Ютазинский

Корпункт

 МБУ "Каракашлинский краеведческий музей им. Шарафиевой С.Ш." 

Адрес: Ютазинский район, село Каракашлы, ул. Сирина Батыршина, дом 36

Ютазинский муниципальный район Республики Татарстан

Ютазинский муниципальный район (тат. Ютазы районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — посёлок городского типа Уруссу.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган смотр концертлары дәвам итә.

Корпункт: 

Район предприятиеләре һәм бюджет оешмалары арасында бара торган үзешчән сәнгать осталары сморт-бәйгесен кичә район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дәвам итте. Мәртәбәле жюрига бүген узачак гала-концерт өчен иң яхшы номерларны сайлап алырга, мөгаен, ансат булмагандыр. Чөнки һәр концерт номеры сәнгатьле һәм үзгә булды. Бөек Ватан сугышы елларында – фронтта һәм тылда хатын-кызлар кылган бөек батырлыкларны, зур эшләрне балалар бакчалары, мәктәп, балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре үз чыгышлары аша тамашачы күңеленә җиткерә алды.

Тыл хезмәтчәне Татьяна Анисимова матур картлык кичерә

Корпункт: 

Әлбәттә, үсмер чагы Бөек Ватан сугышы елларына, яшьлеге сугыш тар-мар иткән халык хуҗалыгын тергезү чорына туры килгән кызның тормышында михнәт тулы көннәр аз булмагандыр.

Мөхтәрәмә әби Хәйртдиновага – 99 яшь

Корпункт: 

Ютазы авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы Хәйртдинова шушы көннәрдә үзенең туксан тугызынчы язын каршы алды.

Акбаш авылында Сөгдә әби Тимербаева мөстәкыйль тормыш белән яши

Корпункт: 

Аңа 90 яшь тулды. Буа районының Анкаба авылында гади крестьян гаиләсендә туган кызчык 12 бала арасында җиденчесе була.Әлбәттә, аңа мәктәп партасы артында озак утырыга язмый. Сөгдә бик иртә “уф алла” арбасына җигелә. Ә инде совет власте баласыз кешеләргә салым керткәч, ул авылыннан, гомумән, чыгып кача. Мәскәүгә барып урнашкан кыз төзелештә эшли. Башкала урамында ул сөйгән яры Галимҗанын очрата. 1953 елда Акбашка күченеп кайткан яшь гаиләнең бер-бер артлы биш баласы туа. Бүген чал чәчле ана шул балаларының, күп санлы онык һәм оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши.

Бәйрәкәтамак авылында яшәүче Мотыйгулла ага Габдуллинга – 90 яшь

Корпункт: 

Баулы районының Яңа Шалты авылында дөньяга килә ул. Балачак еллары дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Шулай да малай җиде сыйныф белем ала.

Урыссулы Самига әби Сафиуллинага – 90 яшь

Корпункт: 

Самига Шәймөхәммәт кызы Сафиуллина Кәрәкәшле авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә.

Асия Авзал кызы Усманованың – олуг юбилее

Корпункт: 

Асия Авзал кызы Усманова 1928 елның 29 гыйнварында Кече Урыссу авылында дөньяга килә. Балачагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән кызчыкка бик иртә олыгаерга туры килә – ул өлкәннәр белән беррәттән колхоз эшенә чыга, берьюлы мәктәптә дә укый. 1952 елда гаилә корган Асия хезмәт юлын Ютазы элеваторында дәвам итә. Кырык елдан артык гомер кичергән ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул дүрт оныгына кадерле әби. Күп санлы юбилей медальләре белән хөрмәтләнгән тыл хезмәтчәне Асия Авзал кызы Усманова туксан яшьлек юбилее көнендә дә кадер-хөрмәтнең зурысына лаек булды

Бар шатлыгы - оныклары

Корпункт: 

Бәйрәкә авылында яшәүче хезмәт ветераны Мәүгыйдә Кадыйр кызы Хәлиуллинага 90 яшь тулды. Гәҗитебез кунагы хәзер инде исеме тарих битләрендә генә язылып калган матур табигатьле Баланлы авылында дөньяга килә. Мәүгыйдәнең язмыш китабы битләренә дә шактый сынаулар языла. Ул 1947 елга кадәр туган авылында хезмәт куя. Шул елны ул Бәйрәкә авылы ир-егетенә кияүгә чыга һәм ир йортына күченеп китә. Гомере буе колхозда эшләгән тыл хезмәтчәне, лаеклы ялга чыкканчы соңгы 10 елын балалар бакчасында аш пешерә.

Ютазы районы "Сугыш чоры хатлары" күргәзмәсе эстафетасын кабул итте.

Корпункт: 

Ютазы районы Мәдәният йортында, 24 гыйнварда, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе проекты кысаларында, "Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар" дип исемләнгән күргәзмәне ачу тантанасы узды. Чарада район җитәкчелеге, иҗтимагый оешма, музей, "Яшь армиячеләр" хәрәкәте членнары, мәктәп укучылары, район халкы катнашты.

Бәйрәкәдә яшәүче Хөмәйрә Вәлиәхмәтованың гомер бәйрәме

Корпункт: 

90 яшен тутырган тыл хезмәтчәне Хөмәйрә Нури кызы Вәлиәхмәтова тумышы белән Бәйрәкә авылыннан. 1928 елның 10 гыйнварында ишле балалы гаиләдә дөньяга килгән кызчык хезмәт тәрбиясе күреп үсә. Бик иртә колхоз эшенә керешкән Хөмәйрә лаеклы ялга чыкканчы туган авылында хезмәт куя. Дүрт балага гомер биреп өлгергән анага ир хатыны булып озак яшәргә генә насыйп булмый – ул бик иртә тол кала. Улларына әти дә, әни дә булган Хөмәйрә Нури кызы бүген аларның тәрбиясендә яши.