Мәңгелек саф

АБЗАЛОВ МӘХМҮТ ХАФИЗ УЛЫ

Абзалов Мәхмүт Хафиз улы 1925 елны Сарман районы Шәрләрәмә авылында туа. Гаиләдә 5 баланың иң өлкәне була, калганнары-кызлар. Әтисе Хафиз сугыш чыкканда колхоз рәисе булып эшли. Әтисен сугышка алганда Мәхмүт гаиләгә бердәнбер терәк булып кала, чөнки әниләре авыру, иң олы сеңлесе Гөлсинәгә 12 яшь кенә була. Шуңа күрә дә ул сугышка киткәндә безнең ихатага сукмакны биек чүп үләннәре басып китәр инде дип уйлый.

АБРАМОВ АЛЕКСЕЙ ЗАХАРОВИЧ

Абрамов Алексей Захарович. Место жительства: с.Ново-Шешминск Ново-Шешминский район ТАССР . В годы Великой Отечественной войны работал в Новошешминской МТС трактористом. Награжден медалью "За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг." (Акт от 28 апреля 1947 г., фонд 3610, опись 2, дело 174, лист 19). Источник: Национальный архив Республики Татарстан.

АБРАМОВА АНТОНИДА НИКОЛАЕВНА

Әтисе Николай Кузнецов, урман эшчесе, гаиләсе белән Чаллы леспромхозының Соболеково торак пунктында яши. Әнисе иртә вафат булгач, Антонида сеңлесе белән ят ана тәрбиясендә кала. Үги ананың ияреп килгән кызы да бар. Әтисе Николай Агафоновичка фронтка чакыру кәгазе килсә дә, күзе зәгыйфь булгач, аны тылда, урман кисүдә калдыралар. Урман эше авыр, биек-биек агачларны аркылы пычкы белән кисеп аударырга, делянка читенә чыгарып өяргә кирәк. Юллар төшүгә (анысын да чистартып, чана-арба йөрерлек хәлдә тотарга туры килә) бүрәнәләрне атлар белән тарттырып озату зур көч сорый.

АБУТАЛИПОВ РАШИТ ХАҖИ УЛЫ

Әбүталипов Рәшит Хаҗи улы Әбүталипов Рәшит Хаҗи улы 1916 елның 26 декабрендә Башкортстанның Авыргазы районы Әпсәләм авылында укытучы гаиләсендә туа. Авылда дүрт сыйныф укыганнан соң, ул Стәрлетамакта фабрика-завод мәктәбендә укый, аннан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Нәсел эше буенча зоотехник булып эшли, комсомол оешмасын җитәкли. 1937 елның ноябрендә Рәшит Хаҗи улы Кызыл армия сафларына алына, тугыз айлык курсларда укып, лейтенант званиесе ала, 1938 елда Хәсән күле янында японнар белән сугыш башлангач, хәрби бәрелешләрдә катнаша.

АВВАКУМОВ НИКОЛАЙ МИХАИЛ УЛЫ

Аввакумов Николай Михаил улы 1915 елның 24 августында Иске Җирекле авылында туган, 4 класс белеме булган, сугышка кадәр трактор йөртүче булып эшләгән. Сугышның беренче көннәреннән хезмәткә алалар, 1941елның 27 июнендә присяга кабул итә, өченче инженер-техник уку ротасына укырга жибәрәләр, аннан 224 саперлар батальонының курсанты булып саперлык һөнәренә өйрәнә. Укып бетергәч Украина фронтының 60-гвардия бүлеге саперлар батальонында взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Сталиниградны саклауда катнаша. Николаев шәһәрен алганда яралана, контузия ала.

АВЗАЛЕТДИНОВ ГАЙНЕТДИН АВЗАЛЕТДИН УЛЫ

1904 елның 21 ноябрендә Азалак авылында Авзалетдин абый белән Мәгърүфә апа гаиләсендә Гайнетдин дөньяга килә. Үсмер вакыттан ук туган колхозына хезмәт итә. 1922 елда армия хезмәтенә алына. 3 ел армия сафларында хезмәт итеп, 1925 елда исән-сау әйләнеп кайта. Үзенең тормышын, Азалак авылы Ногман абый белән Фагыйлә апа кызы – Мөгаллимә белән бәйли. 1926 елда аларның кызлары Рәзинә туа. Ләкин ул 8 айлык вакытта көчле авырудан үлеп китә.

АВЗАЛОВ ХӘНИФ ФАЗЛЕТДИН УЛЫ

Хәзерге Мөслим районы Үрәзмәт авылында 1925 елның 20 июнендә туа, хәзерге көндә Иске Байсарда яши. 1943 елның 11 февралендә 18 яше тулар-тулмас та яуга чакыралар. Белоруссиянең Витебск өлкәсен, Польша һәм Көнчыгыш Пруссия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Тупчы була. 1948 елны хәрби хезмәттән азат ителә, Җиңү бәйрәмен Берлинда каршылый. "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Берлинны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе - рядовой.

АВХАДЕЕВ ГАЯЗ АВХАДЕЕВИЧ

Авхадеев Гаяз Авхадеевич, родился 21.09.1916 Татарская АССР, Мамадышский р-н, Сред. Суни, сержант, участвовал в освобождении Ленинграда в составе Волховского фронта. Пулемётчик. 81 стрелковый полк. После разгрома немецко-фашистских захватчиков участвовал в войне с Японией. Имеет боевые награды.

АГЛЯМОВА МИНЗАДА СИРАҖЕТДИН КЫЗЫ

Аглямова Минзада Сираҗетдин кызы 1925нче елның 15нче июнендә Югары Әлморза авылында туган. Минзада апа тугач, үз әнисе Шәпкиҗамал үлеп китә һәм Бибисылу әнисендә 6 бала тәрбияләнеп үсә. Бүгенге көндә Минзада апа гына исән.