Сабинский муниципальный район Республики Татарстан
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
Корпункт:
РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.
МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"
Время работы: Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.
Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.
Спектакльгә Саба белән бер рәттә Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Арча, Балтач, Питрәч, Чүпрәле, Әтнә, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш һәм башка районнарыннан 300ләп кеше чакырылган иде.
Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүчеләр танылган якташларын олылап искә ала. Оет авылында Советлар Союзы Герое Вәлиәхмәт Хаҗиевка бюст куелган. Җирлек сайтында язучыларның, халык артистларының, фән докторларының, атказанган механизаторларның, спорт осталарының, орденнар кавалерларының исемлеге бирелгән. Бу – хуплауга лаек эш. Шул ук вакытта әлеге исемлектә хәзергә юк шәхес – СССРның Дәүләт (Сталин) премиясе лауреаты Ибраһим Вәлиев турында белү дә җирлектә яшәүчеләргә кызыклы булыр дип уйлыйм.
Утыз ел элек, 1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләренең соңгы бронетранспортеры Әфганстан белән чиктәш Аму-дәрья елгасы аша Дуслык күпереннән чыга. Бик күп яшь егетләрнең гомерен өзгән фаҗигале сугышның тәмамлануы шушы вакыйгага туры китереп билгеләп үтелә.
Илебез халкы Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуны билгеләп үтте. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан мөрәҗәгатендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрне саклауда, аны чолганыштан коткаруда йөз меңләгән татарстанлы катнашуын билгеләп үтте.
Моннан 75 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре 872 көн камалышта торган Ленинградтан фашист илбасарларын 60-100 километрга чигенергә мәҗбүр итәләр. Әлеге җиңү зур югалтулар бәрабәренә яулана.
Союнова Зәйтүнә Сәгыйть кызы 1926 нчы елның 11 нче маенда Саба районы Олы Кибәче авылында туган. 1943 нче елда 1 нче класска укырга керә. Төбәк җидееллык мәктәбендә 6 класс белем ала. Әтисе Сәгыйть сугышта булмаган, ләкин авылда бер көн дә эштән калмыйча эшләгәннәр. Гаиләдә барлыгы тугыз бала булганнар. Абыйсы сугышта булган. 1942 нче елның язында яраланып кайткан. Сугышның беренче елында Сәгыйтов Гаян, Сәгыйтова Зәйтүнә окопта булганнар (Подмосковье). 1945 елга хәтле, 15 яшеннән алып, 5 ел урман кисүдән кайтып кермәгәннәр. Шәмәрдән, Чура, Сабабаш урманнарын кискәннәр.
25 нче ноябрь көнне Олы Нырты авылында яшәүче Шәйхелислам Шәмсетдин улы Шәймәрдановка 90 яшь тулды. Тыл һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, Россия президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды. Шулай ук юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев һәм "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов котлады.
Исәнме, кадерле әнием! Әни менә җибәерелми калган хатмы буген язып бетереп Сиңа салмакчы булам. Әни, ничек хәлләрегез? Ничек яшисез? Мин әзерләп калдырган ризыклар малларга җитәме? Күршеләр ничек яшәп ятарлар? Туганнарга, дусларга күп сәламнәр.
Икшермә кадет мәктәп-интернаты чыгарылыш сыйныф укучылары бу көннәрдә киләчәккә һөнәр сайлау турындагы уйлар белән яши, шул юнәлештә алга таба уку өчен бердәм дәүләт имтиханнары фәннәрен билгели.
Фәрдәнә апа гомер буе хезмәтне яратып, хәрәкәттә-бәрәкәт, дип яши. 13 яшеннән сарыклар карый башлый. Аннан симертү үгезләрен тәрбияли. «Ул чорларда бөтен эшне кул көче белән башкардык. Утын кисеп, малларга су җылыта идек. Иңнән чиләк-көянтә, кулдан авыр йөк төшмәде. Яшьтән нык булдым, авырып азапланмадым. Быел гына таушалдым», – ди Фәрдәнә апа. 1983 елда, колхозда терлекче булып эшләп лаеклы ялга чыккач та, биш ел яраткан хезмәтеннән аерылмый ул. Бүгенге көндә улы Рушан, оныгы Рәфит гаиләләре тәрбиясендә гомер кичерә.