Яңалыклар

Кайтмадылар

Корпункт: 

Иске Кенәр авылыннан 150ләп кеше сугышка киткән. 74е кире кайтмаган. Мәктәп бакчасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды. Анда шушы һәйкәлне булдыруда тырышып йөргән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин катнашты. Һәйкәл чит җирләрдә ятып калган каһарманнарга дога укып ачылды.

Арчада Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм бик матур үтте

Корпункт: 

9 майда Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад һәм митинг булды. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев чыгыш ясады. Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның бәйрәм тәбрикләвен җиткерде.

Җиңү китергән таныш йөзләр

Корпункт: 

8 майда социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Госман Габдрәхимовка “Җиңү китергән таныш йөзләр” дигән китап тапшырды. Әлеге китап Госман абыйга багышланган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветеранын котлады

Корпункт: 

8 майда Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан, Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрит Шәмсетдиновны бәйрәм белән котлады, күчтәнәч тапшырды. Яңа Кенәр, Арча зиратларында җирләнгән сугыш ветераннары — эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең каберләренә чәчәкләр салды.

Шекә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды

Корпункт: 

8 майда Шекә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты. — Мондый һәйкәлләр һәр авылда булырга тиеш! — диде район җитәкчесе.

Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм әтиләрен югалткан сугыш чоры ятимнәре өчен Сабан туе узды

Корпункт: 

8 майда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм дәһшәтле елларда әтиләрен югалткан сугыш чоры ятимнәре өчен Сабан туе узды. Иртән кунакларны район үзәгендә тантаналы шартларда каршы алдылар. Сабантуй аланында бәйрәм районның үзешчән сәнгать осталарының эчтәлекле концерты программасы белән башланып китте.Театральләшкән тамашалар, район башлыгы чыгышы, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм алтын юбилярларны бүләкләүләр, якташыбыз Фердинанд Сәлахов һәм ИлСаф концерт программасы, халык уеннары, ат чабышлары, милли көрәш һәр кунакның күңелендә тирән эз калдырды.

Дусым авылы башлангыч мәктәбендә тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде.

Корпункт: 

Дусым башлангыч мәктәбендә мәктәп, бакча, клуб берлегендә тыл ветераннары белән очрашу үткәрелде. Ветераннар авыр чорда үзләренең күргәннәрен, тыл белән фронт берлеген, Җиңү өчен үзләренең куйган хезмәтләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр ,концерт номерлары күрсәттеләр истәлеккә үзләре ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр. Очрашу чәй табыны янында тәмамланды.

Олы Мәңгәр авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан бәйрәм тантанасы булып үтте.

Корпункт: 

Олы Мәңгәр авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан бик матур бәйрәм тантанасы булып үтте. Бәйрәмгә сугыш вакытында Мәңгәр балалар йортында тәрбияләнгән Анатолий Гентон да кайткан иде. Сугыш ветераннарыннан инде исәннәре калмаса да, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары әлеге бәйрәмне көтеп алды. Аларга күчтәнәч пакетлар тапшырылды, шунда ук 80 яше тулганнарны да билгеләп үттеләр.

“Яралы балачак” дип исемләнгән сугыш чоры балаларының язмышына багышланган истәлекләр китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.

Корпункт: 

Әтнә районы үзәк китапханәсендә “Яралы балачак” дип исемләнгән сугыш чоры балаларының язмышына багышланган истәлекләр китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Кичә видеопрезентация белән алып барылды.