Актанышский муниципальный район Республики Татарстан
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Бөек Җиңүгә – 75 ел! Шактый гына еллар узса да, сугыш елларының авырлыгы, илебезгә китергән кайгысы хәтерләрдән җуелмый. Аеруча өлкәннәребезнең истәлекләрендә дә ачык чагыла ул. Бу көннәрдә Актаныш районда да Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, концлагерь тоткыннарына Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре тапшырыла башлады.
Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен кайгырту - һәркемнең изге бурычы. 18 март көнне Чалманарат авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч акцияләрнең берсе - тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” дип аталган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.
Чалманарат авыл җирлегендә дә сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләренә салып күтәргән буынның сафлары елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә биш авылны берләштергән җирлектә җиде тыл ветераны гомер кичерә. “Сугыш чоры балалары” дигән рәсми статус булмаса да, Чалманаратта балачакларын сугыш урлаган 40 райондашыбыз яши. 15 март көнне җирлекнең иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Наилә апа Гәрәева үзенең тормыш китабының 95нче битен ачты.
Иске Байсар авылында тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырдылар.
Иске Байсар авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Сугыш хәтирәләре" эстафета альбомын Аккүз авыл җирлегеннән кабул итеп алу танатанасы.
Уразай мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Җиңү кайтавазы мәңгелек" дип исемләнгән кичә узды.
"Сугыш хәтирәләре" эстафета альбомын Такталачык авыл китапханәсеннән Уразай авылы китапханәсенә кабул итеп алу тантанасы.
"Әфган кызалаклары"-дигән тематик кичәдә улы Әфганистан республикасында хәрби бурычын үтәп кайткан Гөлфая апа Салемгараеваны,отставкадагы офицер,сугыш чоры баласы Альберт абый Яркеевны очрашу узды.
Такталачык авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугыш хатирәләре” эстафета альбомын Чалманарат авылы мәдәният хезмәткәрләреннән кабул итү чараcы.
Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Такталачык китапханәсендә герой пионерларга,герой-антифашистларга багышланган хәтер сәгате үтте.