Актанышский

Актанышский муниципальный район Республики Татарстан

Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.

Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан!

Корпункт: 

Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Такталачык мәдәният хезмәткәрләре Р. Сәгъдинең Сынган беләзек әсәрен сәхнәгә куйды.

"Мин тез чүкмәм,катгыйль,синең алда, Кол итсәң дә,тоткын итсәң дә. .."

Корпункт: 

Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлап. "Мин тез чүкмәм,катгыйль,синең алда, Кол итсәң дә,тоткын итсәң дә. .." герой- шагыйрь Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы турында.

"900 көнлек каһарманлык"!

Корпункт: 

Такталачык китапханәсендә Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "900 көнлек каһарманлык"дигән кичә Ленинград блокадасында яшәгән балалар язмышына багышланды.

СУДЬЯ РОЗА ШӘЙХӘЙДӘРОВА: Дөреслек эзләп табыла. Роза Шәйхәйдәровага 90 яшь.

Корпункт: 

Бүген Актаныш районы суды тарихында зур вакыйга: 15 ел судья булып эшләгән Роза Шәйхәйдәровага 90 яшь. Истәлекләр яңара, елларны артка чигереп, вакыйгалар җанлана торган туган көн булды бу. - Аллага шөкер, күңелем тыныч! Нахакка беркемне дә рәнҗетмәдем!- дип хатирәләрен уртаклаша лаеклы ялдагы судья ханым.

Богады мәктәбендә тыл ветераннары белән очрашу кичәсе!

Корпункт: 

Богады мәктәбендә тыл ветераннары белән очрашу кичәсе утте. Әлеге чара концерт номерлары белән урелеп барды. Богады мәктәбе укучылары ветераннарыбыз өчен бик күп бию-җырлар әзерләгән иде.

Ветеран белән очрашу!

Корпункт: 

Богады укычылары мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышы ветераны Шәемов Җәүдәт белән очрашты.

Уразай авыл җирлегенң Уразай, Мерәс авылы мәдәният йортларында "Җиңүнең 75 еллыгы" уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру кичәсе уздырылды

Корпункт: 

Уразай авыл җирлегенң Уразай, Мерәс авылы мәдәният йортларында "Җиңүнең 75 еллыгы" уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру кичәсе уздырылды. Җирлектәге барлык тыл ветераннарына авыл җирлеге тарафыннан күчтәнәч каплары әзерләнгән иде. Чарада катнаша алмаганнарга медаль һәм күчтәнәч каплары өйләрендә тапшырылды.

2020 ел тарихи вакыйгаларга бай ел!

Корпункт: 

Менә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Дәһшәтле сугыш елларында туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Менә шушы сорау безне һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Пучы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләр Камалова Рузалия, Латипова Рузалия) шушы сорауга җавап табу максатыннан тыл ветераны, 94 яшьлек Гәлләмова Өммехәния Һади кызына очрашуга бардылар. Балалар аңа үзләренең шигырь-җырларын бүләк иттеләр.

БЕР КӨНДӘ - ИКЕ ИСТӘЛЕКЛЕ ВАКЫЙГА

Корпункт: 

Актаныш районында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Медальгә үзенең 90 яшен каршы алган райондашыбыз - Пучы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Бибинур Мәүли кызы Шәкүрова да ия булды. Бибинур Мәүли кызын юбилее уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.