Яңалыклар

Бүген Әтнә районы Бәрәскә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм митингы узды.

Корпункт: 

Бүген Әтнә районы Бәрәскә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм митингы булып узды. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Алар алдында Бәрәскә авылы мәктәп укучылары чыгыш ясады һәм һәйкәлгә венок урнаштырылды.

Сүнә белми торган ялкын.

Корпункт: 

"Кыңграу" балалар бакчасында "Сүнә белми торган ялкын" бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәм иртәсен зурлар төркеме балалары әзерләде һәм барлык төркем катнашты. Балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчылар, тыл ветераннары, сугыш елларында батырлык күрсәткән Герой- шагыйрь, язучылар М.Җәлил, А.Алиш һ.б турында шигырьләр, җыр, биюләр башкардылар. Туган як, туган почмак һәр кеше тормышында аерым бер зур,якын,кадерле урын алып тора.

"Җиңү алып килгән яз"

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан,"Кыңграу " балалар бакчасында, әти- әниләр һәм балалар катнашында "Җиңү алып килгән яз" күргәзмәсе оештырылды. Бик матур, эчтәлекле рәсемнәр, открытклар ясап алып килде балалалар. Актив катнашкан барлык гаиләләргә рәхмәтебезне җиткерәбез

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парадта хезмәт һәм гомуми белем учреждениеләре коллективлары колоннасының үтү тәртибе.

Корпункт: 

Шәһәрнең үзәк мәйданы Бәйрәмчә бизәлгән демонстрантлар колоннасы Интернационал урамы буйлап Совет мәйданына район халык суды бинасына кадәр түбәндәге тәртиптә юнәлә: Байрак йөртүчеләр. Хәрби комиссариат офицерлары һәм отставкадагы хәрби хезмәт ветераннары. “Мин хәтерлим, горурланам!” акциясендә катнашучылар. “Бөек Җиңүгә – 70 бишле!” конкурс–акция җиңүчеләре. “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм мәгарифнең ведомство учреждениеләре. Арчаның 1нче мәктәбе. Арчаның 2нче мәктәбе. Арчаның 5нче гимназиясе.

Рухыбыз сәламәт булсын!

Корпункт: 

Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда күзгә күренмәслек җепләр аша бала күңеленең түренә үтеп, анда кешелек дөньясының буыннан-буынга сакланып килгән тәрбия хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудырырга тырышабыз. Тирән дулкынлану, зур җаваплылык тоеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнәбез.

Арча егете Хәмзә Фазыйлов быел Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта катнашачак.

Корпункт: 

Бу көннәрдә Мәскәүдә Кызыл мәй­данда Җиңү Парадының репетицияләре уза.Анда җәяүлеләр дә, техника да, авиация дә катнашачак. Парадта 151 хәр­би техника катнашачагы билгеле. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 50 машинага күбрәк. Парад барганда, Кызыл мәйдан өстеннән Җиңүгә 70 ел тулуын символлаштырып, 70 очкыч һәм вертолет узачак. Бу хакта Россиянең Оборона министрлыгыннан хәбәритәләр. Безнең егетләр дә хәрби хезмәттә сынатмый, дәрәҗәләнә. Арча егете Хәмзә Фазыйлов быел Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта катнашачак.

Җиңү бәйрәме

Корпункт: 

Илебез тарихында иң караңгы сәхифәләрнең берсе – Бөек Ватан сугышы. Миллионлаган солдатлар батырларча башын салган бу афәт гасырлардан гасырларга күчеп хәтерләрдә мәңге саклансын дисәк, без бүген дә уяу булырга тиеш.Сугыш утлары тынуга 70 ел үтсә дә, балачакларын усал аҗдаһа йоткан сабыйлар күңеле әле дә сыкрый. Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.Казанбаш һәм Көтек авылыннан 160 кеше сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган.7 нче май көнне биредә авыл уртасындагы һәйкәл янында тантаналы митинг булды.

Җиңү бәйрәменә әзерлек

Корпункт: 

Кәче төп гомум белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерлек эшләре дәвам итә. Укучылар технология укытучысы Копылова Г. Г. белән бик матур веноклар, чәчәкләр ясадылар, концерт номерлары, сценарий әзерләнде. Ветераннарга чакыру кәгазьләре, котлау открыткалары җибәрелде- диеп хәбәр итә безгә мәктәп коллективы.

Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәләр

Корпункт: 

7 май көнне Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш елы балалары белән очрашу булды. Тыныч тормышның нинди зур югалтулар белән яулап алынганын күз яшьләре аша җиткерде ветераннар.Күк йөзе гел аяз булсын, кояш нурларын кара болытлар капламасын, балалар ятим үсмәсен, илебез тыныч булсын. Бу сүзләр ветераннарның киләчәк буынга амәнәте.

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел

Корпункт: 

Җиңү көне! Халык бәйрәм итә. Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә, Йөз балкытып карый кояш та.