Сармановский муниципальный район Республики Татарстан
Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.
Корреспондент:
— Хамитова Г.И.
Адрес корпункта: Сарманово, ул. Куйбышева д.31 а, к.1 в МБУ СМР "Музей Великой Отечественной войны и краеведения", тел. 8(85559) 2-42-97, lady.cashipova@yandex.ru
Ответственное лицо: Кашипова Дания Мамдуховна (директор)
Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.
16 февральда Муса Җәлилнең туган көне билегәп үтелде. Әлмәт мәктәбе укучылары татар теле hәм әдәбияты укытучысы Шаймарданова В.М. җитәкчелегендә Муса Җәлилнең тормыш юлын искә төшерделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, кроссворд чиштеләр. https://edu.tatar.ru
Кәүҗияк мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Фахрисламова Зилә Фатих кызы 1,4 нче сыйныф укучылары белән тыл ветераны Шафигуллина Мофуаза апа белән очраштылар. https://edu.tatar.ru
Кәүҗияк төп гомумбелем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары тыл ветераны Мияссәрә апа һәм сугыш ветераны Зиннур абый Газизовлар белән очрашуга бардылар. Мияссәрә апа сугыш вакытында тылда күргән авырлыклар, Зиннур абый Балтыйк буе илләрендә 1945 нче елда бандаларга каршы торганнарын, Җиңү Парадында катнашканын сөйләделәр. Укучыларга укуларында уңышлар теләделәр.
Кәүҗияк мәктәбе 5 нче сыйныф укучылары тыл ветераны Гайнимов Рәиф Гаетмөхәммәт улы белән очраштылар. Ул үзенең тормыш юлы белән таныштырды. Сугыш чорындагы авырлыклар турында җентекләп сөйләде. https://edu.tatar.ru
Кәүҗияк мәктәбе 8 нче сыйныф укучылары тыл һәм хезмәт ветераны Нургалиева Гайнавал Нургали кызы белән очраштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Гайнавал апа башыннан үткән сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы авырлыклар турында сөйләде. https://edu.tatar.ru
Кәуҗияк мәктәбе татар теле укытучысы Даутова Р.М. 9 нчы сыйныф укучылары белән мәктәп күләмендә М.Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан "Үз уен" дигән интеллектуаль чара үткәрде. https://edu.tatar.ru
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан Саклау-Баш мәктәбендә бик күп чаралар уздырыла. Татар теле hәм әдәбияты укытучысы Гөлүзә Әзгамовнам 9 класслар белән сугыш афәте турында кичә уздырдылар. https://edu.tatar.ru
Татар теле атналыгының соңгы көннәре бара. Саклау-Баш мәктәбендә Зөлфия Флеровна 5 нче класслар белән "Җәлилчеләр" турында әдәби-музыкаль чара үткәрде, алар белән якыннанрак таныштырды. Җәлилче якташыбыз Зиннәт Хәсәнов турында тирәнтен мәгълүмәт бирде. https://edu.tatar.ru
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәтенә бара. Саклау- Башның башлангыч классында ачык тәрбия сәгате узды. https://edu.tatar.ru
Петровка авыл китапханәсендә 20 февральдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы hәм Ватанны Саклаучылар коненә карата Мәдәният Йорты белән берлектә «Кичер, кайта алмавымны» дигән темада әдәби-музыкаль кичә үткэрелде.