Актанышский муниципальный район Республики Татарстан
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Актаны́шский муниципа́льный райо́н (тат. Актаныш районы) — муниципальное образование на северо-востоке Республики Татарстан Российской Федерации.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Иске Байсар авылының хөрмәтле аксакалы Мирсәгыйть Котлыяровка, куйган хезмәтләрен лаеклы бәяләп, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды. Котлыяров Мирсәгыйть Асылгәрәй улы 1931 елның 14 гыйнварында Башкорстанның Илеш районы Иштирәк авылында тимерче гаиләсендә туа. 1936 елны әтисез кала, әнисе белән аның туган авылы Күктауга күчеп кайталар.
Актанышның легендар шәхесе - Актаныш районының беренче санлы мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтов өчен дә бүгенге иртә аеруча истәлекле башланды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Баязит Шәймәрдан улының өендә булып, аның хәлен белде, район, республика өчен куйган хезмәтләрен лаеклы бәяләп, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе тапшырды. -Дулкынланам, минем өчен бик зур дәрәҗә бу, хөрмәт билгесе, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты легендар шәхес. Актаныш районы Баязит Шәймәрдан улы кебек шәхесләргә ия булуы белән бәхетле.
Быел да Актаныш районы Ватанны саклаучылар көнен кышкы спартакиада белән каршы алды. 22 февраль, шимбә көнне, Актанышта оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, авыл җирлегендә хезмәт куючылар өчен спорт бәйрәме оештырды. Чара ТАССР оешуга – 100, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Күркәм традициягә әверелгән чара бу юлы да хемәткәрләрне көчлелектә, җитезлектә сынады. Актаныш районында йөздән артык оешма, учреждение, предприятие исәпләнүен искә алсак, ярышка "кузгатылучылар”ның сан-исәбен чамалау авырлык тудырмый анысы.
Актаныш районы “Туган як” музеенда ТАССРның атказанган агрономы, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет Билгесе, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Дан орденнары кавалеры, 30 елдан артык “Коммунизмга” колхозында баш агроном булып эшләгән - Мөхәммәтнур Лотфулла улы Исламовның илебез азатлыгы өчен көрәштә күрсәткән батырлыгын һәм туган җирендә авыл хуҗалыгын күтәрүдә куйган хезмәтен олылауга багышланган кичә уза.
Быелгы 2020 ел Тәфкил ага Вәлиев өчен аеруча истәлекле. Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңүнең 75 еллыгы белән бергә үзенең 95 яшьлек юбилеен да каршыларга әзерләнә. Әле сәламәтлеге дә, көч куәте дә җитәрлек.
Күҗәкә авылында гомер кичерүче Мөҗипов Рәфкать Мөҗип улы 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Аның хезмәт юлы тракторда үткән. Егәрле техниканы буйсындырган Рәфкать ага - хезмәт ветераны, җирлекнең абруйлы шәхесе. Тормыш иптәше Фатыйма Шәмсеәхмәт кызы белән ике ул, дүрт кыз үстергән ул. Бүгенге көндә юбиляр улы Тәлгать тәрбиясендә яши.
Хөрмәтле актанышлылар, Россия армиясе һәм флоты хәрбиләре, запастагы рядовойлар һәм офицерлар, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Хәрби хәрәкәтләр һәм армия хезмәте мәктәбе үткәннәр өчен бу бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия. Алар Ватанга хезмәт итәргә, теләсә кайсы вакытта аны сакларга әзер булырга ант итә.
1 нче мәктәпнең 3А сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Алсу Даутова белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаңгы ярышы уздырда. Сыйныф егетләре белән бергә әтиләр дә бик теләп чаңгыга басты.
Чат авылы укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә шул авылда гомер итче хезмәт ветераннары белән очрашу уздырды. Очрашу бик күңелле, дустанә атмосферада узды. Ветераннарыбыз үзләренең күңелендә калган истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлеге очрашу укучылар күңелендә озак вакытлар сакланыр әле. Арабызда шундый ветераннар булуына без чиксез шат.
Свердловск өлкәсе Сухой Лог шәһәрендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган автокросста райондашыбыз Ильфат Нурлыев 3 нче урынны яулады!