Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

«Авыр дәрес, әмма тарих»...

Корпункт: 

Олы Әтнә урта мәктәбендә 1-11 сыйныфларда «Разговоры о важном» кысаларында махсус дәрес уткәрелде. Бөек Ватан сугышы чорында нацистлар һәм аларның иярченнәре тарафыннан совет халкына каршы геноцидны искә алдылар биредә. Укучылар геноцид төшенчәсе, кешелеккә каршы нинди җинаятьләр ясалуы белән таныштылар. "Аның министрлык тарафыннан әзерләнгән материаллар, видеофильмнар белән ныгытылуы аеруча үтемле булды". - дип саный завуч. Патриотик рухтагы әлеге дәрес укучы балаларга нык тәэсир итте.

Абдуллин Бәхрам Абдулла улы бүгенге көндә Кышлау авылында бердәнбер тыл ветераны

Корпункт: 

Инде 90 нчы дистәне вакласа да сугыш китергән афәт-газапларны, хатирәләрне онытмый. "- Илдә сугыш башлануын мин әтидән ишеттем. Авылдан бер-бер артлы сугышка китә башладылар. Башта гармун уйнап, җырлап озатсалар, соңрак, болай гына киттеләр. Кешеләр белән бергә колхозның иң яхшы атларын да алдылар.

Олы Мәңгәр авылы җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннары һәм тыл ветераннары белән очраштылар

Корпункт: 

Олы Мәңгәр авылы җирлеге башлыгы Фәридә Филатова сугыш ветераннарының тол хатыннары һәм тыл ветераннары белән очрашты. Сугыш ветераннарының тол хатыннары һәм тыл ветераннарына Бөек Жиңү бәйрәме уңаеннан Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм кучтәнәч пакетлар тапшырылды.

Олы Мәңгәр мәктәбендә сугыш чорында балалар йортында яшәгән латыш балалары турында документаль фильм төшерелә

Корпункт: 

08.02.2023 Олы Мәңгәр мәктәбендә сугыш чорында балалар йортында яшәгән латыш балалары турында документаль фильм төшерү максаты белән бер төркем кунаклар булып китте.

«Мин сине сагынам» документаль фильмын тәкьдир итү

Корпункт: 

02.03.2023 Олы Мәңгәр мәдәният йортында мәдәни багланышлар буенча Бөтенроссия “Православная молодежь” хәрәкәтенең төбәк бүлеге тарафыннан тормышка ашырылган «Мин сине сагынам» документаль фильмын тәкьдир итү булып узды.

Әтнәдә – «Җиңү диктанты»

Корпункт: 

2022 елның 3 сентябрендә Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында “Җиңү диктанты” узды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында узган халыкара тарихи диктант Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган иде. Катнашучылар “Җиңү диктанты”н Олы Әтнә урта мәктәбендә яздылар. Бирем үтәүчеләр махсус бланкларга җаваплар тутырдылар. Шунысы сөендерә, барысы 20 кеше катнашты. Араларында өлкәннәр дә бар иде.

Әтнәдә "Хәтер шәме" акциясе узды

Корпункт: 

22 июнь - тарихыбызда сагышлы көннәрнең берсе - Хәтер һәм кайгы көне. 81 ел элек бу көнне, 200 миллионга якын кешенең тормышы "сугышка кадәр һәм аннан соңга" бүленде. Дошман гаскәрләренең Советлар Союзына һөҗүме турында куркыныч хәбәр барлык шәһәрләргә таралды. 1418 көн һәм төн канкойгыч сугыш барды. 22 июнь сәгать 22:00 дә Олы Әтнә авылының "Туган ягым" мәдәният һәм ял паркындагы обелиск каршында "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясе кысаларында шәмнәр яндырылды.

12 июньдә Әтнә районының соңгы ветераны Мөршидә Гарифҗан кызы Бәдыйгова (Зарипова) вафат булды

Корпункт: 

2022 елның 12 июнендә Әтнә районының соңгы ветераны Мөршидә Гарифҗан кызы Бәдыйгова (Зарипова) вафат булды Ул 1925 нче елның 14 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның октябрендә эвакуацияләнәр һәм әти-әнисенең туган авылы Олы Бәрәзәгә кайталар. Сугыштан соң авыл егете белән тормыш корып биредә яшиләр. Олыгайган көнендә кызының тәрбиясендә була.

Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылы халкы Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Үлемсез полк" акциясенә кушылды.

Корпункт: 

Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылы халкы Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Үлемсез полк" акциясенә кушылды. Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумыннан старт алып, авыл үзәгендәге Совет урамы буйлап "Туган ягым" паркында Җинү Парады белән тәмамланды. “Үлемсез полк” акциясендә барысы 780 кеше катнашты.

Баш иябез Сезнең алда! (Бүгенге көндә Әтнә районының бердәнбер исән калган Бөек Ватан сугышы ветераны Бәдигова Мөршидә Гарифҗан кызын котлап).

Корпункт: 

Олы Бәрәзә авылыннан Мөршидә апа Бәдигова сугышка киткәнче үк, радио станция элемтәчесе булырга укый. Вазыйфасы – разведчиклар алып кайткан мәгълүматны, шифрлар аша элемтәчеләргә тапшыру була. Ә алары морзе әлифбасы аша тиешле урынга хәбәр җибәрәләр. Биредә төп таләп – төгәллек була. Мөршидә апа истәлекләреннән: