Яңалыклар

Конкурс на лучшее сочинение о войне

Корпункт: 

Прошли года, сменились поколения, и единственное, что нам осталось – помнить. Помнить о том, какой ценой была достигнута великая победа, какой ценой был сохранён мир. Нашему поколению стоит гордиться военным и трудовым подвигом нашего народа, низко поклониться ветеранам, почитать уже ушедших от нас героев Великой Отечественной войны и бережно хранить то, что завоёвано ими.

Динә Камалетдинова "Без әбиләр түгел"

Корпункт: 

Без әбиләр түгел, Ләкин безгә Әби,диләр, яшьләр,балалар Әни булмый,әби булганнарның Йөрәгендә тирән яра бар. Күктә безгә никах укылмады Назланмадык кайнар кочакта Әни булып бала сөялмәдек Хыялландык кына ул хакта. Егет кулы түгел, заман кулы Авырлыгын салды иңнәргә Окоп казыттылар,урман кистек Билдән карда,зыкы җилләрдә Сөеп туймас ярлар идек бездә Уңган,булган булдык тумыштан Вәгъдәләшкән сөйгән ярларыбыз Кайта алмады шул сугыштан.

Хәтерлибез Сезне, сагынабыз Сезне...

Корпункт: 

Урта Балтай мәктәбе укучылары Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән ветеран укытучыларга багышлап "Хәтерлибез Сезне, сагынабыз Сезне..." дип аталган стенд чыгардылар. Стендта Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең атказанган укытучысы, 35 ел мәктәп директоры, 50 ел гомерен балалар тәрбияләүгә биргән Гыйззәтов Нәби Гыйззәт улы; Бөек Ватан сугышы ветераны, Урта Балтай мәктәбе хәрби хәзерлек дәресләре укытучысы Сафагәрәй Мөхәммәтсафа улы Әхмәтсафин һ.б. турында бай эчтәлекле мәгълүматлар, фотоматериаллар урын алган.

Мусабай-Завод китапханәсендә патриотик дәрес үтте.

17 апрель көнне Мусабай – Завод авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хис тәрбияләүгә багышланаган очрашу үтте. Очрашуның төп максаты: балаларда патриотик хис тәрбияләү. Китапханә белән танышканннан сон, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзелгән, күргәзмә янында әңгәмә узды. Балаларга фронтовик язучылар, тыл һәм тол ветераннары белән танышу кызыклы булды. Алар сугыш кырыннан килгән “солдат хатларын” аеруча дикъкать белән тикшереп карадылар. Кызыксынган сорауларын бирделәр. Сугыш турында шигырьләр сөйләделәр.

Мәдәният йортларында "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык" күргәзмәсе

Тукай районы мәдәният йортларында Җиңү көнен каршылауга хәзерлек эшләре бара. Шундый чараларның берсе мәдәният йортларында "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык"дигән кулъяулыклар күргәзмәсе оештыру. Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгдә билгесе булган кулъяулыклар - татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Ил сагына хезмәткә китүче егетләргә вәгъдә бүләге итеп чиккән кулъяулык тапшыру - һәр кызның изге бурычы булган. Әлеге кулъяулыклар Ватан сакчысы белән якыннарын бәйләп торучы күренмәс җеп булган.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй җыры конкурсының район туры үтте.

Корпункт: 

Әтнә районы “Ашыт” спорткомплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй җыры конкурсының (конкурс строевой песни) район туры үтте. Бәйгедә 14 кешелек команда белән район мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары катнашты. 12 команда арасында 1 нче урынга Олы Әтнә мәктәбе укучылары лаек булды. 2 нче урынны – Күәм мәктәбе, 3 нче урынны – Иске Өҗем мәктәбе укучылары яулады. Олы Әтнә мәктәбе укучылары зона ярышына барачаклар.

Урта Балтай мәдәният йортында "Җиңү салюты" фестивале узды

Корпункт: 

4 февраль көнне Урта Балтай мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү салюты" район фестивалендә, авыл җирлегендәге үзешчәннәр катнашты.Фотода сулдан уңга - Гисмәтуллина Зөлфирә Мансур кызы, Сабирова Люция Гәзиз кызы, Сафина Зәбәйдә Сәетгәрәй кызы, Гизатуллина Мөнирә Ислам кызы, Сафина Зөһрә Зариф кызы, Динмухамитова Минсәфидә МинҺач кызы, Хәлилуллина Нурия Мәгзулла кызы, Биктимерова Мөнирә Сөләйман кызы, Гисмәтуллина Мөнәвәрә Сәләх кызы, Гисмәтуллина Флюра зәки кызы.

Онытмаулары да зур сөенеч

Корпункт: 

“Арча нефть продуктлары” җәмгыяте сугыш һәм хезмәт ветераннарына һәрчак зур ихтирам белән карый, аларны хөрмәтли, олылый. “Ветераннарыбызга кагылышлы һәр бәйрәмне билгеләп үтәбез, туган көннәре белән котлыйбыз, бүләген әзерлибез, түгәрәк өстәл артында очрашабыз. Килә алмаганнарның өйләренә барабыз”, – ди оешманың ветераннар советы рәисе 63 еллык хезмәт стажы булган Наил абый Сабиров.

Тормыш һәръяктан сынаган

Корпункт: 

Арча укучылар сараенда озак еллар мәгариф системасында эшләгән, лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Миннехан Зиннатов түгәрәк өстәл артында “Нур” телестудиясе журналистлары белән очрашты. – Быел ветеран үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 28 ел дәвамында мәгариф оешмалары профсоюзын җитәкләде. Бу урында шулай озак эшләгән кешеләр республикада өч кенә, – диде мәгәриф оешмалары профсоюзы җитәкчесе Вакыйф Харисов һәм Миннехан Зиннатовка республика комитетының рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.

Сарманда бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк

Корпункт: 

28 ап­рель­дә ра­йон­да, ха­лык­ка буш­лай юри­дик яр­дәм күр­сә­тү ту­рын­да­гы закон­нар­ны тор­мыш­ка ашы­ру мак­са­тын­нан һәм Бө­ек Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гын бәй­рәм итү кы­са­ла­рын­да, Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­ры­на һәм алар­ның га­и­лә әгъ­за­ла­ры­на буш­лай юри­дик яр­дәм күр­сә­тү кө­не үт­кә­ре­лә. Ул 9.00 сә­гать­тән 12.00 сә­гать­кә ка­дәр «Сар­ман» ки­но­те­ат­рын­да оеш­ты­ры­ла.