Атнинский

Атнинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Расположен на северо-западе Республики Татарстан, граничит с Арским и Высокогорским районами РТ и Моркинским районом Республики Марий Эл. Территория района составляет 681,4 кв.км. Население района составляет 13295 человек.

Сугышта һәләк булган якташыбыз Һидият Сибагатов истәлегенә

Корпункт: 

Сугышта һәләк булган якташыбыз Һидият Сибагатов истәлегенә Бөек Җиңүнең 65 еллыгы көннәрендә, 2009 елда, Тверь өлкәсе Зубцово шәһәрендә Күәм авылында яшәп, сугышка Әтнә хәрби комиссариатыннан чакырылган Һидият Сибагат улы Сибагатов җәсәде табыла. 2009 елның маенда Тверь өлкәсе Старица шәһәренең”Русь” эзләнү отряды Тверь өлкәсенең Зубцово районында Бөек Ватан сугышында блиндажда һәләк булган 26 совет солдатының сөякләрен һәм 2 үлем медальонын таба.

“Сез безнең хәтердә”

Корпункт: 

22 июнь “Хәтер һәм кайгы көне”ндә Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә “Сез безнең хәтердә” дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Китапханәче Гарифзянова Гөлшат укучыларны сугыш турындагы хәтирәләр белән таныштырды.

Асия Шәйхетдиновага 95 яшь.

Корпункт: 

95 яшьлек олы юбилеен билгеләп узучы Асия Шәйхетдинова гасырга якын гомерен күз алдыннан кичереп, әнә шулай ди. Тумышы белән Әтнә районы Мокшы авылыннан булган Асия әби бүген Ары авылында, оныгы Алсу белән кияве Ришат тәрбиясендә гомер кичерә. Гаиләләрендә биш бала үсә алар.Әтиләре әле сугыш башланганчы ук вафат була. Асиягә кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Яшьтәшләре кебек үк, бар авыр эшкә дә куркып тормый, тотына ул. Кечкенә генә иңнәре аның кадәр йөккә ничек түзгәндер, исең китәрлек.

"Голос Победы - Җиңү авазы 2021"...

Корпункт: 

19 июнь көнне Питрәч районында үткән Республикакүләм "Голос Победы - Җиңү авазы 2021" милли хәрби патриотик җыр бәйгесендә Әтнә районы талантлары катнашты. Динара Хамбалова, Инзилә Гарипова, Мәрьям Залилова чыгыш ясап, 3 дәрәҗә лауреат булып, гала концертка үттеләр. Кызларыбыз дипломнар, җиңү статуэткасы һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Афәрин кызлар!!!

"Әтнә таңы" - икенче!

Корпункт: 

Бүген Лаеш районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең күчмә утырышы узды. Утырыш кысаларында җиңүчеләрне бүләкләү булды . Массакүләм мәгълүмат чараларында хатын-кызлар батырлыгы турында иң яхшы язмага конкурс үткәрелгән иде. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызлар батырлыгына багышланган, «У войны не женское лицо…» дип исемләнгән социаль-гуманитар проект бу. Җиңүчеләр арасында Әтнә районында чыга торган "Әтнә таңы" газетасы да бар. Конкурста “Әтнә таңы” газетасы мактаулы II урын алды.

Ачлык ... Бу сүз хәзерге буынга таныш түгел

Корпункт: 

Ачлык ... Бу сүз хәзерге буын яшьләренә кинофильмнар, дәреслек һәм тарихи әсәрләр аша гына мәгълүм. Корылыкның нәкъ уртасында калган Татарстандагы, Идел буендагы 1921-1922 нче елгы ачлыкны трагедия дип атарга мөмкин. Ачлыкның төп авырлыгы авыл һәм андагы кешеләр өстенә төшә. “Мин ... халкымның үткәненә, үземнең биографиямә әйләнеп кайтам.

Быел да Суслонгерга бардылар...

Корпункт: 

Арча-Әтнә хәрби комиссариатыннан 19 июнь көнне иртәнге алтыда бер төркем делегация, матур традицияне дәвам итеп, Суслонгерга бардылар. Хәтер мәңгелек. Бөек Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы бшланган көн алдыннан, биредә мари урманнарында гомере өзелгән авылдашларыбыз, якташларыбыз, татарстанлыларның рухларына дога кылып, каберлеккә чәчәкләр утыртуны, барырга теләге булганнарны алып баруны хәрби комиссариат матур традициягә әйләндерде. 2015 елда Суслонгерга беренче тапкыр аяк баскандагы авырлыкны, шомны, түгелгән күз яшьләрен, кайтканнан соң шул энергетика белән яшәүне...аңлату бик авыр.

Флюра Шакировага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында гомер кичерүче Флюра Сафа кызы Шакирова бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә.

Әтнә районы Күәм авылы картасы (1941-1945 еллар).

Корпункт: 

Бу картаны Әтнә районы Күәм мәдәният йорты җитәкчесе Борханов Фәрит Фоат улы Бөек Җиңүнең 75-еллыгына карата төзегән булган. Картада сугышка китүчеләр, сугыштан кайткан һәм кайта алмаганнарның тамгалары бар. Шулай ук сугышка китүчеләрнең йорт урыннарында яшәүче булганың бер төсле итеп, ә инде буш йорт урыннарын (яшәүчесе булмаганнарны) икенче төсле итеп билгеләгән ул. Шулай итеп Әтнә районы Күәм авылында сугышка кадәр 322 хуҗалык исәпләнгән. 254 кеше бу авылдан сугышка киткән. Шуларның 125-се кире туган авылына әйләнеп кайта алган. Ә инде 129 кире әйләнеп кайтмый калган.