Яңалыклар

Ерак юллар аларны куркытмый

Корпункт: 

Шимбә көнне Болгарда “Мото 116 ru” Интернет сообществога керүче байкерларның яки мото.форумчыларның чираттагы очрашуы булды. Безгә Самара, Ульяновск, Мәскәү өлкәләреннән, шулай ук Татарстанның күп кенә районнарыннан һәм шәһәрләреннән 100гә якын мотоциклчы килде. Шул исәптән безнең шәһәрдән дә биш кеше бар иде. Очрашуда катнашучыларның зур колоннасы шәһәр урамнарыннан үтеп, үзәк мәйданда тукталдылар, биредә аларны Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев каршы алды һәм котлады.

Уртак кайгы берләштергән...

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә сугыш ачысын татыган һәркемнең күңел түрендә хатирәләр уянадыр. Ул елларда ирләрен һәм улларын яу кырына озаткан хатыннарның һәм әниләрнең, әтиләрен, абый-энеләрен еллар буе өзелеп көткән балаларның кайгысын үлчәрлек үлчәүләр булды микән?! Бу кайгылар, күз яшьләре, сыкрау һәм җан иңрәүләр бар совет халкын бер йодрыкка туплаган. Үзләренең кияр киемнәре, ашар ризыклары булмаса да, рәхимсез дошманнан качып, туган нигезләреннән кубарылган ватандашларын - эвакуацияләнгән ятимнәрне, толларны үз яннарына сыендырган алар.

Ютазылылар Бибиәсма һәм Вәлиәхмәт Шәйхелисламовлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды

Корпункт: 

Алар икесе дә тумышлары белән Сарман районының Саклаубаш авылыннан. Табигатьнең матур почмагына сыенып утырган газиз авылларының бер сукмагыннан йөргән, аның гүзәллегенә сокланып үскән малай белән кызның кай арада бер-берсенә тутырып карый башлауларын, ике яшь йөрәк арасында уттан һәм судан да көчлерәк мәхәббәт тууын, мөгаен, бүген дә аларны саклап яшәтүче фәрештәләре генә хәтерлидер. Әмма әлеге мәхәббәт ялкыны шултиклем көчле була ки, аны хәтта Бөек Ватан сугышы да ялкыны да сүндерә алмый.

Сарманда Әминә апа Сәитовага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Сарман авылында яшәүче Сәитова Әминә Әхмәтлатыйп кызына 90 яшь тулды. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин, "Сарман мәгълүмат мөхәррият үзәге" директоры Альбина Сабирова килделәр. Алар Әминә апаны юбилее белән котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Ютазылылар Бибиәсма һәм Вәлиәхмәт Шәйхелисламовлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды

Корпункт: 

Яшьлекләрендә бер-берсенә биргән антларын саклап, 67 ел никахта яшәүче Бибиәсма һәм Вәлиәхмәт Шәйхелисламовлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды.

Икесе дә пар килгән...

Корпункт: 

Иж-Борискино авылында яшәүче Нина һәм Николай Березкиннар күптән түгел үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Алар илленче елларда өйләнешкән. Николай Иванович тумышы белән Поповкадан (бу авыл инде күптән юк), ә Нина Ильинична Фадеевкадан булса да, Березкиннар Иж-Борискинога барып төпләнә. Үз көчләре белән йорт (әле дә булса шунда яшиләр) тергезәләр. Җиң сызганып абзар-кура төзеп куялар, мал-туар асрый башлыйлар.

Сарманда яшәүче Мәрьям апага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Күтәмәле авылында туып үскән Әхмәдишина Мәрьям Әхунҗан кызының ямьле июль аенда олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее. Ул гомер буе Ләшәү Тамак авылында тормыш иткән, Муса Җәлил исемендәге колхозда хезмәт куеп, тыл һәм хезмәт ветераны исеменә лаек булган.

Өчөйле Саклауда Миңнегөлсинә Фәхразыевага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Өчөйле Саклау авылында гомер кичерүче Фәхразыева Миңнегөлсинә Әмирҗан кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев котладылар. Фәрит Мөнәвирович Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырып, иң матур теләкләрен җиткерде. “Озак яшәүнең сере нәрсәдә?” – дип кызыксынгач:

02 июль 2015 ел Сарман районы Карашай-Саклау авыл җирлегенең Чураш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гимаева Сабира Гимаевнага 95 яшь тулды.

Корпункт: 

02 июль 2015 ел Сарман районы Карашай-Саклау авыл җирлегенең Чураш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гимаева Сабира Гимаевнага 95 яшь тулды. Ветеранны хөрмәтләү тантанасында Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хөснуллин Ф.М., Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Хузина Г.И., Карашай-Саклау авыл җирлеге башкарма комитеты в.б. Хөсниева В.В., туганнары, якыннары катнашты.

Сезнең гомер – үзе зур батырлык, илгә бирелгәнлек өлгесе

Быел илебез халкы чиксез рәхмәт һәм онытылмас тирән сагыш хисе белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышына Калмаш авылыннан типсә тимер өзәрдәй 194 ир-егет ил азатлыгы өчен канлы сугышка чыгып киткән. Шуларның нибары 67се туган авылына әйләнеп кайткан. Шуларның берсе – минем әтием Салихҗан Мөҗәһит улы Мөҗәһитов.