Менделеевский

Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан

Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.

Елмаеп-көлеп яшик!

Корпункт: 

12 май көнне Татар Тәкәше авылының “Гөлларем” төркеме Турай авылында “Елмаеп - көлеп яшик“ дигән концерт программасы белән кунакта булды. Турайлылар аларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концертны “Сугыш чоры балалары” шигыренә кечкенә скетч күрсәтеп киттеләр. 73 ел вакыт үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

Тойма авылы мәдәният йорты хәбәр итә

Корпункт: 

Тойма авылында Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышлап, «Һәйкәлләргә юлны онытма» - дип исемләнгән митинг узды. Тыл ветераннарын һөм сугыш ятимнәрен Менделеевск муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Роберт Искәндәров, Яңабирде җирлеге башлыгы Евгений Никифоров котладылар. Укучылар Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр сөйләделәр һәм сугышта һәлак булган батырлар хөрмәтенә чәчәкләр бәйләме куйдылар.

Сәйтәк авылында "Үлемсез полк"

Корпункт: 

Сәйтәк авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган “Үлемсез полк” акциясы узды. Авыл клубы мөдире Ясминур Гизатуллина акцияда катнашучыларга бу чараның максатын аңлатты. Укучылар да үз фикерләрен җиткерделәр. Бәзәкә урта мәктәбе укучылары, “Ләйсән” балалар бакчасы, барлык мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Беренче тапкыр оештырылган бу парадка авыл клубы 37 авылдашыбызның фотосүрәтен әзерләгән иде.Авылыбызның барлык урамнары аша уздык.

Хәтерләрдән мәңге җуелмас, Җиңү елларының даннары

Корпункт: 

Илебезне кара кайгыга салган, бик күпләрне ятим иткән, яшь кызларны гаиләсез, хатыннарны тол калдырган иң канкойгыч, иң мәрхәмәтсез сугыш тәмамлануга 73 ел була. Шул уңайдан 7 нче май көнне Камай авылында сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг уздырылды. Бәйрәм алдыннан авыл урамыннан "Үлемсез полк" узды. Митингта Менделеевск районы башлыгы В.Чершинцев һәм Менделеевск районы ветераннар Советы рәисе Л.Сорокина катнаштылар һәм тыл ветераннарына үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Котлау сүзе белән Камай авылы җирлеге башлыгы И.Аглиева чыгыш ясады.

Бу жырлар сугышта жырланган…

Корпункт: 

Бөек Җиңү көне алдыннан, Менделеевск муниципаль районының «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсененең социаль эш буенча белгече Наталья Щербакова социаль хезмәт алучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Бу жырлар сугышта жырланган…» дип аталган музыкаль программа үткәрде. Чараның башында тернәкләнүчеләр, хәрби җырларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары «Көйне бел» конкурсында катнаштылар һәм рәхәтләнеп «Зәңгәр яулык», «Изге сугыш» һәм башка сугыш елы җырларын җырладылар.

Тойгуҗа авылы мәдәният йорты хәбәр итә

Корпункт: 

Тойгуҗа авылы җирлегендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Митингка килүче тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын , кайткан кунакларны район хакимияте исеменнән мәгариф бүлеге җитәкчесе К.Макаров. котлады. Авыл җирлеге башлыгы Р.Сафин, авылның ветераннар советы рәисе В.Муканова да үзләренең тәбрикләү сүзләрен әйтеп рәхмәтләрен белдерделәр.

Татар Ахтиялы авыл клубы хәбәр итә

Корпункт: 

Татар Ахтиялы авыл клубы хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үткән бәйрәм көннәрендә “Георгий лентасы” акциясе уздырдылар. Авыл клубы мөдире А.Минирахманова авылда яшәүче һәр кешегә Георгий лентасының мәгънәсе, ничек тагып йөрергә кирәклеге турында аңлатып, күкрәкләренә бәйрәм белән котлап ,ленталар такты. Шулай ук авылда яшәүче 21 сугыш чоры балаларын да бәйрәм белән котларга онытмады. Котлаулардан бер кеше дә читтә калмады. Бу көн авыл халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды.

“Укучыларның җиңү маршы”

Корпункт: 

1 нче мәктәпнең бер меңнән артык башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укучылары, укытучылар “Хәтер маршы” акциясендә, тантаналы митингта һәм Җиңү көне бәйрәме хөрмәтенә һава шарлары очыруда катнаштылар.

Мәңгелек ут булып яна хәтер

Корпункт: 

Бөек Җиңү көне алдыннан гимназиядә Батырлык дәресе узды. Анда сугышта һәлак булганнарның толлары, сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре катнашты. – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә илебездә яшәүче хатын-кызларның, шул исәптә бондюглыларның керткән өлеше бәяләп бетергесез булды. Алар сугыш хәрәкәтләрендә катнаштылар, тылда фидакарь хезмәт күрсәттеләр, әсирлектә иза чиктеләр, элемтәче, очучы, шәфкать туташы, эзтабар булдылар, – дип башлады сүзен алып баручы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиева.

Бөек Ватан сугышы Виртуаль музееның бер өлеше

Корпункт: 

Туган якны өйрәнү музеенда “Татарстан Республикасы Виртуаль музееның корреспондент пункты” махсус алтактасы урнаштырылды. – Безнең регионда бу юнәлештә без иң яхшылар арасында, – дип уртаклаша директор Елена Мещерякова. – Бу зур җаваплы эш, аны уңышлы гамәлгә ашырабыз һәм киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.