Мәңгелек саф

АГЛЯМОВА МИНЗАДА СИРАҖЕТДИН КЫЗЫ

Аглямова Минзада Сираҗетдин кызы 1925нче елның 15нче июнендә Югары Әлморза авылында туган. Минзада апа тугач, үз әнисе Шәпкиҗамал үлеп китә һәм Бибисылу әнисендә 6 бала тәрбияләнеп үсә. Бүгенге көндә Минзада апа гына исән.

АЗДАХОВ МӨҖӘҺИТ САЛИХҖАН УЛЫ

Аздахов Мөҗәһит ага 1930 нчы елда Мортыштамакта туган. Әтисе улы туганны да көтмичә, гаиләсен ташлап, авылдан чыгып китә. Әнисе яңа ире белән бәхет эзләп Урта Азия якларына юнәлә. Кечкенә Мөҗәһитне әнисенең абыйсы Вәҗәһетдин үзенең ишле гаиләсенә сыендыра. Ач-ялангач булсалар да, укуын ташламый ул. Туган авылында җиде класс белем алгач, укуын дәвам иттерергә теләге булса да, мөмкинлеге булмый. Абыйсы Вәҗәһетдин дә фронтка китә, ишле гаиләгә терәк булып Мөҗәһит кала. Башта колхозда табельщик, аннан хисапчы булып эшли.

АЗДАХОВА ХӘЛИМӘ САЛИХҖАН КЫЗЫ

Хәлимә Салихҗан кызы 1925 елда Югары Әхмәт авылында туган. Әтисе дәһшәтле 1937 елда вафат була. Җиде бала ятим кала. Бөек Ватан сугышы башлангач, 16 яшьлек Хәлимәне Яшел Үзән заводына җибәрәләр. Үзәккә үткән ачлыкка түзә алмыйча, качып кайта ул. Тик сугыш чоры законнары кырыс: 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Сугыш беткәч, амнистиягә эләгеп, иреккә чыга, туган авылында колхозда эшли башлый. Әнисе вафат булгач, Орск, Комсомольск, Кемерово шәһәрләрендә эшли. Әнисенең сеңлесе чакыруы буенча Новокузнецк шәһәренә килеп төпләнә. Түзелештә кранчы булып эшли, исеме Мактау тактасыннан төшми.

АЗЕЕВ РАМАЗАН АЛИМҖАН УЛЫ

Рамазан Алимҗан улы 1900 елның Астрахань шәһәрендә туа. Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. Астраханьдә шәһәренә татарлар мәктәбендә укыган. 1916–18 елларда кочегар булып Волжский пароходстванын «Ревель» пароходында хезмәт иткән. 1921 елны гади солдат булып киткән 1-че Каспия дингез экспедиция полктнын отрядына.

АИТОВ ИЛҺАМ

Аитов Илһам 1901 елның 12 сентябрендә туа. Сугыш елларын ул гади солдат булып башлап җибәрә. Ленинград фронтында сугыша. 1942 елның 22 июнендә каты яраланып госпитальгә керә. Сугыш вакытында еш кына разведкаларга йөри. Иң истәлекле вакыйга булып шул разведкаларның берсе хәтердә уелып кала. “Караңгы төн, без берничә солдат разведкага киттек. Ике офицер, бер солдатны үтереп, бер офицерны әсирлеккә алдык”.

АИТОВ КОТДУС НУРГАЛИ УЛЫ

Аитов Котдус Нургали улы 1911 елда Яңа Алпар авылында туган. Сугыш башланган чорда аның Ярославль өлкәсендә торф чыгаруда эшли торган чагы була. 1941 елның августында шуннан фронтка мобилизацияләнә. Горький өлкәсендә полк мәктәбен тәмамлап, сержант чинында Мәскәү өлкәсенә озатыла. Сугышта беренче чыныгуны Мәскәү өлкәсендә Клин шәһәрен азат итүдә ала.

АИТОВА НӘКЫЯ ӘБЕЛНӘГЫЙМ КЫЗЫ

Нәкыя апа 1923 елда Башкортстан АССРның Бүздәк районы Сабай авылында дөньяга килгән. Җиденчене тәмамлаганнан соң куяннар үрчетү фермасы мөдире булып эшләгән. 1946 елда авыл егете Хәсәнгә кияүгә чыккан. Алар ире белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Хәзер инде үзләре балалар һәм оныклар үстерәләр. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны искә алганда Нәкыя апаның күзләре дымлана.

АКЗИГИТОВ КУТДУС АХМЕТЗЯН УЛЫ

Кутдус Ахметзян улы 1920 елнын 1 май кенендә Казан губерниясыннын Спасс уездынын Кзыл Соха авылында туган (буген Спасс районын Урняк авылы). Бөек Ватан сугышында катнаушучесы. 1948–57 елларда Три Озеро авылынын сельпо һәм Кайбыч районы леспромхозынын Красное Озеро авылынын кибетләрендә сатучы булып эшли. 1957–89 елларда бригадир, полеводстванын 3 бригадысынын учётчыгы (Урняк авылы) булып эшли. III дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы (1985) орденнары белән бүләкләнә. 2000 елның 2 августындә вафат, Спасс районын Урняк авылында җирләнә.

АКСАКОВ ПЁТР ТИМОФЕЕВИЧ

Аксаков Пётр Тимофеевич Сталинград өчен сугышларда, бөтен Совет халкы белән бер сафта немец фашистларына каршы батырларча сугышкан. Ул сугыш кырында Коммунистлар партиясе сафларына кергән. Ләкин партиясе исемен югары тотып, изге Ватаныбызның Идел буе җирләрен дошманнардан саклаган. Сугышта курсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Ләкин дошман пулясы аны авыр яралаган. 1942 елдан бирле аның үпкәсендә дошман пулясы йоргән. Авыр яра Пётр абыйның сәламәтлеген нык какшаткан. 1962 елның егерме җиденче декабрь аенда Пётр Аксаков вафат була.