Спасский

Корреспонденты:

— bolgarbiblio (Бедова Марина), МБУ "Межпоселенческая центральная библиотека" Спасского муниципального района РТ, ул.Хирурга Шеронова, д.19, тел. 8 (84347) 30441, bolgarbiblio@mail.ru

— Мидхатов Ильхам ilkhamm@mail.ru

Спасский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Спа́сский райо́н (тат. Спас районы) — муниципальный район на юго-западе Республики Татарстан.

Юбилейларын билгеләп үттеләр

Корпункт: 

Бу көннәрдә тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Никольскидан Александра Сорокина үзләрен туксан яшьлек юбилейны билгеләп үттеләр. Лаеклы тормыш юлын үткән кеше. Александра Федоровна гомере буе мәктәптә башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән, Никольскидагы шактый балалар өчен серле белем дөньясына юл ачарга ярдәм иткән. Сугыш елларын да, сугыштан соңгы авырлыкларны да күп күрергә туры килгән, шуңа карамастан, сынауларны намус белән үтә алган.

Хәйруллинның Хәйрия фонды хезмәткәрләре тырышлыгы белән бәйрәмнәр тагын да күңеллерәк үтә башлады

Корпункт: 

Хәйруллинның Хәйрия фонды хезмәткәрләре өчен ике бәйрәм атнасы да күңелле мәшәкатьләр белән үтте. Менә унөченче ел инде фонд сугыш ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, олы яшьтәге кешеләрне игътибар үзәгендә тота. Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан алар Әлки, Алексеевск, Спас районнарындагы Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларында яшәүчеләргә котлаулар һәм азык-төлекләр тутырылган бүләкләр өләшеп чыктылар.

Яшьләргә үрнәк күрсәтә

Корпункт: 

Хезмәт ветераны Мәмдүдә Бикбулатова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дигән республика конкурсында җиңеп чыкты. Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәменә багышлап Казанда үткәрелгән тантанада тапшырды. Мәмдүдә Халәф кызына тырыш хезмәте, зур җәмәгать эше алып баруы, лаеклы балалар үстерүе өчен зур рәхмәт белдерделәр. http://tatfrontu.ru/person/bikbulatova-mamduda-halyafovna

Яшь рәссамнар – сугыш турында

Корпункт: 

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге “Баш иябез сиңа, Россия солдаты” темасына уздырган рәсем конкурсына йомгак ясалды. Конкурска барысы 123 эш җибәрелгән. Оештыручылар әйтүенчә, тәкъдим ителгән кайбер рәсемнәр аеруча зур игътибарга лаек. Бу инде педагоглар һәм ата–аналарның балалар белән ныклап шөгыльләнүе турында сөйли.

Ветераннар һәм яшьләр – бергә

Корпункт: 

Казандагы “Корстон” күңел ачу комплексында “Ветераннар һәм яшьләр” дигән республика форумында алты йөздән артык кеше катнашты. Аңа безнең район делегациясе дә барды. Делегация составына Җәмил Мөхәммәтшин, Михаил Тюленев, Фиркат Галимов, Анатолий Некрасов, Валентина Полякова, Валентина Вьюговская, Спас районы хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов һәм тармак технологияләре техникумы студентлары Егор Васильев, Сергей Мулинов, Айсылу Ваһаповалар керде.

Районы башлыгы 90 яшь тулу белән С. Г.Закированы котлады

Корпункт: 

15 февральдә 2016 елның Спас муниципаль районы башлыгы К. А. Нугаев 90 яшь тулу белән С. Г.Закированы котлады. Сания Гильмутдиновныга котлау открыткалары РФ Президентыннан В.В. Путинан һәм үз исеменнән тапшырды. Шулай ук юбилярны котладылар – авыл җирлеге башлыгы - Захаров К. А., ветераннар советы рәисе - М. А. Тюленев , социаль яклау хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары.

Сугыш кына була күрмәсен

Корпункт: 

Кибет ишеген ачып керүгә, йөзеннән нур бөркелеп торучы олы яшьтәге бу ханым иң әүвәл ипи сата торган бүлеккә юнәлә. Җәүһәрия апа өчен бу якты дөньяда ипидән дә кадерле нәрсә юк. Балачак елларында Ленинград блокадасын, кешеләрнең үзәгенә үткән ачлык газапларын кичереп тә исән калуын могҗиза дими, тагын ни дисең. Шуңа күрә ипине табын түрендә кадерләп саклый. Кибеттән һәрвакыт запас белән алып кайта. Күршеләренә дә кертеп биргәли…

Язмаларда шул чорлар сулышы

Корпункт: 

Әлеге язмамны район газетасының 1940-1945 елларда басылып чыккан материалларына нигезләнеп эшләдем. Көектә Буденный исемендәге колхоз 1930 елны төзелә, әмма мине 10 ел узганнан соң колхозда нинди үзгәрешләр булуы кызыксындырды.

Кыю сугышчы булган

Корпункт: 

Иске Рәҗәп авылыннан Сафа һәм Гөлсем Сафиннарның Бөек Ватан сугышы елларында фронтка берьюлы өрлектәй алты улларын озатуны сирәк очрый торган хәл, дип әйтергә була. Ибраһим, Шәйдулла, Габбаз, Әхтәм төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алсалар да, туган якларына кайту бәхетенә ирешә. Ә менә Хәсән белән Габдуллаҗан хәбәрсез югалган.

Озак яшәүнең сере

Корпункт: 

Күптән түгел безнең шәһәребездә яшәүче Анна Синицинага туксан яшь тулуы турында язып чыккан иде инде. Шул уңайдан безнең хәбәрчебез аның белән очрашып, сөйләшеп утырды.