Спасский муниципальный район Республики Татарстан
Спа́сский райо́н (тат. Спас районы) — муниципальный район на юго-западе Республики Татарстан.
Корреспонденты:
— bolgarbiblio (Бедова Марина), МБУ "Межпоселенческая центральная библиотека" Спасского муниципального района РТ, ул.Хирурга Шеронова, д.19, тел. 8 (84347) 30441, bolgarbiblio@mail.ru
— Мидхатов Ильхам ilkhamm@mail.ru
Спа́сский райо́н (тат. Спас районы) — муниципальный район на юго-западе Республики Татарстан.
Укучылар һәм студентлар арасында 1нче мәктәп укучылары, оешмалар арасында – мәгариф бүлеге җиңеп, кубокка ия булды. Икенче урынга Иске Рәҗәп мәктәбе һәм район Советы һәм башкарма комитеты командасы чыкты. Аларга дипломнар һәм көмеш медальләр тапшырылды. Өченче урынны Антоновка укучылары һәм “Спас коммуналь челтәрләре” командасы алды. Барлыгы ярышларда ундүрт команда катнашты.
Кичә балалар китапханәсендә бер төркем яшьләргә паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Кичә район Мәдәният йорты сәхнәсендә Борис Васильевның “А зори здесь тихие...” әсәре буенча спектакль премьерасы булды.
Күптән түгел район ветеран оешмалары советына бүләкләү кәгазьләре һәм приказларының күчермәсе килде. Аларда районның сугыш елларында орден һәм медальләргә лаек булган дүрт кешенең батырлыгы бәян ителгән. Республиканың ветераннар советыннан алынган әлеге документларның эчтәлеге газета укучыларыбызда да кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз.
Анастасия Бузукина, Бөек Ватан сугыш ветераны (Болгар шәһәре):
Сәетгәрәй Мәхмүт улы Мистахов 1923 елда Ямбакты авылында туа. Бик күпләр кебек, аңа да авыр сугыш юллары үтәргә туры килә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ул Iнче дәрәҗә Ватан сугышы, IIIнче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Үткән чәршәмбе көнне “Казанский обвод” һәйкәле янында тамырлары ныгып өлгергән бик матур зәңгәр чыршылар утырттылар.
Бу чара – сугыш чоры кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәргән һәм Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләгән буын кешеләренә карата олы хөрмәт һәм ихтирам билгесе. Ветераннар үзләрен республика башкаласына чакырулары һәм бәйрәм алдыннан бүләк тапшырулары өчен рәхмәт әйттеләр.
9 майда Балымер авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга һәйкәл ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы халкы Җиңүгә үзеннән зур өлеш кертте. 28 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 ветеранга һәм тыл хезмәтчәннәренә “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырды. Без исән ветераннарның кадерен белергә, вафат булганнарны беркайчан онытмаска тиеш.