Труженики тыла

БӘДЕРТДИНОВ СӘЕТНӘСИМ БӘДЕРТДИН УЛЫ (ЯРАЛЫ ЯЗМЫШЛАР)

Нәсел агачымның бер тамырын Ничә еллар эзлим. Табар өчен гомерем җитәр микән? Белмим, белмим, белмим... Сәетнәсим абыемның соңгы хаты Сталинград фронтыннан язылган. «Хәбәрсез югалды» дигән җан өшеткеч хәбәр дә озак көттермәгән. 1943 елның июлендә килгән ул кәгазь өйдәгеләрнең кулларын өткән, өннәрен алган. Сугыш, аһ, сугыш, сугыш! Белде микән: намусында Күпме өзелгән сулыш...

БӘДЕРТДИНОВА МАҺИРА МИНҺАҖ КЫЗЫ

Бәдертдинова Маһира Минһаҗ кызының балачагы, үсмер еллары җиңелләрдән булмый. Узган гасырның 37 еллары шаукымы аларның гаиләсен читләтеп үтми. Әтиләрен кулга алалар. Ул шул китүдән кайтмый. Мал-мөлкәтләре конфискацияләнә. Әниләре җиде бала белән ялгыз кала. Ачлык-ялангачлык, кечкенәдән авыр хезмәт, “халык дошманы” балаларына булган җәберләүләр үзәкләренә үтә. Бердәнбер ир туганнары да фронтка алына. Кечкенәдән эшләп ашарга өйрәнгән Маһира апа 29 ел буе хуҗалыклардан сөт җыя, колхозда эшли. Тырыш хезмәте хакында күп санлы Мактау кәгазьләре сөйли.

БӘДЕРТДИНОВА МӨНҖИЯ ШӘЕХЗАДӘ КЫЗЫ

Мөнҗия апа тугыз баланың җиденчесе булып Азалак авылында Шәехзадә һәм Нурдидә гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Азалакта, аннан соң Каташ Каран мәктәбендә җиде класс белем ала. Балачагы сугыш елларына туры килгән буын өчен бу бик яхшы була. Иртә кул арасына керә, колхоз эшенә йөри башлый. Абыйларының берсе сугыш кырында ятып кала, Зөбәер абыйсы исән кайтып, озак еллар туганнарына терәк булып яши. Мөнҗия апа Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укый, зоотехник белгечлеге алып, эшли башлый. Ләкин балачактан ук сәнгатькә тартылган күңеле аны Алабуга мәдәният-агарту училищесына алып килә.

БӘДРЕТДИНОВ МИНШАКИР СӘЛАХ УЛЫ

Бәдретдинов Миншакир Сәлах улы 1925 нче елның 15 октяберендә.Беренчемай районы Иске Багряҗ – Елховой авылында туган.Елховой авылының җидееллык мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда әле ул үсмер егет кенә булуына карамастан, башкалар белән иңгә – иң куеп колхозда эшли.

БӘДРЕТДИНОВА СӘЙМӘ ТӨҺВӘТУЛА КЫЗЫ

Бәдретдинова Сәймә Төһвәтула кызы 1924 нче елның 3 мартында Татарстан, Апас районы, Түбән Балтай авылында урта хәле крестиян семьясындә туган. 1941-1942 нче елларда окоплар казыганнар Балыкчы авылында ике ай, Некефор авылында бер ай, мари урманнарында кыш буе эшләдек, Мари урманнын кайткач, Лаеш районына юл эшенә җибәргәннәр. Куп авырлыклар кургән. 1946 нче елда тормышка чыга, тормыш иптәше Гильфан абый белән 7 бала, тәрбияләп олы тормыш юлына озаталар. Тыл һәм хезмәт ветераны Сәймә апа хэзерге вакытта бакыйлыкка күчте.

БӘРИЕВА ГӘЛИЯ ФӘЙЗИ КЫЗЫ

1927 елның 17 ноябрендә ТАССР – ның Әтнә районың Әтнә авылында туды. Гаиләдә ике бала иде (абыйсы). 7 еллык мәктәпне бетергәч, артельга эшләргә кергән. Анда алар оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр һәм армиягә форма теккәннәр. 1949 елга кадәр Әтнәдә яшәгән. Кияүгә чыккач, 1952 елда ире белән Сабага күчәләр, чөнки ирен Саба райкомына эшлэргэ җибәрәләр. Шул елда аларның беренче баласы туа – Лидия кызы. 1956 елга кадәр эшләмәгән. 1960 елларда Пионерлар йортында эшли .Аннары мәктәптә “Домоводство” дәресләрен бирә. 1963 елда икенче баласы туа – Илдар улы.

БӘХТЕВӘЛИЕВА МИҢНУР ГАБДЕЛГАЛИ КЫЗЫ

Миңнур әби 1925 елның 16 июнендә Куҗак авылында Галимә белән Габделгали Бәхтевәлиевләр гаиләсендә дөньяга килә. Алар гаиләдә биш бала үсәләр, безнең әбиебез – иң олысы.

БӘШӘРОВ ӘХӘТ БӘШӘР УЛЫ

Башаров Әхәт Бәшәр улы 1910 нчы елның 10 нчы октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында туган.Туган авылында дин сабаклары алган. Алга таба белем алу мөмкинлеге булмый.Колхозда атлар караган. 1942 нче елда сугышка алганнар. Берлинга барып җитәргә 60 км калгач сугыш беткән һәм ул туган якларына исән-сау 1945 нче елның июнендә әйләнеп кайткан.

ВАГАПОВА ГАТИФЯ ГАТИЯТОВНА

Родилась 17 июня 1927 года вторым ребенком в многодетной семье Гайнатуллиных. У Гатиятуллы бабая (1888-1971) и Латифи Ахсановны (1905-1953), родом из с.Чертушкино, родились 10 детей, из которых Саимя (1934 г.р.) и Нургали (1950 г.р.) умерли в раннем детстве.

ВАГЫЙЗОВ ХАҖИП ВАГЫЙЗ УЛЫ

1926 елның 5 нче апрелендә Байлар Сабасы авылында Шакир белән Кафия гаиләсендә дөньяга килә. Саба мәктәбендә 7 класс белем ала. Әнисе 1939 елда вафат була. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисенең яше олы булу сәбәпле сугышка алынмый. Шәмсекамәр РКШда (рабочая крестьянская школа) белем алып хисапчы һөнәрен үзләштерә. Сугыш елларында “уполминзаг”ка учетчица булып эшкә урнаша. 1947 ел беткәнче Саба-Чүриле районнарында эшли. 1948 елда, сугышта катнашып кайткан Саба егете Кәримов Зиннәтулла Кәлимулла улы белән никахлашып, Байлар Сабасында яши башлыйлар.