Олы Әтнә авылында яшәүче тыл ветераны Мөнәвәрә Хәсәнова
Бүгенге көнгә районыбызда Бөек Ватан сугышы чорында бала чактан эшләгән 70 тыл хезмәткәре һәм 8 сугыш ветераны җәмәгате яши. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан аларның кайберләре белән район газетасы редакциясе таныштырды. “Ураза тота идек” Олы Әтнә авылында яшәүче тыл ветераны Мөнәвәрә Хәсәнова балачакта укыган, эшләгән чорларын шулай дип искә алды.









