Яңалыклар

Хәтер һәм кайгы көне – 22 июньдә Казаклар авыл җирлегендә һәлак булган якташларга багышланган истәлекле стеланы ачу тантанасы булды

Корпункт: 

Хәтер һәм кайгы көне – 22 июньдә Казаклар авыл җирлегендә һәлак булган якташларга багышланган истәлекле стеланы ачу тантанасы булды. Кайгылы исемлектә сугыштан әйләнеп кайтмаган авылдашларның дистәләгән фамилиясе язылган. Өллә, Казаклар, Матмыр авылы кешеләре аларның барысын да хөрмәт хисе белән искә алдылар. Әлеге чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Аларның батырлыгы онытылмас - Хафизов Һидият, Тәхәүтдинов Нурулла

Корпункт: 

Мин туганда ул вафат иде инде. Аны якыннан белмәсәм дә, дәү әтиемнең әтисе – карт дәү әтием белән чынлап торып горурланам.

Илгә кайгы китергән көн

Корпункт: 

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, шәһәрнең үзәк мәйданында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг булды.

Музей яңалыклары

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее, Җәлил поселогының Хезмәт даны музее Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Әдәбият елына багышланган Зөлфира Сафина исемендәге региональ бәйгенең Дипломына лаек булды. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее

"Сугыш жиле кабат какмасын" дип исемләнгән очрашу кичәсе

Корпункт: 

22 июнь - Россиядә хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне Рангазар авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Сугыш җиле кабат какмасын" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрде. Кичәгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Алар үзләренең сугыш чоры истәлекләрен яңарттылар. Соңыннан һәйкәлгә барып чәчәкләр салдылар.

Азалак мәдәният йортында хәтер көне

Корпункт: 

22 июнь көнне илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында, җитәкчеләр һәм балалар белән берлектә, кайгы һәм хәтер көне уңаеннан митинг үткәрелде, соңыннан венок салынды. http://sarmanovo.tatarstan.ru/

22

22 нче июнь илебездә Хәтер көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Бүләк авылы китапхәнәсендә СДК хезмәткәрләре белән берлектә «Югалттык күпләрне, онытмыйк үткәнне» дип аталган очрашу кичәсе узды. Чарага сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, мәктәп яны лагеры укучылары чакырылды. Чара ветераннар хөрмәтенә куелган обелеск янында башланып китте. Гимазетдинова Дилбәр Ватан сугышының башланып китү тарихына тукталып үтте, сугыш китергән афәтләр турында сөйләде. Ул шулай ук сугыш елларында башкарган хезмәтләре өчен ветераннарга рәхмәтен белдерде, аларга багышлап шигырьләр укыды.

Китапханәдә "Батырлар-хәтердә" дип исемләнгән библиографик обзор

Корпункт: 

"Хәтер яшәсә - тарих яши" диләр. 22 нче июнь - Бөек Ватан сугышы башлану көнендә, сугыш чоры батырларын тагын бер кат искә алу максатыннан, Иске Минзәләбаш авылы китапханәсендә "Батырлар-хәтердә" дигән исем астында "Батырлар китаб"ына библиографик обзор үткәрелде. Дәһшәтле елларда илебезнең бәйсезлеге хакына тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән сугыш геройларының язмышы укучылар күңеленә барып җитәрдәй итеп тасфирланды.