Актанышский муниципальный район Республики Татарстан
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Такталачык җирлегендәге тыл ветераннарына юбилей медальләре тантаналы шартларда тапшырылды. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының счафлары елдан-ел сирәгәя бара. Актаныш районында бүгенге көндә сугыш кичкән яугирләребез 12 генә калды. Такталачык авыл җирлеге дә 2019 елдан Җиңү язын сугыш ветераныннан башка гына каршы ала. Хәер, нинди зур җирлектә тыл ветераннары да елдан-ел кимеп бара. Бүгенге көндә өч авылны берләштергән такталачыкта 10 тыл ветераны исәпләнә. Аларның да беричәсе, сәламәтлеккә туенмау сәбәпле, туган авылларыннан читтә гомер кичерә.
Флэшмоб "Җыр белән җиңдек дошманны" сегодня с сотрудниками детского сада "Ромашка".
Март аеннан Актаныш районында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырыла башлады. Аны, беренчеләрдән булып бүген үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган райондашыбыз – Күҗәкә авылында яшәүче Кифая Шәйхелмәрдән кызы Исламова алды. Кифая Шәйхелмәрдән кызы кендек каны тамган туган туфрактан бер генә мизгелгә дә аерылмавы белән бәхетле дип саный үзен. Шунда туган, шунда үскән, гомер көзләрен дә килен булып төшкән төп нигездә каршы ала ул.
Түмерҗә авылында гомер кичерүче Мирзариф Мирзанур улы җиһанга март кояшы күз кыса башлаган мәлдә аваз салган. Бүген, 5 март көнне, райондашыбыз үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә. Мирзариф Мирзануров быел, шөкер, туксанынчы язын каршы ала.
"Буыннардан буыннарга саклансын тарих хәтере". "Сугыш хәтирәләре" - эстафета альбомын Зөбәер авылы китапханәсе Түке авылы китапханәсенә тапшырды. Киләчәк буынга истәлек итеп калдыру максатыннан альбомга сугышта каташкан батырларыбызның фотолары, аларның язган хатлары, тарихи мәгълүмәтләр урнаштырылды.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру башланды. Актанышбаш җирлегендә яшәүче 15 тыл ветеранына әлеге медальләр матур бәйрәм чарасы кысаларында җыр-моңга төрелеп тапшырылды.
Актанышның яшь Кулибиннары бүгенге бәйгегә үзләре ясаган сугыш чоры техникаларының модельләрен дә тәкъдим итте. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Фоат кызы бәйгенең ачылышында укучыларга Бөек Җиңүне каршылау уңаеннан Актанышта тәгаенләнгән чаралар хакында бәян итеп, балаларга һәм педагогларга бүгенге күргәзмәлелек өчен рәхмәт сүзлшрен ирештерде.
Бүген Актаныш районы “Туган як” музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Актаныш районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан ТАССРның атказанган агрономы ; Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет Билгесе, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, 30 елдан артык “Коммунизмга” колхозында баш агроном булып эшләгән- Мөхәммәтнур Лотфулла улы Исламовның илебез азатлыгы өчен көрәштә күрсәткән батырлыгын һәм туган җирендә авыл хуҗалыгын күтәрүдә куйган хезмәтен олылауга багышланган кичә узды.
Бурсык авылында гомер кичерүче иң өлкән кеше – Камалов Галимҗан Камал улы, районның озын гомерлеләр сафын тулыландырып, 2020 елга аяк баскач үзенең 90 яшен каршы алды. - Гомер дигәннәре сизели үтте. Туксан тулса да, күңел сиксәндә калган – картаерга теләми, - дип елмая Галимҗан абый.
Бүгенге көндә Актаныш авылында ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның берсе – Тимер Фәрди улы Фәрдиев. Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр иясе ул. Зөбәер авылында туган райондашыбызның алты дистә елы Актаныш авылында үткән: Комсомол райкомында, партия райкомында эшләгән ул, хезмәт юлының шактый еллары төзү-монтаж идарәсе, районның газ оешмалары белән бәйле. 1925 елда туган Тимер Фәрди улы 2020 елда 95 яшьлек юбилеен каршы ала. Тормыш иптәше белән өч балага гомер биргән ветеран бүген ил-көннең иминлегенә, күкләрнең тынычлыгана шөкер кылып яши.