Тукаевский район

Корпункт:

МБУ "Общественно-патриотический музей "Гиндукуш"

Адрес: РТ, Тукаевский район, с. Старое Абдулово, ул. Центральная, д. 16

Ответственный: Гарипова Резеда Рависовна

Эл. почта: Rezeda.yakupova77@mail.ru

Телефон: 8552-37-06-61, 89196271084

Тукаевский муниципальный район Республики Татарстан

Тукаевский муниципальный район (тат. Тукай районы) — муниципальное образование в России, на северо-востоке Татарстана, административный центр — в городе Набережные Челны (сам город является городом республиканского подчинения и образует городской округ).

Батырлык онытылмый

Хәтергә кереп кала торган истәлекле бәйрәмнәр еш үткәрелә безнең Әҗмәкәй авылда. Менә бүген, май аенда уздырылган, Бөек Җиңү көнен искә аласы килә. Сугыш башланган көн, ничә буын кешеләрнең язмышын җимергән каһәрле көн ул. Илебез халкы Бөек Җиңү көнен горурлык белән бәйрәм итә. Президентыбыз В. Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүне бер көндә генә искә алмыйлар диде.

Алар мәңге безнең йөрәктә

Күзкәй мәдәният йорты территориясендә «Хәтер көне»нә багышланган чара узды. Чараны сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова ачып җибәрде. Соңыннан район ветераннар һәм инвалидлар советы президиумы әгъзасы Мулланур Сабиров үзенең балачак һәм үсмер елларын сөйләп китте. Чарада шулай ук Күзкәй авыл ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Кәүсәрия Хафизова да катнашты. Җыелганнарга тыныч-имин көннәр, бәхетле киләчәк теләде. Очрашудан соң бер минутлык тынлык белән сугыш кырында ятып калганнар, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнарны искә алдык.

"Родина" патриотик клубы "Кызыл гваздика"Бөтенроссия патриотик акциясендә катнашып Сертификат белән бүләкләнде

"Кызыл гваздика"Бөтенроссия патриотик акциясендә катнашып Кенәз мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Родина" патриотик клубы Сертификат белән бүләкләнде,директор Тузеева Тамара Егоровна

Сугыш корбаннарын искә алып шәмнәр яндырдылар, һәйкәлләргә чәчәк салдылар

Кнәз авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы башлану – Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» дип исемләнгән митинг уздырылды. Биредә район эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе, отставкадагы полковник Роберт Мулләхмәтов, Кнәз авыл жирлеге ветераннар советы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, солдатларның тол хатыннары, шулай ук Кнәз авыл җирлеге халкы катнашты.

Яңа поселогы мәдәният йортында “Истәлекләр дөньясында” исеме астында хәтер көне үтте

Яңа поселогы мәдәният йорты Хезмәткәрләре 22 июнь көнне билгеләп үтте. .Мәдәният йортында бик матур “Хәтирәләр яңарганда “- дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Ул күргәзмәдә сугыш ветераннарының , барлык тыл ветераннарының аерым фотоальбомнары , гомер юллары турында язмалар, Хәтер китаплары , сугышта һәм сугыштан соң алган орден- медальләренең фоторәсемнәре куелган иде.

Иштирәкнең утны-суны кичкән солдаты

Иштирәк авылы Ватан сугышының тарихи сәхифәләренә батыр уллар үстереп бирүе белән горурлана. Шушы авылда туып-үскән фельдшер, өлкән лейтенант Кәлимулла Якупов Днепрны пуляләр яңгыры астында 27 тапкыр көймә белән кичеп, яралы солдатларны ут эченнән алып чыгуы һәм сугыш кирәк-яракларын икенче ярга чыгаруы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Бөек Җиңү көнендә аның батырлыгын искә алганда, авылда бүген бердәнбер исән сугыш ветераны, зенит-артиллерия частендә хезмәт иткән, радио-телеграфист Шәйхенур ага Ризатдиновны да зурлыйлар.

«Ятим дип кыерсытмадылар, яхшы кешеләр очрап торды», – ди Александр Крохин

Без аның белән Комсомолец поселогының китапханәсендә очраштык. Александр Крохин катлаулы язмышлы кеше. Ул балалар йортында үскән. – Туган елымны төгәл генә белмим. Әни белән поездда баруыбыз истә. Юлда безнең составны фашист самолетлары бомбага тотты. Кешеләр кычкыра, вагоннар аунап ята. Котым очып, мин дә кычкырам, әнигә сыенам, селкетәм. Шунда кемдер күтәреп алып, күкрәгенә кысты да бомбага тотылган составтан читкә йөгерергә тотынды. Безнең белән бер вагонда барган апа булып чыкты ул, – дип сөйләп китте ул, авыр хатирәләрне кузгатып.

Тупчы авылдашлар

18 яше тулуны көтеп кенә торгандай, егетләрне көне-сәгате белән Ватан сугышына чакыралар. Бу 1943 елның март башы иде. Биклән авылыннан көче ташып торган, таза беләкле ике егетне – Әхсән Бикатов белән Миннәхмәт Гайсинны бер үк көнне Чаллы хәрби комиссариатыннан Казанга озаталар. Анда тикшерү үтеп, икесен дә артиллерия частенә билгелиләр. Частьләре аеры булса да, берләшмәләре бер була.

Язлар җиткән саен күңелем кузгала

Инде өлкән яшькә җитсәм дә Җиңү көне якынлашкан саен күңелне моң баса, әтисез үткән гомер сагышландыра. Авыр балалык еллары, буыннар ныгымас борын җигелгән «Уф, Алла» арбасы истән чыкмый.

Өчпочмаклы солдат хатлары

Дәһшәтле сугыш тәмамланганга 70 елдан артык вакыт үтте. Әҗмәкәй авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар юк инде. Ләкин безнең гаиләбездә сакланган өчпочмаклы хатлар сугыш яраларын онытырга ирек бирми. Ул хатларны укыган саен күңел сыкрана. «Әҗмәкәй авылыннан 200ләп ир-егет 1942-1945 елларда фронтка алынган», – безнең әткәй – Бөек Ватан сугышы ветераны Миннәхмәт Мулләхмәтов, Гәбделәхәт абыйның энесе, шулай ди торган иде. Ә шуларның иллеләбе генә сугыш кырларыннан исән-сауәйләнеп кайткан. Күпме гаиләгә чиксез кайгы-хәсрәт китергән ул сугыш.