Апастовский

Корпункт:

РТ, Апастовский район, пгт.Апастово, ул.Красноармейская 97,

здании Апастовского краеведческого музея. 

Телефон: 8(84376) 2-14-35

Ответственный: директор МБУК "Апастовский краеведческий музей" Ногманов Рамис Гусманович

Апастовский муниципальный район Республики Татарстан

Находится на юго-западе Республики Татарстан. В состав Апастовского муниципального района входят Муниципальное образование «Поселок городского типа Апастово» и 21 сельское поселение (муниципальное образование), 73 населенных пункта. . Население Апастовского муниципального района — 20999 чел. (на 1 января 2014 г.)

Исеме кайтты илгә җыр булып...

Корпункт: 

Бүген, Апас туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, Апас үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре катнашында бөек татар шагыйре, каһарман - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Апас үзәгендә урнашкан герой-шагыйрьнең бюстына чәчәкләр салды.

Апас урта мәктәбендә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде

Корпункт: 

Әлеге чарада сугыш елларында, тылда батырлыклар күрсәткән райондашларыбыз искә алынды. Шулай ук төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән геройлар үрнәк итеп куелды. Патриотик чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хәрби комиссар Илшат Паймурзин, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева һәм башка җитәкчеләр катнашты. Апас туган якны өйрәнү музее белгече Эльмира Рәхимова тулы итеп батыр райондашларыбыз турында сөйләде.

Кече Болгаер авылында яшәүче Әлфия әби Минһаҗевага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Язмыш Әлфия әбине авырлыклар, хәсрәтләр белән шактый кыерсытса да, искиткеч шат күңелле, аралашырга яратучан, кызыклы шәхес ул. “Ишле гаиләдә туып-үстем. Әни безне - биш баласын ялгыз тәрбияләде. Кешедән ким-хур булмасыннар дип, безне аякка бастырыр өчен, көне-төне эштә булды. Безне дә яшьтән үк хезмәткә өйрәтте. Сыердан язмыйк дип, язгы суларда бата-бата кырдан салам ташыдык. Үлән ашап үссәк тә, бер генә дә чирләп ятканымны хәтерләмим”, - дип сөйли башлады Әлфия әби. Исемдә чагымда сөйләп калыйм әле дип, гомеренең һәр чорын искә алырга тырышты ул.

Әҗем авылында яшәүче Зәхирә әби Зиннәтуллина 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.

Корпункт: 

Әлеге уңайдан ул котлаулар кабул итте, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын алды.“Күп эшләдем. Хезмәтне җиңелгә, авырга бүлмәдем. Печәнен дә, борчагын да чаптым, урак урдым, көлтә бәйләдем, башак җыйдым. Үз гомеремдә ничә эскерт куелгандыр, хәтерләмим. Эскерт башында гел мин була идем. Чөгендер эшкәрткән еллар да үзәккә үткән. Колхозның без эшләмәгән эше калды микән? “ – ди Зәхирә әби. Акъәби озын гомер итүнең серен гел хәрәкәттә булуда, үзеңне тыныч тотуда күрә. Бүгенге тормышыннан да бик канәгать ул.

Апаста Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына район башлыгының күчтәнәчләре тапшырыла

Корпункт: 

Район башлыгы Айрат Җиһаншин Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин абый Сәлахов белән очрашты.

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Ленинград блокадасы шаһитларына ихлас котлаулар юлланды

Корпункт: 

Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан район башлыгы Равил Хисаметдиновның ихлас котлаулары ирештерелде һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Бүгенге көндә районда 6 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 2 Ленинград блокадасы шаһиты яши.

Карамасар авылында гомер итүче Мансура әби Миңнуллинаның тормыш юлы китап итеп язарлык

Корпункт: 

Мансура әби 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Районда олуг юбилейларын каршылаучы өлкәннәрне өйләренә барып котлау, хөрмәт күрсәтү эше дәвам итә. Сугыш чорын узган, ачлык-ялангачлыкны кичергән, колхозда хезмәтнең иң авырын башкарган өлкәннәрнең берсе - Карамасар авылында яшәүче Мансура әби Миңнуллинаны туган көне белән котлап кайттык.

Шонгаты авылыннан Елизавета әби Еслина озак еллар сукыр иренә терәк булып яшәгән

Корпункт: 

Елизавета әбигә 90 яшь тулды. Шул уңайдан котлаулар кабул итте ул. Шонгаты авылыннан Елизавета әби Еслина гомер эчендә никадәр авырлыклар күрсә дә, беркайчан да зарланмаган, язмышына сабыр итеп яши белгән. 21 ел дәвамында сукыр ирен дә тәрбияләгән ул, гомере буе колхозда авыр хезмәт тә башкарган, бердәнбер улын югалту ачысын да кичергән Елизавета әби.

Озын гомер сере - сабырлыкта

Корпункт: 

Кече Болгаер авылында гомер итүче Миниса әби Шакирова шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Миниса әби үзе Арча районыннан. Башта Казанда Тасма заводында эшли. Шул елларда иптәш кызлары белән Болгаер авылына ындыр табагына эшкә җибәрелә. Шунда Габделхак абый белән танышып гаилә корып җибәрәләр. Өч ир-бала тәрбияләп үстерәләр.

Шәмәк авылында гомер итүче Сәкинә әби Зиннуровага 90 яшь тулды

Корпункт: 

Әбине җитәкчелек исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина котлады. Сәкинә әби гомере буе колхозда намуслы хезмәт иткән. Тормыш иптәше Әкрам абый белән илгә-көнгә лаеклы биш бала тәрбияләп үстергән. Бүген кече кызы Роза апа һәм кияве Фирдүс абый тәрбиясендә гомер кичерә. Сәкинә әби туган көнен бик сөенеп каршылады. Шатлыгыннан йөзләре балкып торды аның. Үзен хөрмәтләп килүчеләргә, матур бәйрәм оештыручы балаларына кат-кат рәхмәт укыды ул. Гармун моңнары, җыр-биюләр белән туган көн искиткеч җылы бәйрәм төсен алды.