Яңалыклар

Түбән Мәтәскәдә

Корпункт: 

"Казан арты" тарих-этногрфия музее хезмәткәрләре Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укытучылары, укучылары белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сәлам фронттан!” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция оештырды. Конференциянең төп өлеше 10 апрельдә Арчада булачак.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Чүпрәледә СМС-акция уза

Корпункт: 

Райондагы «Благодарение» иҗтимагый җирле фонды тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында чаралар уздыру өчен ирекле матди ярдәм җыю буенча sms-акция үткәрелә.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында район үзәк китапханәсендә “Җирдә тынычлык бәрабәренә” республика конкурсы үткәрелә.

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында район үзәк китапханәсендә “Җирдә тынычлык бәрабәренә” республика конкурсы үткәрелә.

Иске Чокалы урта мәктәбендә “Яңармасын иске яралар”дип аталган кичә узды

Корпункт: 

Сугыш беткәнгә дә 70ел узып бара, әмма аның дәһшәте-көл булган шәһәр, авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әби-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда туган балалар, шуңа күрә сабыр, нык алар.

Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган рәсми сайт эшли башлады

Корпункт: 

Россиядә Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган рәсми сайт һәм "Җиңүгә Дан!" ("Ура Победе!") Бөтенроссия акциясенең мобиль кушымтасы эшли башлады. Әлеге сайтка кереп, Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы фото һәм видеоархив белән танышырга була. Анда сугыш темасына җыр һәм фильмнар да урнаштырылган. 9 май — Бөек Җиңү көнендә илнең төрле шәһәрләрендә үтүче 14 хәрби парад трансляциясен дә карап булачак.

Сугыш елларын кичкән Исхак абый

Корпункт: 

Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. 70еллап вакыт үтсә дә, сугыш китергән афәтләр кешелек хәтереннән мәңгечыкмас.

Студент егет туган авылы Иске Чокалы урта мәктәбендә акция уздырды

Корпункт: 

Иске Чокалы урта белем бирү мәктәбендә республиканың “Кадрлар резервы” кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Әлеге бөек елларга баш иик” дип исемләнгән социаль акция узды.

Сугыш чоры балалары ни сөйли

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан безнең мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан, бүген без мәктәп укучылары белән берлектә, Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Халиуллина Әминә әбидә кунакта булдык. Ул бүгенгесе көндә олы кызы белән кияве тәрбиясендә яши. Алар безгә Әминә әбинең сугыш вакытларындагы авыр тормышы, 29 яшендә тол калуын һәм үзләренең авыр балачаклары турында күп вакыйгалар сөйләделәр. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Әминә әбинең бүген туган көне дә икән. Аңа - 103 яшь! Чын күңелдән аны туган көне белән котлыйбыз!

Спас тармак технологияләре техникумы студентлары төрле конкурслар һәм ярышларда актив катнашалар.

Корпункт: 

Ильвира Тимонина рус теле буенча беренче курслар арасында республика олимпиадасында беренче урынга чыккан. Чара Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында үткән.