Сармановский

Корреспондент:

Хамитова Г.И.

Адрес корпункта: Сарманово, ул. Куйбышева д.31 а, к.1 в МБУ СМР "Музей Великой Отечественной войны и краеведения", тел. 8(85559) 2-42-97,  lady.cashipova@yandex.ru

Ответственное лицо: Кашипова Дания Мамдуховна (директор)

Сармановский муниципальный район Республики Татарстан

Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.

Ветераннарга хөрмәт күрсәтү

Корпункт: 

9 майда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә . Бу дата аерым мәгънәгә ия. Бу-сугыш кырларында һәлак булган, тыныч вакытта яралардан вафат булганнарны искә алу көне. Бу бүгенге көндә исән булган ветераннарга хөрмәт күрсәтү. Әлеге бәйрәм алдыннан Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарын бәйрәм белән котладылар, сугыш елларында күрсәткән батырлыклары, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр, аларга сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр.

Тарих битләрен барлап

Корпункт: 

Музейда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Славе – не меркнуть! Традициям – жить!» дип исемләнгән конкурс үтте. Ул Сарман муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе Әлмөхәммәтова Г. Г. һәм Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г. катнашында оештырылды. Конкурста Салихова А. Н. җитәкчелегендә Сарман гимназиясенең 10 А сыйныф укучылары катнашты. Алар викторина сорауларына җавап бирделәр. Жюри йомгак ясап, җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләде. Музейда шулай ук "Бөек батырлык тарих түрендә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә эшләде.

Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен ветеран укытучылар катнашында авыл музее хезмәткәрләре тарафыннан “Батырлык” дәресе үткәрелде

Корпункт: 

Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен ветеран укытучылар катнашында авыл музее хезмәткәрләре тарафыннан “Батырлык” дәресе үткәрелде. Батырлык дәресе - ул үсеп килүче буын арасында патриотизм рухын күтәрүгә юнәлдерелгән чара. Укучылар өчен мондый дәресләр үткәрү традициягә әйләнде. Мондый чаралар безгә ата-бабаларыбызның бөек казанышларын күрергә мөмкинлек бирә. Дәрес бик кызыклы, актив һәм уңай кәеф белән узды. Үткәрелгән чара патриотизм хисен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

"Хәтер бакчасы"акциясе

Корпункт: 

Татарстан Республикасы территориясендә "Хәтер бакчасы"акциясе старт алды. Анда Җәлил беренче мәктәбенең 9 сыйныф укучылары катнашты. 24 апрель көнне мәктәп территориясендә укучылар алма һәм карлыган үсентеләре утырттылар. Мөхтәрәм кунак-тыл ветераны, 50 еллык стажы булган педагог Гәүһәр апа булды. Табигатькә һәм балаларга зур мәхәббәт белән ул тәҗрибә уртаклашты һәм балаларга агач утыртуда ярдәм итте.Әлеге чараны "детвора"мәктәп интернет телевидениесе яктыртты.

Онытырга мөмкин түгел

Корпункт: 

ТР Сарман муниципаль районы МБББУ “Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә 19 апрель көнне 1941-1945 елларында фашист концлагерьларында җәфа чиккән ватандашларыбызны искә алуга багышланган чаралар үткәрелде. Барлык сыйныфларда тоткынлык еллары турында сөйләүче видеофильм күрсәтелде. Аны караганнан соң укучылар «Онытырга мөмкин түгел» дигән исем астында киләчәккә хат яздылар. Хатлардан күренгәнчә, балалар үзләренең бүгенге тыныч тормышта яшәүләренә сөенечләрен белдергәннәр һәм тынычлыкны сакларга чакырганнар.

Зиятдинов Гусман Фарах улына 90 яшь

Корпункт: 

Янурыс авылында яшәүче Зыятдинов Госман Зыятдин улы бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде һәм, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, авылдашлары, туганнары, балалары да юбилярга сихәт гомер, куанычлы тормыш теләделәр.

Геройлар эзеннән

Корпункт: 

Патриотик тәрбия бирү максатыннан, музейда үткәрелә торган "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чараның чираттагысында, Латыпова Ландыш Фоат кызы җитәкчелегендә Сарман урта мәктәбенең 3 В сыйныф укучылары катнашты. Укучылар чын солдат тормышында кайнап, үзләре өчен яңа мәгълүматлар алдылар, биремнәрне үтәп, тәҗрибә тупладылар.

Укучылар белән әңгәмә

Корпункт: 

Сарман гимназиясенең Х.Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда 7 нче сыйныф укучылары белән “Сугыш чоры хатын-кызлары” дигән темага чара узды. Ул үзешчән композитор Якупова Гөлнара Рәис кызының Вәсимә Хәйруллина сүзләренә язылган “Чураш авылы” җыры белән башланып китте. Автор-башкаручы укучылар белән барган әңгәмәне иҗади яктан баетты. Музей хезмәткәрләре укучыларга сугыш чорында хатын-кызлар, үсмерләр тормышы, аларга кичерергә туры килгән авырлыклар хакында аңлаттылар.

Гасыр чиген узган ике ветеранны район башлыгы котлады

Корпункт: 

Иске Имән авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мияссәрә Шакирова белән Карашай Саклауның йөзьяшәр тыл ветераны Зәкия Шәйдуллинаны район башлыгы Фәрит Хөснуллин 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде, иң матур теләкләр белән, чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр тапшырды. Җор телле әбиләребезнең теләкләре дә изге: ил-көннәргә тынычлык, иминлек, һәркемгә сәламәтлек телиләр.

Район китапханәчеләре «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» исеме астында күчмә китап күргәзмәләре оештырдылар

Корпункт: 

Сугыш хатын-кыз йөзле түгел диләр. Әмма Бөек Ватан сугышы вакытында 800 меңләп хатын-кыз иңнәренә хәрби кием салалар. Язмышлары сугыш белән бәйле хатын-кызларның геройларча үткәне хакында якты истәлекләр саклау, аларны данлау йөзеннән район китапханәчеләре «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» исеме астында күчмә китап күргәзмәләре оештырдылар. Алар районыбыз территориясендә эшләп килүче мәктәпләр, авыл китапханәләре һәм мәдәният йортларында урнаштырылды.