Актанышта Хәтер һәм матәм көне буларак митинг узды
22 июнь көне җиткән саен Сискәндереп хәтер яңара. «Сугыш » дигән дәһшәт сүзе белән Алып китә үткән елларга. (Зәкия Гарифуллина) 22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. ... Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Аяусыз сугыш башланды. Сугыш бетүгә 70 ел вакыт үтсә дә, аның эзләре җир куенында да, хәтер төпкелләребездә дә җуелмаган.









