Менделеевский муниципальный район Республики Татарстан
Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.
Менделе́евский муниципа́льный райо́н (тат. Менделеевск районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — город Менделеевск.
“Безнең эш – хаклы! Дошман җиңеләчәк! Җиңү безнең якта булачак!”– һәр көнне фронтта да, тылда да совет халкы зур ышаныч һәм өмет белән Юрий Левитан сүзләрен тыңлады. Алар Бөек Җиңү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр, кайчакта мөмкин булмаганны да, хәтта тир һәм кан белән дә, Ватанны саклау өчен тормышларын аямадылар.
Валерий Чершинцев “Менделеевск шәһәре оешуның 50 еллыгына” истәлекле билгесен шәһәрдәшебез Раиса Куршаковага тапшырды, - дип хәбәр итә газета "Менделеевск яналыклары". Раиса Куршакова 80 яшьлек юбилеен билгеләде. Ул Әфганстан террит ориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә хезмәт бурычын үтәгәндә улы һәлак булган газиз ана. Юбилей көнендә аны район башлыгы Валерий Чершинцев, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, дуслары котлады.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашып килгән көннәрдә Камай авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар китапханәгә экскурсиягә килделәр. Китапханәче Г.М. Галимуллина кечкенәләргә “Безнең бабайлар эзеннән” исемле батырлык сәгате тәкъдим итте.
Менделеев муниципаль районындагы "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү булекчәсендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын уздыруга әзерләнү буенча язгы шәфкатьлелек атналыгында «Без бергә!» исемле акция уздырылды. Чараның максаты: социаль проблемаларны хәл итү, яңа идеяләрне гамәлгә кертү; халыкның гражданлык активлыгын күтәрү. Чараның бурычлары: шәһәр халкын эшчәнлеккә тарту; Бөек Ватан сугышы ветераннарына кирәкле ярдәм күрсәтү.
30 апрель көнне Иске Гришкин мәдәният йорты хезмәткәрләре ветераннарны котлау акциясе кысаларында Камашева Натаья Петровнада булдылар. Наталья Петровна сугыш ветеранының тол хатыны. Бәйрәм белән котлау сүзләрен ул күз яшьләре белән тынлап, узенен изге теләкләрен җиткерде. Наталья апага Георгий тасмасы hэм күчтәнәч тапшырылды.
“Җиңү язы” хор музыкасы фестивалендә Менделеевск ветераннар хоры беренче урынны алды. Алабугада III Региональ “Җиңү язы” хор музыкасы фестивале Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде. 12 коллектив үз программаларын тәкъдим иттеләр: Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга, шәһәр тибындагы поселеклар- Балык Бистәсе һәм Урыссу (Ютазы районы), ә шулай ук Нижнетроицк һәм Башкортстан республикасының Туймазы шәһәрләреннән.
Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артём Мессеев сүзләренчә, районда 9 Май бәйрәме алдыннан “Менделеевские новости” газетасы редакциясе оештыруында “Ветеран янәшәдә яши”, “Георгиев тасмасы”, “Балалар – ветераннарга, ветераннар – балаларга”, “Обелиск”, “Җиңү варислары” акцияләре үткәрелә. Укучылар сугышта катнашучылар белән очрашачак, Советлар Союзы Геройлары истәлегенә спорт эстафетасы, массакүләм велочабыш планлаштырыла.
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан 7 нче мәктәп укучылары сугыш чоры балалары белән очрашты. Чара икенче сыйныфлар чыгышы белән башланды. Мәгариф Идарәсе начальнигы Константин Макаров, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, мәктәп директоры Ильшат Кашипов, «Альфа» ТИС рәисе Лидия Маслова җыелганнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр, сәламәтлек һәм имин тормыш теләделәр.
Наҗия Хаҗиеваны котлауны район башлыгы Валерий Чершинцев шундый сүзләрдән башлады. – Сезнең изгелек, шәфкатьлелек белән сугарылган тормышыгыз яшь буын өчен үрнәк булып тора, – дип дәвам итте Валерий Сергеевич, юбилярга исемле открыткалар, чәчәк һәм бүләк тапшырып. Ихлас теләкләрне шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козырева, «Карповчы» ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова җиткерделәр. Наҗия Сәлимгәрәевна төп бондюглы. – Гаиләдә дүрт бала үстек, – дип сөйли ул, – әтине 42 яшендә фронтка алдылар, озакламый «похоронка» килде.