Ютазинский

Корпункт

 МБУ "Каракашлинский краеведческий музей им. Шарафиевой С.Ш." 

Адрес: Ютазинский район, село Каракашлы, ул. Сирина Батыршина, дом 36

Ютазинский муниципальный район Республики Татарстан

Ютазинский муниципальный район (тат. Ютазы районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — посёлок городского типа Уруссу.

Урыссу бистәсендә гомер итүче Хөснулла Галимуллинга – 90 яшь

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы ветераны Хөснулла Галимулла улы Галимуллин тумышы белән Башкортстаннан. Ул рус-япон сугышында катнаша. Җиңү белән әйләнеп кайткан фронтовикны язмышы Урыссу төбәгенә алып килә. Хөснулла Галимулла улы, өч балага гомер бүләк иткән тормыш иптәше белән ярты гасырдан артык гомер кичерә. Кызганычка, бүгенге олуг юбилеен ул сөекле хатыннан башка каршы ала, аның каравы, аның тирәсендә балалары, күп санлы онык һәм оныкчыклары бөтерелеп тора.

Чал чәчле райондашыбызга сентябрь аенда 85 яшь тулды.

Корпункт: 

Керкәле авылында гомер итеп, савымчы булып эшләгән Бибисәлимә Хөсәенова яшь һәм үткер вакытында картлыгын туган нигезеннән еракта, картлар йортында каршы алырмын, дип уйлаган иде микән?! Чал чәчле райондашыбызга сентябрь аенда 85 яшь тулды. Бүген Актүбә картлар йортында яши торган Бибисәлимә Хөснулла кызын гомер бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева тәбрик итте.

Курск дугасы сугышында катнашкан Миннебай Миннекәев котлаулар кабул итте

Корпункт: 

Урыссу бистәсендә гомер итүче ветеран Миннебай Миннекәй улы Миннекәев Курс дугасы сугышында совет гаскәрләре җиңү яулауның 74 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итте. Унтугыз яшендә Ватаныбызны фашист илбасарларыннан азат итәр өчен көрәшкә ташланган Миннебай Миннекәевка илебез тынычлыгы хакына күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен рәхмәт сүзләрен район җитәкчеле исеменнән район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Кәримова җиткерде. Ветеранны тарихи дата белән район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте.

Урыссу бистәсендә яшәүче Лидия Густова йортында зур бәйрәм

Корпункт: 

Ржевкий районында моннан туксан ел элек дөньяга килгән кыз, Бөек Ватан сугышы башлангач, гаиләсе белән Башкириягә эвакуацияләнә. Шаран районының Преображенка авылының балалар бакчасында нянячка булып эшли. 1952 елда Урыссу бистәсенә күченеп килгән Лидия гаилә кора, ике балага гомер бүләк итә. Озак еллар сәүдә өлкәсендә хезмәт куя, поселок советы депутаты булып берничә тапкыр сайлана.

Урыссулы Камил Абдулхәкимовка - 90 яшь

Корпункт: 

1927 елның 26 августында Әлки районында дөньяга килгән малайны нужалы дөнья бик тиз олыгайта. Ат җигеп, җир сукаларга чыккан үсмер бераздан трактор руле артына утыра. Камил Зиннәт улына “Коммунар” советлар илендә җитештерелгән беренче тагылмалы ашлык комбайнында да эшләргә насыйп була. Юбилярның озын гомер елларына урман кискән, окоп казыган, шахтада эшләгән чорлары да язылган. 1954 елда гаиләсе белән Урыссуга күченеп килгән Камил Абдулхәкимов электр станциясендә эшли һәм әлеге хезмәт коллективына ул 33 ел гомерен бирә.

Ютазы авылыннан Шәмсуллина Наилә апаны Владимир Путин котлады

Корпункт: 

Башкортстанның Ярмәкәй районы Иске Турай авлында туган, бүгенге көндә Ютазы авылында яшәүче Наилә апа Шәмсуллина бүген үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Урыссу бистәсендә яшәүче Асия апа Гарифуллинага - 85 яшь

Корпункт: 

Тумышы белән Бәйрәкә авылыннан булган Асия Зумагул кызы Гарифуллина, Бөек Ватан сугышы башланганда сигез яшьтә генә булуына карамастан, әтисенең фронтка чыгып киткән көнен бүгенгедәй хәтерли.

Урыссулы Әнвәрия әби Гәләүтдинова йортында бүген зур тантана

Корпункт: 

Моннан 90 ел элек, Ютазы районының Ташлы авылында туган Әнвәрия Хәсәнша кызы Гәләүтдинова бүген бәхетле картлыгын бөтен уңайлыклары тудырылган фатирда каршы ала.

Акбаш авылыннан Миңнезәйтүнә әби Бәдретдинова озын гомернең сере хәрәкәттә диде

Корпункт: 

Баулы районының Исергәп авылыннан Сөләйман бабай гаиләсендә туган балалар арасында Миңнезәйтүнә иң өлкәне була. Әтиләре вафат булгач, табигый ки, тормышның авыр йөге дә иң әүвәл аның иңнәренә төшә. Ундүрт яшьлек кыз фермага сыер саварга килә. Буыннары да ныгымаган баланың авыр һәм тупас эштән куллары сызлый башлый һәм ул хезмәт юлын бозаучыкта дәвам итә.

Әбсәләм авылында яшәүче Әмирҗан ага Шәрәфетдиновның олуг юбилее

Корпункт: 

Әбсәләм авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әмирҗан Сани улы Шәрәфетдиновка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.