Тукаевский район

Корпункт:

МБУ "Общественно-патриотический музей "Гиндукуш"

Адрес: РТ, Тукаевский район, с. Старое Абдулово, ул. Центральная, д. 16

Ответственный: Гарипова Резеда Рависовна

Эл. почта: Rezeda.yakupova77@mail.ru

Телефон: 8552-37-06-61, 89196271084

Тукаевский муниципальный район Республики Татарстан

Тукаевский муниципальный район (тат. Тукай районы) — муниципальное образование в России, на северо-востоке Татарстана, административный центр — в городе Набережные Челны (сам город является городом республиканского подчинения и образует городской округ).

9 декабрь- Ватан геройлары көне.

Ватан Геройлары көне уңаеннан, Гиндукуш музее хезмәткәрләре 5, 6 класс укучылары өчен класс сәгате уткәрде. Очрашу барышында без авылыбыз Батырларын, район каһарманнарын, Татар халкының бөек улларын Советлар Союзы геройларын искә алдык.

Гасырлар кичкән Ак әби

Иске Абдул авылында яшәүче Шәмсенехар әби Галиевага бүген 94 яшь. Бер гасырга якын гомер бит бу! Хәзерге вакытта балаларының, оныкларының хәер-хөрмәтендә яшәүче әби янына барып кайттым.

Ташкичү авылында иҗат итүче шагыйрә әби

– Мин 1927 елның 28 ноябрендә Мусабай-Завод авылында дөньяга килдем, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – 14 яшь тулгач ук колхоз эшенә чыктым. Ат җигеп сабан сөрдем, үгез җигеп тырмаладым. Буйга җиткәч, Зәй районы Кәрәкәс авылы егете Хәсән Сәлиховка кияүгә чыктым. Бергәләп Пермь якларында 10 ел эшләдек. Шунда ике балабыз Әлфия белән Рәис дөньяга килде. Кызганычка каршы, малаем кыска гомерле булды, 3 яшенде үлеп китте. Ирем дә вафат булды. Шуннан соң үз якларыма, Мусабай-Завод авылына кызым белән кайттым. Май заводында, мәктәп ашханәсендә, авыл үзидарәсендә эшләдем.

Иштирәк авылыннан Шәйхнур ага Ризатдиновны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Районыбызда бик яхшы традиция бар, ул - олы яшьтәге юбилярларны өйләренә килеп тәбрикләү. Бу көнне юбилярга район башлыклары Россия президентының котлавын җиткерәләр. Менә, 9 ноябрьдә 90 яшен билгеләп үтүче Ризатдинов Шәйхнур Ризатдин улы өчен дә ул көн килеп җитте. Иң кайгырганы ул көнне ул булгандыр , мөгаен. Чөнки, ни әйтсәң дә, ул чор кешеләрендә дәүләт вәкилләренә карата зур хөрмәт тәрбияләнгән, һәм бу гадәт аларда бүгенгәчә сакланган. Барысы да әзерме, җитәме-Шайхнур бабай гел сорашып кына торды.

«Патриот» сугышчан дан музеенда экскурсиядә булдылар

Кнәз мәдәният йорты бинасында урнашкан «Патриот» сугышчан дан музеена башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар экскурсиягә килделәр. Аларга Кнәз авыл халкының сугыш чорында фронтка ничек булышлык күрсәтүләрен, тракторчы хатыннарның авыр елларда чәчү, сөрү һәм тырмалау эшләрен алып баруларын, шулай ук Әфганстан, Чечняда каһарманнарча вафат булган геройлар турында сөйләп киттеләр.

Варвара түтинең тормыш тәҗрибәсе – бар кешегә үрнәк хәзинә

Мәләкәс авылының үзәк урамындагы пөхтә җиһазланган, җылы һәм якты өенә килеп керүгә, түр як дивардагы балалар кулы белән матур итеп бизәкләп язылган «100 яшьлек юбилеең белән, Варвара түти!» дигән плакат каршылый. Аның янындагы йомшак диванга акрын гына килеп утыруга әбекәйне туганнары, оныклары, туруннары сырып ала. Һәркайсы белән рәхмәт әйтә-әйтә җылы итеп күрешә ул.

50 ел бергә

Биклэн мэдэният йортында Энилэр коненэ багышланган кичэ утте. Элеге бэйрэмдэ мэктэп укучылары чыгышы, авылыбыз узешчэннэре концерты, Ф, Садриевнын "Сина гына эйтэм" спектакле сэхнэлэштерелде. Бэйрэмгэ Кызыл юл авылыннан 50 ел бергэ гомер иткэн Мирза хэм Роза Мухаметзяновлар да чакырылган иде. Аларга ЗАГС булегеннэн истэлекле булэклэр тапшырылды.

Батырлар урамы

21 августта Яңа поселогында «Батырлар урамы» дигән спорт бәйгесе уткәрелде. Тренер Назмиев И.Ш. житәкчелегендәге егетләр һәм кызлар командасы яңа футбол мәйданчыгын ярышта сынадылар. Бәйрәм Тукай районындагы батырлар исемен йөрткән урамнар белән таныштырудан башланды. Яңа поселогында да батырлар исемен йөрткән 2 урам бар. Болар - Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик хезмәт Герое Н.Зиатдинов һәм Әфган сугышы батыры, Кызыл йолдыз ордены кавалеры, якташыбыз Р.Гайнуллин исемендәге урамнар. Очрашу бу шәхесләрнең кыскача биографиясе белән таныштырудан башланды.

Сезнең гомер – үзе зур батырлык, илгә бирелгәнлек өлгесе

Быел илебез халкы чиксез рәхмәт һәм онытылмас тирән сагыш хисе белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышына Калмаш авылыннан типсә тимер өзәрдәй 194 ир-егет ил азатлыгы өчен канлы сугышка чыгып киткән. Шуларның нибары 67се туган авылына әйләнеп кайткан. Шуларның берсе – минем әтием Салихҗан Мөҗәһит улы Мөҗәһитов.