Кукморский

Кукморский муниципальный район Республики Татарстан

Кукморский район был образован в 1930 году. Ранее Кукморская волость входила в состав Мамадышского кантона Татарской АССР. Район был упразднен в 1963 году, территория передана в состав Сабинского района. Восстановлен в январе 1965 года.

Зур Сәрдектә Татарстан Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов белән очрашу булды.

Корпункт: 

Зур Сәрдектә Татарстан Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов белән очрашу булды. Яңа Савин районы мәктәпләренең берсеннән килгән агитгруппа чыгышы, Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиевның чыгышлары бик эчтәлекле һәм гыйбрәтле булды. Бу очрашуда Янил авылыннан "Кар десанты" төркеме җитәкчесе Ринат Шакиров та катнашты. Хәбәрсез югалган авылдашларыбыз турындагы документларны кулга алу - авылыбыз тарихының тагын бер битенә язылачак зур вакыйга, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.

Сәлимов Харис Хабибулла улы язган солдат хатлары

Корпункт: 

Сәлимов Харис хәбибулла улы 1909 елның январендә Алабуга өязе Морт авылында сәүдәгәр - приказчик гаиләсендә туган. шул ук елда Сәлимовлар гаиләсе Мамадышка күчеп киткәннәр. Харис 1925 елда Мамадыш педагогик училиәесын тәмамлап, Байлар Сабасы мәктәбендә укыта. 1929 елда бер төркем укытучылар Кукмара районы Мәчкәрә авылы крестьян яшьләре җидееллык мәктәбенә кучеп киләләр. Сәлимов анда татар теле һәм әдәбияты укыта., берничә елдан завуч була. 1934 елда аны Кукмара №1 урта мәктәбенә завуч итеп күчерәләр. 1942 елның апрелендә сугышка китә. 1944 елның августында һәлак була, кабере Молдавиядә.

Безнен юбиляр Мирзин Әхәт Мирза улына - 100 яшь.

Корпункт: 

Кукмара районы Түбән Арбаш авылында туып, хәзерге көндә Кукмарада олы улы һәм килене тәрбиясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мирзин Әхәт Мирза улына 15 февральдә 100 яшь тулды. Әхәт Мирза улы институт тәмамлап, эшкә урнашуга, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул елларда Ерак Көнчыгышта, Тын океан флотындагы истребительләр авиациясендә разведчик булып хезмәт итә. Ә сугыштан кайткач, үзенең туган авылы Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. География-биология фәннәрен укыта, соңыннан мәктәп директоры булып эшләп, “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була.

60 ел бергә.

Корпункт: 

Алтмыш ел алты ел кебек узган. Яхшы кеше белән сөйләшсәң, күңелең ачылыр, дигән әйтем бар. Һич арттырып әйтүем түгел: Кукмарада яшәүче Разыя апа һәм Мулланур абый Сафиннар әнә шундый затлар икән. Алтмыш ел бергә гомер кичереп, тормыш тәҗрибәсе, зирәклек туплаган бу парның, дөрестән дә, йөзләреннән сөйкемлелек, күңел пакьлеге бөркелеп тора. Алар белән сөйләшеп утыру җанга рәхәтлек бирә. Әлбәттә инде, беренче сүз итеп, ничек табышу-кавышулары хакында сораштым.

87 яшьлек чигүче Гөлбану Ибрагимова

Корпункт: 

Чигүче Гөлбану әби Кукмара районында урнашкан Уразай авылы+ элек-электән чигүчеләр һәм шәл бәйләүчеләр төбәге саналган. Әмма хәзер андый кул осталарын биредә бармак белән генә санарлык. 87 яшьлек Гөлбану Ибраһимова, мәсәлән, Чишмәбаштан килен булып төшкәч тә, Уразай халкын үзе чигәргә өйрәткән. -Яшь вакыттан ук чиктем, гомер буе тегү тектем. Күптән түгел ике күземә дә операция ясадылар. Берсе начаррак күрә, ике күз булгач, бер-берсенә булышалар тагы. Барыбер кулдан энә төшми, Аллага шөкер! – ди ул.

Геройлар көне Зур Сәрдек авылында

Корпункт: 

9 декабрь Россиядә Геройлар көне буларак билгеләп утелә, ә бу – Ватаныбыз азатлыгы өчен тормышларын кызганмаган чын батырларны хөрмәтләп искә алу өчен тагын бер сәбәп. Шул уңайдан, Кукмара районы Зур Сәрдек авылы мәдәният йортындагы “Туган як” музеенда ачык ишекләр көне үткәрелде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты – үз Ватанын яратучы гражданнар тәрбияләү, Россия геройларын хөрмәтләп искә алу, тарихи даталарга игътибарлы булырга кирәклеген төшендерү, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту.

Гарипова Кәнҗибану Хәбибулла кызына 90 яшь

Корпункт: 

Балыклы авылында яшәүче Гарипова Кәнҗибану Хәбибулла кызына 90 яшь тулды. Юбилярны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды. Шулай ук “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, юбилярның якыннары һәм туганнары да үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.

Шахмаева Елизавета Александровна - безнең юбиляр.

Корпункт: 

Кукмарада гомер кичереп, бүгенге көндә Ошторма Юмьяда яшәүче Шахмаева Елизавета Александровна шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина котлады. Алар туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырылдылар. Шулай ук “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева, Ош.Юмья авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазановлар да юбилярга үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.