтовикларның батырлыгын, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеген һәм халык бердәмлеген хәтерләтте. Җиңүчеләр — 7 "А" сыйныфы! Алар грамоталар, бүләкләр алдылар һәм шәһәр бәйгесендә гимназиянең данын яклаячаклар!

«Ачык микрофон»

Корпункт: 

Бүген, 15 февральдә, Әлмәттә татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган шигъри митинг булып узды. Аны шәһәр башкарма комитеты Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге белән берлектә оештырды. Шагыйрьнең стеласы янында узган әлеге чара — М. Җәлил иҗатына багышланган декаданы йомгаклау булды. ⠀ Искә алу митингына Әлмәт районы башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, язучылар, укытучылар, китапханәчеләр, драма театры артистлары, ветераннар, мәктәп укучылары һәм шагырьнең иҗатын сөючеләр килгән иде. ⠀

Дүрт көнләп иписез утырырга туры килде.

Корпункт: 

Газетабыз битләрендә тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында күбрәк язмалар урнаштырырга тырышабыз. Геройлар янәшәбездә генә яши. Әле менә шушы көннәрдә генә тыл хезмәтчәне Мәбрүрә апа Шәймәрданова үзенең йөз яшьлек туган көнен билгеләп узды. Бөек Ватан сугышы башлангач, Гөлбакча авылында туып-үскән уналты яшьлек кызны Пермь өлкәсе Березники каласына төзелеш эшләренә җибәрәләр. Биредә биш ел дәвамында төзү-төзекләндерү эшләрендә хезмәт куеп, җилкәсендә авыр йөк ташып, траншеялар, завод фундаментлары өчен котлованнар казый, тимер юллары төзүдә дә катнаша ул.

Олы Мәңгәр авыл җирлегендә яшәүче ветераннарга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды

Корпункт: 

Олы Мәңгәр авыл җирлегендә яшәүче ветераннарга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Мәңгәр җирлегендә андыйлар, кызганычка каршы, 8 кеше генә калды. Алар барысы да туксан яшьтән өлкәнрәкләр. Фотода район финанс икътисад бүлеге җитәкчесе Фаиль Шиһапов, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова авыл җирлеге аксакалы Мәсхүт Шакировка медаль тапшыру мизгеле.

Муса Җәлилне искә алу кичәсе.

Корпункт: 

15 февраль көнне патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, данлыклы татар шагыйре Муса Җәлилгә 119 ел тууы уңаеннан «Муса Җәлил — герой-шагыйрь» дип исемләнгән музей сәгате үтте. Укучылар белән Муса Җәлилнең тормыш юлын, шигырьләрен искә төшерделәр Балалар Муса Җәлил шигырьләрен укып күрсәттеләр. Әлеге чаралар балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.

"Герой-шагыйрь Муса Җәлил "

Корпункт: 

"Герой-шагыйрь Муса Җәлил "Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе.Бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек,тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше.Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек,