Яңалыклар

Элемтә операторлары Җиңүнең 70 еллыгына ветераннарга бушлай шалтырату мөмкинлеге бүләк итә.

Корпункт: 

Россия элемтә операторлары Җиңүнең 70 еллыгына ветераннарга бушлай шалтырату мөмкинлеге бүләк итә. Бу чит илләргә шалтыратуга да кагыла, дип хәбәр итә «РИА Новости». Операторларның бу акцияне кайберләре 9 майга кадәр , кайберләре Җиңү көннәрендә, кайберләре 9 майда үткәрә. Бөек Ватан сугышы ветераннары , инвалидларына чикләнмәгән вакыт шәһәр телефоныннан Росиия һәм чит илләргә шалтыратырга мөмкинлек бирелә.

Бүләкләү чарасы

Корпункт: 

Игътибар дуслар!!! 9 май көнне парадтан соң районыбызның мәдәният хезмәткәрләре сәхнәсенә «Өзелгән җыр эзеннән» җыр бәйгесендә һәм » Җан авазы»шигырь бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасына чакырабыз. «Өзелгән җыр эзеннән» 1 урын: Альмира Фатыйхова «Ике аккош» җыры белән. Лауреантлар: Нурия Хадиева,Лилия Галимҗанова,Ильдар Шакиров,Фәридә Моратова,Рәшит Шәвәлиев,Фарух Хәйретдинов. «Җан авазы» бәйгесе. Нәфис суз остасы номинациясе. 1 урын: Рафаиль Сафин, 2 урын: Фәрхәт Зыятов, 3 урын: Рая Фатхуллина.

Герой исеменә лаек

Корпункт: 

Кремльдәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов исән чакта һәм һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден белән генә бүләкләнгән 288 Татарстан сугышчысын эзләп тапкан.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Хәтердән җуелмас ул көннәр” дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе

Корпункт: 

6-7 нче май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Әтнә районы Бәрәскә һәм Олы Бәрәзә мәдәният йортларында “Хәтердән җуелмас ул көннәр” дип исемләнгән сугыш һәм шул чор балаларының язмышына багышланган китапны тәкъдир итү кичәсе һәм китапны нәшер итүчеләр белән очрашу булып узды. Кичә тантаналы рәвештә театральләштерелгән тамаша һәм концерт номерлары белән алып барылды.

Шушмабаш мәктәбе яныннан узучыларны әнә шундый гүзәллек каршы ала

Корпункт: 

Фантазияләргә бай коллективлы Шушмабаш мәктәбе территориясендә ел саен нинди дә булса үөенчәлекле күренешләр пәйда була: кышын алар берәүдә дә булмаган кар сыннары белән шаккатырса, җәй көне бакчаларында чәчәкләрен әллә нинди сурәтләргә “әверелдереп” үстерәләр. Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, мәктәп коллективы белем йорты каршындагы таучыкта рәсемдә күренгәнчә, әнә шундый “Җиңү килде җиргә яз булып” дигән гүзәллек тудырган. Мәктәп яныннан үткән һәркем бу гүзәллеккә сокланып: “Афәрин!” дип китә, хәтта кереп рәхмәт әйтүчеләр дә бар.

Сугыш һәм тыл ветераннарын бүләкләү

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәптә бик күп төрле чаралар үткәрелде. Укучылар сугыш чоры җырларын искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр.

Җиңүнең 70 еллыгын каршылап

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сарман урта мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия бирү максатында төрле чаралар үтә. 6 нчы май көнне йөгерү буенча ярышлар узды. Ярышта 1-11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. https://edu.tatar.ru

Сарманда тыл ветераннарын хөрмәтләделәр

Корпункт: 

Бүген, 7 май көнне, Сарман сәнгать мәктәбе кафесында чәй табыны артында район үзәгендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы үткәрелде. Очрашу районның имам- мөхтәсибе Сәед хәзрәтнең чыгышы белән башланды, ул өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде, аларга Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның яңа китабын бүләк итте. Соңыннан өлкәннәрне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде.

Бүген Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында һәйкәл ачу тантанасы булып узды.

Корпункт: 

Бүген Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында һәйкәл ачу тантанасы булып узды. Һәйкәлнең ике ягына Олы Бәрәзә авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, хәбәрсез югалганнар һәм Җиңү алып кайтучылар исемлекләре бирелгән. Бу зур чарада Әтнә район башлыгы урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов, Ленин исемендәге нәсел заводы җитәкчесе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин, ветераннар Советы рәисе Мингазиз Зиннәт улы Зиннәтов, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Сәет Нәҗип улы Әхмадуллин һ.б.

Хезмәт ветераны белән очрашу

Корпункт: 

Бүген Юлбат урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәгариф һәм хезмәт ветераны Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева белән очрашу үткәрелде. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Рәйсә апаның хатирәләре укучылар өчен файдалы булды.